Тарихы

1565–1567 еллардан мәгълүм. Революциягә кадәрге чыганакларда Кече Солтан буларак та искә алына.

1861 елгы реформага кадәр халкы алпавыт крәстияннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында укырга-язарга өйрәтү башлангыч мәктәбе (1887 елда ачыла, 1918 елда 10 ир бала һәм 19 кыз бала укый), 2 тегермән, 2вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 716 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Лаеш өязе Зюзино волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Лаеш кантонында. 1927 елның 14 февраленнән – Балык Бистәсе, 1944 елның 19 февраленнән – Солтан, 1946 елның 5 апреленнән – Корноухово, 1954 елның 19 ноябреннән – Балык Бистәсе, 1963 елның 1 февраленнән – Питрәч, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Балык Бистәсе районында.

Хәзер – Олы Солтан авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда «Хезмәт Герое» колхозы оештырыла. 1956 елгы мәгълүматлар буенча, авылда – Калинин исемендәге колхоз (1958 елда Фрунзе исемендәге колхоз белән берләштерелә, үзәге – Шумково авылы), 1967 елдан – «Октябрьнең 50 еллыгы» колхозы (үзәге – Олы Солтан авылы), 1995 елдан «Солтан» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы эшли.

Халык саны

1859 елда – 347,
1897 елда – 307,
1908 елда – 284,
1920 елда – 375,
1926 елда – 370,
1938 елда – 209,
1949 елда – 242,
1958 елда – 142,
1970 елда – 66,
1989 елда – 29,
2002 елда – 30,
2010 елда – 14,
2020 елда – 11 кеше (татарлар – 64%, руслар – 36%).