XVI йөздә — XX йөз башында Рус хөкүмәте һәм православие чиркәве тарафыннан этномәдәни ассимиляцияләү максатында гамәлгә ашырыла.

XVI йөздә христианлаштыру сәясәте

Идел буе төбәгендә яшәгән татарлар, чуашлар, удмуртлар, мордвалар һ.б. төп халыклар арасында беренче булып православиене бөек Мәскәү кенәзләренә хезмәткә күчкән кенәзләр (бәкләр), морзалар, һәм шулай ук шул рәвешчә үз вотчиналарын һәм социаль өстенлекләрен саклап калырга омтылган йомышлы татарлар кабул итә. Рус дәүләтенең өстенлек итүче сыйныфы составына кереп, аларның бер өлеше бик тиз руслаша, әмма нәсел-ыру фамилиясен саклап кала (Карамзиннар, Урусовлар, Юсуповлар һ.б.).

1545–1552 елларда Казанга Рус дәүләте яулары чорында, православие чиркәве бөек кенәз администрациясе катнашында Казан ханлыгындагы титуллы булмаган халыкларны (чуашларны, мариларны һ.б.ны) үз кул астына алу һәм чукындыру буенча чаралар уздыра башлагач, Идел буе төбәге халыкларын христианлаштыру сәясәте максатчан төс ала.

Рус дәүләте Казан (1552), Әстерхан (1556) ханлыкларын һәм Идел буе һәм Урал янындагы башка җирләрне яулап алу белән, җирле халыклар — мәҗүсилек тарафдарлары арасында православие чиркәвенең миссионерлык эшчәнлеге киңрәк колач ала (кара Православие миссионерлары).

XVI йөзнең 2 нче яртысында христианлаштыру сәясәте процессын активлаштыру һәм Рус православие чиркәвенең дини-икътисади позицияләрен көчәйтү максатында патша администрациясе җирле халыкларның яулап алынган җирләрендә монастырьлар һәм чиркәүләр төзергә рөхсәт итә, культ корылмаларына бик зур җир, урман, балык һәм башка биләмәле территорияләр бүлеп бирә, Казан епархиясен (1555) оештыра, төбәкне колонияләштерүне тизләтү өчен рус халкына билгеле бер мөмкинлекләр билгели.

Христианлаштыру процессын оештыру буенча башлангыч күрсәтмә булып «Иван IV нең Казан архиепискобы Гурийга җибәргән күрсәтмәсе» («Наказная память») исәпләнә, ул төп халыкларны чукындыру өчен нигез булып торган кагыйдәләрне үз эченә ала.

Казан Кремленең Спас-Преображение монастыре һәм Зөя Успение монастыре миссионерлык эшчәнлеге үзәкләре була; аларның башлыклары Варсонофий һәм Герман рус булмаган халыкларга йогынты ясауның административ һәм социаль-икътисади чараларын (шул исәптән православие кабул итүчеләргә төрле ташламалар ясауны), кулланалар.

XVI йөз ахырына чуашлар, марилар, удмуртларның күпчелек өлеше, татарларның зур булмаган өлеше (иске керәшеннәр) чукындырылуга дучар ителә. Җирле халык, яңа диндә социаль-икътисади һәм этномәдәни мәҗбүр итүнең үзенчәлекле формасын күреп, ирексезләп чукындыруга каршы теләсә нинди ысуллар белән, кузгалышларга кадәр барып җитеп (кара Казан ханлыгы яуланганнан соңгы фетнә-чуалышлар), массакүләм миграция аша каршылык күрсәтә. Нәтиҗәдә, мәҗүси халыкларны чукындыру формаль төстә була, алар тарафыннан христианлыкка кадәрге йолалар саклану дәвам итә.

Идел һәм Урал буе мөселманнарының күпчелеге чукынудан баш тарталар; хакимиятләрнең тыюына карамастан, мәчетләр һәм мәдрәсәләрне торгызалар, яңаларын (шул исәптән Казанда) төзиләр. 1593 елда патша Фёдор Ивановичның «Яңа чукындырылган татарлар, аларга аерым сөрү җирләре бүлеп бирү һәм мәчетләрне юкка чыгару турында» Грамотасы басылып чыга, әмма «Болгавыр заман» чорында актив христианлаштыру сәясәте туктатыла.

XVII йөздә христианлаштыру сәясәте

Кануннар мәҗмугасы (1649) һәм XVII йөзнең 2 нче яртысы патша грамоталарын — биләмәләрне бары тик рус кешеләренә һәм чукындырылган башка милләт кешеләренә сату хокукы бирү турында (1653), чукындырылмаган җирбиләүчеләрнең иясез калган биләмәләренең аларның чукындырылган туганнарына күчүе турында (1654), православиегә күчкән өчен татарларны һәм башка халык вәкилләрен аларның чукындырылмаган туганнарыннан тартып алынган җирләр белән бүләкләү, җир биләүче мөселманнарның биләмә хокукын бетерү турында (1683), яңа керәшеннәрне холоплыктан азат итү турында (1684) — кабул итү христианлаштыру сәясәте уздыруда кискен борылыш чоры була; әлеге тенденцияләр рус крәстияннәрен йомышлы мөселман морзалары милкеннән чыгару турында Петр I указларында (1713, 1715), чукынган татарларны җан башына салымнан һәм рекрутлыкка алудан һ.б. дан азат итү хакында Сенат указында (1720) алга таба көчәйтелә һ.б. Бу актлар ирексезләп чукындыруга дәүләт сәясәте төсмере бирәләр һәм законнарның нигезен Рус православие чиркәвенең миссионерлык эшчәнлегенә яраклаштыралар.

XVIII йөздә христианлаштыру сәясәте

1731 елда христианлаштыру сәясәте процессы тагын да максатчанрак колач алсын өчен Зөя шәһәрендә Яңа чукындырылганнар комиссиясе (1734 елдан — Яңа чукындырылганнар конторасы) төзелә. 1738–1755 елларда, Казан һәм Зөя архиепискобы Лука (Конашевич) эшчәнлеге чорында, христианлаштыру сәясәтенең ирексезләү формасы аеруча киң колач ала.

1744 елга Казан губернасының Казан өязендә 536 мәчетнең 418е җимертелә, бик күп мөселман зиратлары, марилар, удмуртлар, чуашларның һ.б.ның табыну урыннары (изге агачлыклар, мәҗүсиләр гыйбадәтханәләре (капищелар) һ.б.) мәсхәрәләнә. Нәтиҗәдә, XVIII йөз уртасына чуашлар, марилар, мордвалар һәм удмуртларның зур күпчелеге христианлыкка күчә.

Бер үк вакытта чиркәүләрдә, Казан славян-латин мәктәбендә (1723 елда ачыла) һ.б. учреждениеләрдә яңа чукындырылганнар арасында эшләү өчен актив рәвештә миссионер кадрлар әзерләү алып барыла.

Ирексезләп христианлаштыру сәясәте XVIII йөздә татарларның хөкүмәткә каршы чыгышларына бер сәбәп булып тора (кара: Башкорт-татар кузгалышлары, Батырша хәрәкәте, Крәстияннәр кузгалышы (1773–1775)). Бу кузгалышлар Россия хөкүмәтенең дини сәясәтендә билгеле бер үзгәрешләргә китерә: мөселманнар мәчетләр төзү хокукы ала (1756 елгы Указ), барлык диннәр тарафдарларының дин иреген тану игълан ителә (1773 елгы Синод указы), Уфа Дини Мөхәммәди кануннары Җыены оештырыла (1788 елгы Указ, кара Россия һәм БДБның Европа илләре мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте) һ.б.

XIX йөздә христианлаштыру сәясәте

XIX йөз башыннан христианлаштыру сәясәтенең төп бурычы яңа чукындырылганнарны православие кысаларында тоту була, чөнки татарлар, марилар, чуашлар һ.б. ның христианлыктан массакүләм чыгулары күзәтелә. Христианлаштыру сәясәтенең ирексезләү алымнары теләгән нәтиҗәне бирмәгәнлектән, миссионерлар акрынлап христиан динен һәм аның йолаларын рус булмаган халыкларның дини ышануларына һәм йолаларына, аларның җитештерү һәм көнкүреш шартларына җайлаштыра башлыйлар.

Яңа чукындырылганнар арасында миссионерлык эшен тирәнәйтү максатында җирле халык вәкилләреннән православие уку йортларында дин әһелләре әзерләү башланып китә (Казан үзәк керәшен-татар мәктәбе, Изге Гурий борадәрлеге мәктәпләре һ.б.). Аларда башлангыч белем бирү туган телдә алып барыла; татар телендә һәм рус булмаган башка халыклар телендә зур тиражлар белән православие дини әдәбияты басыла (аеруча 1812 елда Казанда Библия җәмгыяте оештырылганнан соң).

XIX йөзнең 2 нче яртысында христианлаштыру сәясәте этномәдәни руслаштыру сәясәте сыйфатларын ала башлый (кара Ильминский системасы). Әмма рәсми хакимият органнары тарафыннан XIX йөз — XX йөз башында кулланылган чараларга да карамастан, чукындырылган татарларның православиедән массачыл китүен туктату мөмкин булмый; алай гына да түгел, исламның Идел һәм Урал буенда яшәүче башка халыкларга йогынтысы арта (кара: Чукындырылган татарларның мөселманлыкка кайту хәрәкәте). Әлеге процесс 1905 ел 17 октябрь патша Манифесты дөньяга чыккач аеруча көчәя, анда башка демократик ирекләр белән бергә, дин тоту иреге игълан ителә.

1910 елның гыйнварында православие чиркәвенең миссионерлык позицияләрен ныгыту һәм христианлаштыру сәясәте процессын көчәйтү максаты белән Россия хөкүмәте тарафыннан «Идел буе төбәгендә мөселман татарлар йогынтысына каршы чаралар билгеләүче махсус киңәшмә» чакырыла. Ләкин Беренче бөтендөнья сугышы һәм 1917 елгы революцион процесслар аның карарларын гамәлгә ашырырга мөмкинлек бирми.

1917 елның октябрендә хакимияткә большевиклар килү белән дингә ышану гражданнарның шәхси эше дип белдерелә, чиркәү — дәүләттән, мәктәп чиркәүдән аерыла.

Христиан миссионерлары, шактый тырышуга да карамастан, мәҗүсилекне ахыргача җиңүгә ирешә алмыйлар, аның калдыклары марилар, чуашлар, удмуртлар, мордвалар арасында XX йөзнең башына кадәр сакланып кала. Христианлаштыру сәясәте кайбер мәҗүси халыклар тарихында уңай роль дә уйный, ул аларның рус мәдәнияте белән танышуларына булышлык итә.

Татарларга килгәндә, ирексезләп христианлаштыру сәясәте аларның социаль-икътисади, сәяси һәм этномәдәни үсешендә сизелерлек тоткарлыкларга китерә.

Әдәбият

Малов Е.А. О Новокрещенской конторе. К., 1878; 

Можаровский А.Ф. Изложение хода миссионерского дела по просвещению Казанских инородцев с 1552 по 1867 годы. М., 1880; 

Харлампович К.В. Казанские новокрещенские школы (к истории христианизации инородцев Казанской епархии в XVIII в.). К., 1905; 

Григорьев А.Н. Христианизация нерусских народностей как один из методов национально-колониальной политики царизма в Татарии (с половины XVI в. до феврая 1917 г.) // Материалы по изучению Татарии. К., 1948. Вып. 1; 

Ислаев Ф.Г. Ислам и православие в Поволжье XVIII столетия: От конфронтации к терпимости. К., 2001; 

Ногманов А.И. Татары Среднего Поволжья и Приуралья в российском законодательстве второй половины XVI -XVIII вв. К., 2002; 

Исхаков Р.Р. Миссионерство и мусульмане Волго-Камья (последняя треть XVIII — начало XX в.). К., 2011.