Тарихы

Авылга 1680 ел тирәсендә нигез салына.

XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, мунчала ясау кәсепчелеге таралган була.

XX йөз башында авылда 2 мәчет, мәктәп (1918 елда ябыла), җил тегермәне, 6 вак-төякләр кибете эшли.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 1944 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Чистай өязе Иске Мукшы волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Чистай кантоны составында.

1930 елның 10 августыннан – Биләр, 1935 елның 10 февраленнән – Тельман, 1958 елның 16 июленнән – Аксубай, 1963 елның 1 февраленнән – Октябрь, 1965 елның 12 гыйнварыннан Аксубай районында.

Хәзер Шәрбән авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елларда авылда “Большевик” колхозы оештырыла. 1995−2010 елларда “Шәрбән” күмәк предприятиесе.

Халкы күбесенчә крәстиян-фермерлык хуҗалыкларында эшли, кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1920 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла, 1932 елда – җидееллык, 1963 елда – сигезьеллык (1979 елда яңа бина төзелә), 1985 елда – урта (1999 елда мәктәпкә Р.К.Беляев исеме бирелә), 2010 елда тулы булмаган урта мәктәпкә үзгәртелә.

Мәктәптә төбәк тарихын өйрәнү музее эшли.

Авылда балалар бакчасы (2016 елда мәктәпкә кушыла), мәдәният йорты, китапханә, фельдшер-акушерлык пункты, мәчет (2001 елдан) эшли.

Төзекләндерелгән “Шәхрибану” чишмәсе бар.

Авыл янында археология истәлекләре табыла: I һәм II Шәрбән шәһәрлеге (җирле халык бу шәһәрлекне “Кызлар капкасы” дип йөртә), гомуми Болгар һәм монголларга кадәрге чор Идел буе Болгар дәүләтенә караучы I, II, III һәм IV Шәрбән авыллыклары, Шәрбән каберлеге.

Күренекле кешеләре

С.Х.Алишев (1929−2015) – тарихчы, тарих фәннәре докторы, ТРның атказанган фән эшлеклесе;

Г.Х.Сафин (1928 елда туган) – язучы, Бөек Ватан сугышында катнаша;

Ә.Н.Хәйруллин (Хәйри) (1947−2014) – филолог, тестолог,ТРның атказанган фән эшлеклесе, РФнең атказанган мәдәният хезмәткәре;

Ш.С.Хафизов (1920−1984) – Социалистик Хезмәт Герое, Бөек Ватан сугышында катнаша.

Халык саны

1782 елда – 134 ир заты;
1859 елда – 866,
1897 елда – 1265,
1908 елда – 1472,
1920 елда – 1687,
1926 елда – 1216,
1938 елда – 1119,
1949 елда – 937,
1958 елда – 931,
1970 елда – 1047,
1979 елда – 821,
1989 елда – 570,
2002 елда – 503,
2010 елда – 443,
2015 елда – 435 кеше.