Тарихы

Авылга XVII йөз −XVIII йөз чикләрендә нигез салына.

Православие динен кабул иткән халык 1749 елда Аксубай авылының Троица чиркәве приходына карый. 1906 елда Яңа Илтерәк авылында Вознесение чиркәве төзелгәннән соң, аның приходына күчереләләр.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле − игенчелек, терлекчелек.

1890 елда авылда бер каласслы укырга-язарга өйрәтү рус-чуаш катнаш чиркәү-приход мәктәбе ачыла (1903 елда 83 ир бала һәм 10 кыз бала укый, 1912 елда – 64 ир бала һәм 11 кыз бала).

XX йөз башында 3 су тегермәне, 2 тимерче алачыгы, ярма яргыч, 5 вак-төякләр кибете эшли.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 3605 дисәтинә тәшкил итә (Уткино авылы белән бергә).

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Чистай өязе Аксубай волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Чистай кантоны составында.

1930 елның 10 августыннан – Аксубай, 1963 елның 1 февраленнән – Октябрь, 1965 елның 12 гыйнварыннан Аксубай районында.

Хәзер Иске Илтерәк авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда Кызыл Геройлар исемендәге колхоз оештырыла (тиздән таркала), 1930 елда яңадан оештырыла. 1958 елда аның составына − “Доброволец” колхозы (Яңа Илтерәк авылы), 1961 елда – Калинин исемендәге (Чуаш Енорускиносы авылы) колхоз керә.

1980 елда колхоз Кызыл Геройлар исемендәге (Иске Илтерәк авылы) һәм Калинин исемендәге (Иске Илтерәк, Яңа Илтерәк, Тарханка авыллары) 2 хуҗалыкка бүленә. 1996−2008 елларда Кызыл Геройлар исемендәге күмәк предприятие. 2005−2009 елларда күмәк предприятиенең җитештерү базасы өлешендә “Нива” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять эшли.

Халкы күбесенчә ”Аксу Агро” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә эшли, кырчылык, ит терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

Революциядән соң авылда башлангыч мәктәп ачыла, 1930 елларда – җидееллыкка, 1966 елда урта мәктәпкә үзгәртелә.

Авылда балалар бакчасы (1985 елдан), клуб, китапханә (уку өе буларак 1922−1923 нигезләнә), фельдшер-акушерлык пункты, төбәк тарихы музее урнашкан күпфункцияле үзәк (2015 елдан) эшли.

Музейга нигез салучы – педагог, ТАССРның атказанган укытучысы Л.В.Горбунова. Экспозиция авыл тарихына, Бөек Ватан сугышында катнашучыларга, спортчыларга багышланган, шулай ук авыл көнкүреше, халык иҗаты әйберләре, милли киемнәр һәм башкалар урын алган.

Авылда төзекләндерелгән чишмә бар.

Халык саны

1782 елда – 177 ир заты;
1859 елда – 1678,
1897 елда – 1596,
1908 елда – 1626,
1920 елда – 1645,
1926 елда – 1449,
1938 елда – 1393,
1949 елда – 929,
1958 елда – 978,
1970 елда – 1102,
1979 елда – 945,
1989 елда − 657,
2002 елда − 582,
2010 елда – 601,
2015 елда − 600 кеше (чуашлар).