Тарихы

Авылга XVIII йөзнең беренче яртысында нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Югары һәм Түбән Дёмкина, Баланда исемнәре белән дә билгеле.

XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук тимерчелек-слесарьлык, йон тукыма ману, бизәк төшерү, йон тетү һәм дегет кайнату.

XX йөз башында авылда тегермән, 2 ярма яргыч 3 вак-төякләр кибете эшли.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 1301 дисәтинә тәшкил итә.

Башта авыл Аксубай авылының Троица чиркәве приходына, 1857 елдан Кәкрекүл авылы София чиркәве приходына карый.

1909 елда авылда земство мәктәбе ачыла (1928 елдан анда күренекле чуаш язучысы Е.В.Еллиев эшли).

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Чистай өязе Иске Мукшы волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Чистай кантоны составында.

1930 елның 10 августыннан – Аксубай, 1963 елның 1 февраленнән – Октябрь, 1965 елның 12 гыйнварыннан Аксубай районында.

Хәзер Кәкрекүл авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда “Искра” колхозы оештырыла. 1957 елда “Большевик” совхозына (Аксубай поселогы) керә, ул 1961 елда “Аксубай” колхозына үзгәртелә. 1981 елда “Баланда” совхозы булып билгеләнә, 1995 елда “Баланда” күмәк предприятиесе.

2006 елдан “Агрофирма “Вамин-Аксу” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять. 2014 елдан “Сөт иле − Аксу” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять.

Халкы күбесенчә “Сөт иле − Аксу” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә эшли, кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

Авылда башлангыч мәктәп− балалар бакчасы (1999 елдан), мәдәният йорты, фельдшер-акушерлык пункты, София гыйбадәт кылу йорты (2000 елдан) эшли.

1999 елда мәдәният йорты базасында Рус милли үзәге ачыла, анда рус халык җырларын башкаручы олылар (“Калина”, 2013 елдан халык) һәм балалар (“Веретёнышко”) ансамбльләре оештырыла.

2000 елда Раштуа колядасы, Май чабу, Пасха, Алма спасы (Яблочный Спас), 2008 елда – Кышкы Микула (Кодрәтләр кылучы изге Николайны искә алу) бәйрәмнәре кабат үткәрелә башлый.

Авылда сәяси репрессияләр корбаннары истәлегенә һәйкәл куелган.

Халык саны

1782 елда - 100 ир заты;
1859 елда – 581,
1897 елда – 937,
1908 елда – 1150,
1920 елда – 1210,
1926 елда – 639,
1938 елда – 698,
1949 елда – 515,
1958 елда – 474,
1970 елда – 584,
1979 елда – 449,
1989 елда – 329,
2002 елда – 268,
2010 елда – 258,
2015 елда − 255 кеше (чуашлар – 59%, руслар – 37%.