- РУС
- ТАТ
хокук белгече, хокук фәннәре докторы (1980), профессор (1981), Казахстан ССРның атказанган хокук белгече (1986)
1926 елның 13 сентябрендә Кыргызстан ССРның Каракол шәһәрендә туа.
Алма-Ата юридик институтын тәмамлаганнан соң (1952), шунда ук уку-укыту бүлеге башлыгы булып эшли.
1954–1956 елларда Төньяк Казакъстан өлкәсенең чирәм җирләрендәге Докучаев исемендәге җәнлек үрчетү совхозы парторгы, 1956–1963 елларда Казакъстан ССР Эчке эшләр министрлыгының махсус урта мәктәбендә уку-укыту бүлеге башлыгы урынбасары.
1963–1969 елларда СССР Эчке эшләр министрлыгы Югары мәктәбенең Алма-Ата бүлегендә дәүләт хокукы кафедрасы башлыгы. 1969–1989 елларда Казакъстан ССР Эчке эшләр министрлыгының (1991 елга кадәр СССР Эчке эшләр министрлыгының) Караганда Югары мәктәбендә шул ук исемдәге кафедрасы башлыгы, 1989 елдан профессоры.
Хезмәтләре дәүләт хокукы, законлылыкны ныгыту мәсьәләләренә карый. «Казакъча-русча һәм русча-казакъча юридик терминнар сүзлеге» («Казахско-русский и русско-казахский словарь юридических терминов», А.-А., 1996) авторы.
Медальләр белән бүләкләнә.
Верховный Совет союзной республики и проблемы укрепления социалистической законности. Караганда, 1973;
Деятельность Президиума Верховного Совета союзной республики по укреплению законности. М., 1975.
Автор — Е.Б.Долгов
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.