Тарихы

Авылга 1700 ел тирәсендә Кама аръягыннан күчеп килгән ясаклы чуашлар нигез сала. Революциягә кадәрге чыганакларда Саурыш елгасы буендагы Авыл буларак та билгеле.

1749 елда халкы православие динен кабул итә һәм Саурыш авылының Христово-Рождество чиркәве приходына карый.

XVII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгылы – игенчелек һәм терлекчелек, он тарту кәсепчелеге таралган була.

1890 елда авылда чиркәү-приход мәктәбе ачыла (1890 елда 47 ир бала укый, 1909 елда – 25 ир бала).

XX йөз башында 5 тегермән, ярма яргыч, 2 вак-төякләр кибете эшли.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 1886 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Чистай өязе Яңа Әдәм волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Чистай кантоны составында.

1930 елның 10 августыннан – Аксубай, 1963 елның 1 февраленнән – Октябрь, 1965 елның 12 гыйнварыннан Аксубай районында.

Хәзер Саурыш авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елларда авылда “Коминтерн” колхозы оештырыла, 1958 елда Куйбышев исемендәге колхоз составына керә (үзәк утар Иске Саурыш авылында).

1989 елда 2 хуҗалыкка бүленә: Куйбышев исемендәге (Васильевка поселогы, Иске Саурыш авылы) һәм “Байрак” колхозына (Саурыш һәм Түбән Саурыш авыллары). 1995 елдан Куйбышев исемендәге күмәк предприятие. 1998−2008 елларда “Луч” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять.

Халкы күбесенчә “Агрофирма “Аксубай” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә эшли, кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1918 елда башлангыч мәктәп ачыла (1934 һәм 1974 елларда яңа бина төзелә), 1985 елда − урта (яңа бина төзелә), 2001 елда тулы булмаган урта мәктәпкә үзгәртелә.

1936 елда уку өе бинасы төзелә, 1950 елларда ул авыл клубына үзгәртелә.

Авылда тулы булмаган урта мәктәп, мәдәният йорты, китапханә, фельдшер-акушерлык пункты бар.

Авыл янында 2 кабер ташы сакланган Болгар каберлеге бар. Каберташның берсе XIV йөзгә карый, өске өлешендә кояшлы билге үрнәгендәге бизәкнең ян-ягында кечерәк диаметрдагы бизәкле ике түгәрәк урнашкан. 1349 елга караган икенче каберташның куфи стилендәге язулы кисәге генә сакланган.

Шулай ук монголларга кадәрге чор Болгар авыллыгы һәм торулыгы, буралы курган һәм Болгар культураларына караган керәч ватыклары чыганаклары табыла.

Күренекле кешеләре

Г.Д.Данилов (1881−1954) – дәүләт эшлеклесе, Чуаш Автономияле Совет Социалистик Республикасының Баш мәхкәмәсе рәисе (1929 ел);

А.С.Иванов (1871−?) – халык мәгарифе эшлеклесе, чуаш милли хәрәкәтендә катнашучы;

Н.Я.Пильщиков (1932 елда туган) – профсоюз эшлеклесе, педагог, язучы, төбәк тарихын өйрәнүче;

М.Ф.Спиридонов (1895−1942) – дәүләт эшлеклесе, Чуаш Автономияле Совет Социалистик Республикасының Баш мәхкәмәсе беренче рәисе (1925−1926 елларда), Чуаш Автономияле Совет Социалистик Республикасы Үзәк башкарма комитеты секретаре (19261927 елларда), Чуаш Автономияле Совет Социалистик Республикасы игенчелек халык комиссары (1927−1928 елларда).

Халык саны

В 1782 елда – 191 ир заты;
1859 елда – 216,
1897 елда – 280,
1908 елда – 389,
1920 елда – 843,
1926 елда – 653,
1938 елда – 751,
1949 елда – 540,
1958 елда – 525,
1970 елда – 730,
1979 елда – 709,
1989 елда – 511,
2002 елда – 481,
2010 елда – 494,
2015 елда – 478 кеше (чуашлар).