1939 елның 3 мартында Әзербайҗан ССРның Кировабад шәһәрендә туган.

Казан хәрби авиация-техник училищесын (1959 ел), Казан университетының журналистика бүлеген (1969 ел) тәмамлый.

1965–1981 елларда Казан телестудиясе корреспонденты, фильм төшерүнең өлкән, соңрак баш мөхәррире.

1991 елдан ТР кинематографияне үстерү Дәүләт фонды рәисенең беренче урынбасары (1993 елдан ТР кинематография буенча Дәүләт комитеты), 2001 елдан Казан кинохроника студиясе җаваплы мөхәррире.

«Струна над Камой», «Непрерванная лента», «Казанский Кремль» фильмнарының сценарий авторы һәм режиссеры.

ТАССР Журналистлар берлегенең Х. Ямашев исемендәге премиясе лауреаты (1974 ел). «Почет Билгесе» ордены белән бүләкләнгән. Россия Федерациясенең Мактаулы кинематографисты (2004 ел).