Эчтәлек

СССРда шәхси хуҗалыкларның йорт яны кишәрлекләре һәм продукция өчен терлек тоту нормалары колхозчылар өчен Колхозларның үрнәк уставында (1969) билгеләнә, эшчеләр һәм хезмәткәрләр өчен аерым норматив актлар эшләнә.

Иҗтимагый җитештерү арткан саен авыл хуҗалыгының тулай продуктында шәхси ярдәмче хуҗалыклар өлеше кими бара. Совет хакимияте чорында һәм хәзерге вакытта авыл хуҗалыгы продукциясенең шактый өлеше шәхси ярдәмче хуҗалыкларда җитештерлә.

1940 елда тулай җитештерү күләменең — 65% ы, яшелчәнең — 48%, итнең — 72%, сөтнең — 77%, йомырканың — 94%, йонның — 39% ы алар өлешенә туры килә. 1972 елда тиңдәшле рәвештә бәрәңгенең 62%, яшелчәләрнең 36%, ит һәм сөтнең 34%, йомырканың 47%, йонның 20% ы шәхси ярдәмче хуҗалыкларда җитештерелә. 1990 елларда яшелчә һәм терлек продукциясенең аерым төрләрен җитештерүдә шәхси ярдәмче хуҗалыклар сизелерлек роль уйныйлар. Продукциянең күп өлешен җитеште­рүчеләр үзләре кулланалар, бер өлеше колхоз базарларында, дәүләткә, кулланучылар кооперациясенә, кооперативларга, эре күмәк хуҗалыкларга һ.б.га сатыла. Соңгылары шәхси ярдәмче хуҗалыкларга продукция җитештерүдә, шул исәптән йорт яны кишәрлекләрен эшкәртүдә үз техникалары белән ярдәм итәләр. Шәхси ярдәмче хуҗалыклардагы терлекләр, башлыча, җәмәгать карамагындагы авыл хуҗалыгы җирләрендә әзерләнгән терлек азыгы белән тәэмин ителә.

2004 елда ТРда җитештерелгән авыл хуҗалыгы продукциясенең гомуми күләме структурасында шәхси ярдәмче хуҗалыклар өлеше 45% тәшкил итә; 25,8 млрд сумлык продукция җитештерелә, шул исәптән үсемлекчелектә — 14,5 млрд сумлык, терлекчелектә 11,2 млрд сумлык.

ТРда шәхси ярдәмче хуҗалыкларда 102805 га чәчүлек җирләре, шул исәптән 89,8 мең га бәрәңге, башка төр яшелчә — 10,4 мең га, терлек азыгы җирләре — 2,6 мең га. 2004 тә республиканың шәхси ярдәмче хуҗалыкларында 1355,3 мең т бәрәңге, ачык грунтта 233,6 мең т яшелчә җитештерлә.

Республиканың шәхси хуҗалыкларында 2004 елда 84,8 мең т ит (тере авырлыкта), 570,8 мең т сөт, 276,4 мең данә йомырка җитештерелә.

Хәзерге этапта шәхси ярдәмче хуҗалыклар гамәлгә кертелү белән бәйле рәвештә туган мөнәсәбәтләр хокукый яссылыкта РФнең «Шәхси ярдәмче хуҗалык турында» 2003 ел 7 июль Федераль законы нигезендә көйләнә.

Әдәбият 

Зиятдинов Ф.С. Ресурсный потенциал АПК: анализ, оценка и эффективность использования. К., 2001; 

Шайдуллин Р.В. Крестьянство Татарстана: экономический и общественно-политический аспект (1920–1929 гг.). К., 2004.

Автор — Ф.С.Зыятдинов