Биографиясе

XIII йөзнең икенче яртысы – XIV йөзнең беренче яртысы.

Төрки телдә язган. Чыгышы белән Алтын Урданың көнчыгыш төбәгеннән. Харәземнең Рабат Угыз авылында казый. Тәхәллүсе шул урын исеме белән бәйле. Аннан соң Насыйр әд-дин Тукбуг әмирнең яраннары арасына эләгеп, Мавәраәннәһернең үзәгенә күчеп китә.

Иҗаты

Урта гасырлар төрки язма әдәбияты ядкәрләреннән «Кыйссас әл-әнбия» («Пәйгамбәрләр турында кыйссалар», 1310–1311 еллар) дини әсәренең авторы. Китап кулъязма күчермәләр рәвешендә татарлар арасында киң таралган була.

Иҗади мирасы

Иң беренче күчермәләреннән 1698 елда Бимәк суфи тарафыннан күчерелгән нөсхә санала. 1859 елда әсәрне Р.Әмирханов бастыра. Аннан соң ул Казанда берничә тапкыр нәшер ителә. Мәдрәсәләрдә дәреслек рәвешендә кулланыла. Т.Ялчыгол, Г.Утыз Имәни иҗатларына йогынты ясый.

Әдәбият

Татар әдәбияты тарихы. Казан, 1984. 4 том.

Каюмова И. Ар-Рабгузи // Ислам на территории бывшей Российской империи: Энцикл. словарь. М., 2001. Выпуск 3.