Биографиясе

? – 1900 еллар башы.

Милан консерваториясен (Лямперти һәм Бон классы) тәмамлый.

Россиядә Казан антрепренёры Н.Дмитриев тарафыннан оештырылган Италия опера труппасы примадоннасы.

Дж.Россини, Дж.Беллини, Дж.Верди операларында төп партияләрне башкара.

1865 елдан Казанда яши, 40 елдан артык укыта.

Казанда вокал белеменә нигез салучыларның берсе.

Аның ярдәмендә вокал классы булдырыла.

Музыка сөючеләр түгәрәге һәм Нәфис сәнгать сөючеләр җәмгыяте каршында хор коллективлары, концертлар оештыру белән шөгыльләнә.

Шәкертләре арасында Казан опера җырчысы һәм вокал педагогы С.Онихимовская-Боржимовская бар.

Әдәбият

Кантор Г.М., Карпова Е.К. Музыкальное образование в Казани в XIX веке // Из истории музыкальной культуры и образования в Казани. Казань, 1993.