- РУС
- ТАТ
Татарстанның Актаныш районындагы авыл. Актаныш авылыннан 54 км көньяк-көнбатыштарак, Бәҗәнә елгасы буенда урнашкан
Авылга XVII нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Аймаково исеме белән билгеле.
XVII – XIX йөзләрдә халкы асаба башкортлар катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек, умартачылык.
XX башында авылда 2 мәчет (XVIII йөздән, икенчесе – 1860 елдан мәгълүм), мәктәп, җил тегермәне була.
Хәзер авыл җәмәгатенең имана җире 2720 дисәтинә тәшкил итә.
1920 елга кадәр Уфа губернасының Минзәлә өязе Пучы волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Минзәлә кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Минзәлә, 1935 елның 10 февраленнән – Калинин, 1959 елның 12 октябреннән – Актаныш, 1963 елның 1 февраленнән – Минзәлә, 1965 елның 12 гыйнварыннан Актаныш районында.
Хәзер Иске Айман авыл җирлеге үзәге.
1928 елда авылда коммуна оештырыла (беренче рәисе – С.Гәрәев), 1929 – 1930 елларда – “Октябрь” колхозы (беренче рәисе – Г.Әхмәтханов). 1957 елда Киров исемендәге колхоз составына керә. 1965 – 1993 елларда “Айман” совхозы.
Халкы күбесенчә “Агрофирма “Әнәк” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә эшли, кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.
1917 елда мәктәп ачыла (яңа бина төзелә).
Авылда тулы булмаган урта мәктәп, мәдәният йорты, китапханә, фельдшер-акушерлык пункты (2007 елда ремонтланган һәм Иҗтимагый үзәк итеп үзгәртелгән мәктәп бинасында урнашкан), балалар бакчасы (1982 елдан), “Нәгыйм” мәчете (1989 елдан) бар.
Г.Х.Әхәтов (1927 – 1986) – филология фәннәре докторы;
И.М.Басыйров (1938 елда туган) – ТРның атказанган нефтьчесе;
М.Г.Басыйров (1926 – 1998) – РФнең атказанган укытучысы;
З.Г.Гыйбадуллин (1955 елда туган) – РСФСРның халык мәгарифе отличнигы, ТРның атказанган укытучысы;
З.М.Мәҗитов (1927 – 2000) – шагыйрь, әдәбият белгече, филология фәннәре кандидаты, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре;
А.Ф.Мостафин (1965 елда туган) – РФнең атказанган энергетигы, меценат;
Ф.Ш.Шәмсиев (1949 елда туган) – РФнең атказанган мәдәният хезмәткәре, Казан дәүләт яшь тамашачылар театры директоры (1991 – 2016 еллар).
1795 елда – 225,
1834 елда – 592,
1859 елда – 929,
1870 елда – 952,
1884 елда – 1322,
1897 елда – 983,
1906 елда – 801,
1913 елда – 1056,
1920 елда – 1161,
1926 елда – 870,
1938 елда – 823,
1949 елда – 611,
1958 елда – 604,
1970 елда – 640,
1979 елда – 536,
1989 елда – 400,
2002 елда – 366,
2010 елда – 334,
2015 елда – 380 кеше (татарлар).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.