Тарихы

Авылга XVII йөздә нигез салына.

XVIII – XIX йөзләрдә халкы асаба башкортлар катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөздә авылда мәчет (1808 елдан билгеле), мәктәп (1857 елда ачыла) эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1110 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Уфа губернасының Минзәлә өязе Байсар волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Минзәлә кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Актаныш, 1935 елның 10 февраленнән – Калинин, 1959 елның 12 октябреннән – Актаныш, 1963 елның 1 февраленнән – Минзәлә, 1965 елның 12 гыйнварыннан Актаныш районында.

Хәзер Иске Сәфәр авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

Күмәкләштерү елларында авылда Молотов исемендәге колхоз оештырыла. 1949 елда “Салкын чишмә” колхозына “Яңа тормыш” колхозы (Терепле поселогы) берләштерелә. 1957 елда “Октябрьнең 12 еллыгы” колхозы (Иске Сәфәр авылы) белән берләшә.

Халкы күбесенчә “Саф” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә эшли, кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

2013 елга кадәр башлангыч мәктәп була (бина 1976 елда төзелә).

Авылда клуб (бина 1974 елда төзелә), фельдшер-акушерлык пункты, мәчет бар (1998 елдан, К.Ф.Галиәхмәтов акчасына төзелә).

Күренекле кешеләре

К.Ф.Галиәхмәтов (1949 елда туган) – “Камсервис плюс” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять директоры (1999 – 2006 еллар), “Почет билгесе” ордены кавалеры;

М.З.Заманов (1921 – 2014) –  атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Ленин ордены кавалеры, Нур Баян исемендәге колхоз җитәкчесе (1956 – 1981 еллар);

Х.М.Низамов (1941 – 2013) – партия хезмәткәре, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре, Почет ордены кавалеры, Советлар Союзы Коммунистлар партиясе Актаныш райкомында беренче секретарь (1982 – 1984 еллар), ТР Президенты Аппараты җитәкчесе (1991 – 1998 еллар);

С.Ф.Фаязов (1958 елда туган) – генерал-майор, РФнең атказанган хәрби очучысы, Кызыл Йолдыз ордены кавалеры.

Халык саны

1795 елда – 56,
1834 елда – 371,
1859 елда – 461,
1870 елда – 546,
1884 елда – 659,
1897 елда – 743,
1906 елда – 830,
1913 елда – 733,
1920 елда – 571,
1926 елда – 497,
1938 елда – 582,
1949 елда – 381,
1958 елда – 374,
1970 елда – 406,
1979 елда – 346,
1989 елда – 180,
2002 елда – 164,
2010 елда – 157,
2015 елда 154 кеше (татарлар).