Биографиясе

1931 елның 15 апреле, Минзәлә районы Малтабар авылы – 1999 елның 23 июне, шунда ук.

Әдәбият институтын тәмамлый (Мәскәү, 1959 ел).

1959–1980 елларда «Казан утлары» журналында бүлек мөдире, соңрак Татарстан китап нәшриятында балалар-яшүсмерләр әдәбияты бүлегендә мөхәррир булып эшли.

Иҗаты

«Беренче хисләр» дип аталган беренче шигырьләре һәм поэмалары тупланган җыентык 1952 елда басыла.

Иҗатының башлангыч чорында Р.Г.Гәрәйнең шигырьләрендә яшьлек романтикасы, мәхәббәт, тугрылык, туган як табигате кебек мотивлар өстенлек итә.

Соңрак үзәктә авыл кешеләре, аларның хезмәте, гадәт-йолалары; шагыйрь геройларының күңел дөньясын тирәнрәк сурәтләргә омтыла.

«Һаваларда йолдыз» (1965 ел), «Төнге учаклар» (1968 ел), «Сиңа тартыла күңел» (1970 ел), «Синдә калам» (1981 ел), «Син бер генә» (1989 ел), «Тургайлы тугайларым» (1991 ел) җыентыклары авторы.

Р.Г.Гәрәйненең шигъри теле кыскалыгы һәм ачыклыгы, сәнгатьчә яңгырашы бәлән аерылып тора.

Әдәбият

Рәшит Гәрәйгә 60 яшь // Казан утлары. 1991. № 5.                                

Автор – Г.М.Габделхакова