Биографиясе

1929 елның 16 феврале, БАССРның Ярмәкәй районы Исламбахты авылы — 1982 елның 19 июне, Ташкент.

Рус телендә яза.

1931 елдан Ташкентта яши.

1953 елдан «Комсомолец Узбекистана», «Физкультурник Узбекистана», «Ташкентская правда» газеталарында эшли, «Звезда Востока» журналында поэзия бүлеге мөхәррире була.

Иҗаты

Беренче шигырьләре һәм хикәяләре 1949 елда Ташкентта басылып чыга.

Язучының иҗат кыйбласын тарихның борылыш мизгелләрендә халыклар язмышы белән кызыксыну билгели. Аның геройлары - гаделлек, ирек һәм бәйсезлек өчен көрәшүчеләр, аларның прототиплары булып аерым очракларда чын тарихи шәхесләр тора.

«Нәфрәт сукмагы» («Тропа гнева», 1956) исемле беренче тарихи повесте массагетларның Урта Азиягә басып кергән фарсыларга каршы көрәшен чагылдыра. «Согдиана» романы (1959) Александр Македон­скийның Урта Азиягә походын тасвирлый. «Тимгелле үлем» («Пятнистая смерть», 1964) романы да тарихи тематика белән бәйле. Аның сюжетына «Томирис» балеты языла (У.Мусаев музыкасы, О.Узаков либркттосы) һәм ул Кыргыз опера һәм балет академия театрында (Фрунзе, 1982) һәм А.Нәвои исемендәге Үзбәк Зур опера һәм балет театрында (Ташкент, 1984) куела.

1965 елда Ильясовның (А.Ташкенбаева белән берлектә, 1963) сценарие буенча «Канатта йөрүче» («Канатоходец») исемле нәфис фильм төшерелә (режиссер Р.Батыров).

«Алтын пот» («Золотой истукан», 1973) повестенда автор дин, тормыш мәгънәсе, язмыш, яхшылык белән явызлык арасындагы мәңгелек каршылык турында фикер йөртә.

1979 елда урта гасырлар галиме һәм шагыйре Гомәр Хәйямгә багышланган трилогиянең беренче китабы - «Еланнар әфсенләүче» («Заклинатель змей») басылып чыга. Трилогиянең «Тынлык манарасы» («Башня молчания») исемле икенче китабы язылып бетми кала.

Авторның вафатыннан соң басылган «Анахита үче» («Месть Анахиты», 1984) повестенда гаскәр башлыгы Марк Крассның Парфиягә походы (б.э.к. 52 нче ел), Рим легионнарының җиңелүе һәм һәлакәте тасвирлана.

Ильясов рус теленә гарәп, корея, үзбәк, таҗик, башкорт, каракалпак язучылары һәм шагыйрьләре (М.Сумадах, Г.Голәм, Д.Угая, К.Даян, Ә.Мохтар, Җ.Мөхетдин, Миртимер, С.Әмин һ.б.) әсәрләрен тәрҗемә итә.

Ильясовның әсәрләре үзбәк, татар, словак телләренә тәрҗемә ителә.

Әсәрләре

Заклинатель змей. Башня молчания. Таш., 1986.

Әдәбият

Писатели Советского Узбекистана: Биобиблиогр. справ. Таш., 1977;

Яшен К. Творческое вдохновение - на службу народу // Звезда Востока. 1981. № 1.

Автор — Р.Р.Мусабәкова