- РУС
- ТАТ
Россиянең 1906–1917 еллардагы Дәүләт Думасында эшләгән мөселман депутатлары фракциясе
Идел-Урал, Кавказ, Кырым, Урта Азия, Казакъстан төбәкләреннән сайланган мөселман халкы вәкилләреннән гыйбарәт була. Милли һәм дини тигезлек, тел, белем бирү, мәдәниятне үстерү идеяләрен алга сөрә.
Мөселман депутатлар
1 нче Дәүләт Думасы (1906 елның 27 апреле — 9 июле, 1906) эшендә 22 мөселман депутат катнаша. Баштарак күпчелек — кадетлар, 3 кеше — мохтариятчеләр фракциясенә керә. Эш барышында мөстәкыйль фракция төзергә карар ителә, аның беренче утырышы 21 июньдә уздырыла. 7 кешедән фракция бюросы сайлана: Г.Тупчыбашев (фракция һәм бюро рәисе), С.Ш.Алкин, Ә.Г.Әхтәмов, С.С.Җантурин (бюро секретаре), И.А.Зиадханов, М.М.Рәмиев (Дәрдемәнд) (казначей), Ш.Ш.Сыртланов. Фракция әгъзаларының барысы да «Иттифакъ әл-мөслимин» партиясендә тора, фракция эшчәнлегенә бу партия гаять зур йогынты ясый. Сәяси карашлар буенча мөселманнар фракциясе
Конституцион демократлар партиясенә (кадетлар) теләктәшлек итә. 1 нче Дәүләт Думасының мөселманнар фракциясе утырышларында Бөтенроссия мөселманнарының өченче корылтаен (1906 елның августы) уздыру мәсьәләсе карала. Дума куып таратылганнан соң, 6 мөселман депутат хөкүмәткә каршы язылган Выборг өндәмәсенә кул куя.
2 нче Дәүләт Думасы мөселман депутатлары. 1907 елгы фоторәсем
2 нче Дәүләт Думасына (1907 елның 20 феврале — 3 июне) 36 мөселман депутат сайлана, шуларның 30 ы мөселманнар фракциясенә кертелә. Калган 6 депутат мөстәкыйль Мөселман хезмәт таифәсе төзиләр. 2 нче Дәүләт Думасының мөселманнар фракциясе «Иттифакъ әл-мөслимин» партиясенең Бөтенроссия мөселманнарының өченче корылтаенда кабул ителгән программасына нигезләнеп, үз программасын кабул итә. Ләкин партия программасының кайбер радикаль таләпләре фракция тарафыннан төшереп калдырыла яки үзгәртелә, мәсәлән, шәхси милекнең кагылгысызлыгы, министрларның Дума каршында җавап тотарга тиешлеге, җир мәсьәләсен гадел хәл итү турындагы пунктлар алып ташлана. 1 нче Думадагы кебек үк, фракция кадетларга якын тора.
МС рәисе П.А.Столыпинның либераль реформалар программасын тәкъдим иткән чыгышыннан соң 2 нче Дәүләт Думасы депутатлары тикшергән мәсьәләләр тавышка куелганда, мөселманнар фракциясе әгъзалары патша хөкүмәтен тәнкыйтьләүдән тайчынып, алда каралачак эшләргә күчү өчен тавыш бирәләр; 1906 ел 19 август Фәрманы белән кертелгән хәрби-кыр мәхкәмәләре эшчәнлеген туктату зарурлыгы турында бер төркем депутат мөрәҗәгатен яклап чыгалар (М.Т.Шахтахтинский чыгыш ясый); аграр мәсьәләдә мөселманнар фракциясе кадетлар белән бер карашта тора, шул ук вакытта дала халыкларының җир мәсьәләсен хәл итү зарурлыгына басым ясый, хөкүмәтнең халыкларны күчереп утырту һәм колонияләштерү сәясәтен гаепләп чыга (Ф.И.Хойский, Р.М.Медиев, Б.Б.Каратаев, Ш.Сәйфетдинов).
Бөтенроссия мөселманнарының өченче корылтае карары, нигездә, мөселманнар фракциясе «Әҗнәби башлангыч училищеләренә кагылышлы 1906 ел 31 март кагыйдәләрен юкка чыгару турында» («Об отмене правил 31 марта 1906 г. о начальных училищах для инородцев») мөрәҗәгатен Дума тикшерүенә куя (мөрәҗәгать тексты «Иттифакъ әл-мөслимин» партиясе ҮКның вакытлы комиссиясе тарафыннан әзерләнә). Анда яңа кагыйдәләрнең төп максаты рус булмаган халыкларны аң-белемле һәм мәдәниятле итү түгел, ә аларны руслаштыру икәнлеге, мөселманнарның моның белән килешмәячәге турында әйтелә. Мөселманнар фракциясе әгъзалары ана телендә белем бирүче башлангыч мәктәп һәм укыту-тәрбия процессында җәмәгатьчелекнең катнашуы таләбен күтәреп чыга. 31 мөселман депутат кул куйган мөрәҗәгать, тикшереп өйрәнү өчен, Думаның май ахырында оештырылган халык мәгарифе комиссиясе карамагына тапшырыла. 1907 елның 7 июнендә 2 нче Дәүләт Думасы таратылу сәбәпле, мәсьәлә хәл ителмәгән килеш кала.
3 нче Дәүләт Думасына (1907 елның ноябре — 1912 елның 9 июне) 10 мөселман депутат сайлана; аларның 8 е — мөселманнар фракциясенә, И.И.Гайдаров — социал-демократлар фракциясенә (1910 елда мөселманнар фракциясенә күчә), Г.Мөфтизадә — октябристлар фракциясенә керә. Дума утырышларында мөселманнар фракциясе исеменнән Х.Г.Хасмамедов (хөкүмәтнең 1905 ел 17 октябрь Манифестында игълан ителгән сәяси курстан тайпылмавын таләп итә) һәм Г.Ш.Сыртланов (1905–1907 еллар Революциясе чорында Россия мөселманнарының гамәлдәге режимга лояль мөнәсәбәте хөкүмәт тарафыннан бәяләнмәү турында искәртә, сайлаулар турындагы 1907 ел 3 июнь законыннан канәгатьсезлек белдерә) чыгыш ясый. Мөселман крәстияннәрне хәерчелеккә төшерү һәм күпчелекне радикаль гамәлләргә этәрү, шулай ук мөселман җәмәгатьчелегенең бердәмлегенә зыян салу ихтималын күрсәтеп, мөселманнар фракциясе Столыпинның аграр реформасы кабул ителүгә каршы чыга.
Фракция XIX йөз башында Россиягә кушылган вакытта мохтарият хокукы алган Финляндиягә карата аны әлеге хокукларыннан мәхрүм итәчәк «Финляндиягә кагылышлы дәүләткүләм көчкә ия закон һәм карарларны нәшер итү тәртибе турында» («О порядке издания касающихся Финляндии законов и постановлений общегосударственного значения») законы проекты кабул ителүгә дә каршы була. «Бер диннән икенче дингә күчүгә кагылышлы закон тәртипләрен үзгәртү турында» («Об изменении законоположений, касающихся перехода из одного исповедания в другое») законын, киресенчә, яклап чыга, чөнки мөселманнар арасында христиан саналып та, чынлыкта ислам дине тәртипләрен тотып яшәүче, әмма бу турыда ачыктан-ачык белдерүдән тайчынучылар байтак була (әлеге мәсьәләне К.Б.Тәфкилев күтәреп чыга; Дума тарафыннан яклау тапкан закон проекты Дәүләт Советында кабул ителми). Мөселманнар фракциясе шулай ук мөселман дини учреждениеләрен үзгәртеп кору, мөселман руханиларының матди хәлен кайгырту мәсьәләләрен кузгата. «Сәүдә йортлары, склад һәм контора хезмәткәрләрен ял вакыты белән тәэмин итү турында»гы («Об обеспечении нормального отдыха служащих в торговых заведениях, складах и конторах») закон проектын караган вакытта мөселманнар фракциясе мөселман хезмәткәрләргә үз диннәрендә каралган көннәрдә ял итү мөмкинлеге бирү турындагы үтенеч белән мөрәҗәгать итә. Православие динендәге күпчелек әлеге үтенечкә карата битарафлык күрсәтә, моңа протест йөзеннән фракция депутатлары утырышны ташлап чыгалар.
С.Максуди Думада патша хөкүмәтенең аракы кибетләре һәм кабаклар челтәрен җәелдерүенә каршы чыгыш ясый. Мөселманнар фракциясе «Хәрби хезмәт Уставына үзгәрешләр кертү турында»гы («Об изменении Устава о воинской повинности») закон проектына мулла һәм мөәзиннәрне хәрби хезмәттән азат итү турында үзгәреш керттерүгә ирешә (Г.Ш.Сыртланов чыгыш ясый). Фракция мөселман халкының гражданлык хокуклары бозылу, аның милли һәм дини кысуларга дучар ителүе мөселманнарның сәяси хокуклары чикләнү, хакимиятнең югары даирәләренә, мәсәлән, Дәүләт Советына мөселманнарны ачыктан-ачык уздырмау (С.Максуди); Төркестан һәм дала өлкәләре мөселманнарының хокуксызлыгы, сайлаулар турындагы 1907 ел 3 июнь законы нигезендә Дәүләт Думасында алар мәнфәгатен кайгыртучы вәкилләр булмау (К.Б.Тәфкилев); рус телен белмәүче әҗнәбиләргә мәхкәмә эшен үз телләрендә алып бару тыелган булу (С.Максуди); земство җыеннарына сайлауларда мөселманнарның хокуклары сакланмау (С.Максуди) мәсьәләләрен күтәрә. С.Максуди шулай ук либераль мөселманнар хәрәкәтендә катнашучыларны русларга һәм хөкүмәткә каршы көрәштә (панисламизм) урынсыз гаепләүләргә, «мөселман мәсьәләсе» дип махсус күпертелгән яла ягуларга протест белдерә.
1910 елда, Эчке эшләр министрлыгының агымдагы ел чыгымнарын тикшерү барышында, мөселманнар фракциясе хөкүмәтнең эчке сәясәтен тәнкыйть итә (К.Б.Тәфкилев). Фракция милли мәктәп реформасына карата үз проектын әзерли, гомуми башлангыч белем бирү проектын тикшергәндә, ана телендә белем бирүне яклап, актив катнаша. 1907 елның җәеннән, хөкүмәт «Иттифакъ әл-мөслимин» партиясен ачыктан-ачык эшчәнлек алып бару хокукыннан мәхрүм иткәннән соң, Думадагы мөселманнар фракциясе Россиядәге мөселман халыкларының дини, сәяси һәм милли мәнфәгатьләрен кайгыртучы бердәнбер сәяси оешма булып кала.
4 нче Дәүләт Думасына (1912 елның 15 ноябре — 1917 елның 6 октябре) 6 депутат сайлана, барысы да мөселманнар фракциясенә керә. 4 нче Дума сайлауларына либераль мөселманнар анык таләпләр (конституция; тулы тигез хокук; 1905 ел 17 октябрь Манифестында вәгъдә ителгән хокук һәм ирекләрнең тормышка ашырылуы; күп миллионлы Төркестан халыклары һәм кыргызларга 1907 ел 3 июнь законы белән тартып алынган сәяси хокукларын кире кайтару; Дәүләт Думасының, земство һәм шәһәрләрнең, рухани идарәләрнең вәкаләт һәм хокукларын киңәйтү) күрсәтелгән сайлау алды платформасы төзеп баралар. Мөселманнар: «Русларда милләтчелек ничаклы нык һәм колачлы булса, без, мөселманнар да милләтебез, туган телебез, әдәбиятыбыз һәм милли мәктәбебезнең кагылгысызлыгына омтылырга тиешбез», — дип игълан итәләр.
1 нче Балкан сугышы башланып, анда Төркия дә катнашу сәбәпле, 4 нче Дәүләт Думасында мөселманнар фракциясенә кыенга туры килә. Панславизм колач җәйгән шартларда диндәш төрекләргә карата аз гына теләктәшлек тә панисламизм һәм пантюркизм чагылышы буларак бәяләнә. Фракция Россиянең мөселман халыклары мәнфәгатьләрен кайгыртуны дәвам иттерә. Хөкүмәтнең Россиядә яшәүче барлык милләт вәкилләренә карата «хәерхаһлы мөнәсәбәте» ассызыкланган хөкүмәт декларациясен тикшерү вакытында Ә.Г.Әхтәмов мөселманнарга карата «ят кавем» дип карау сәясәтенең үзгәрмәвен әйтә. Фракция армиядә хәрби муллалар санын арттыру, хәрби хезмәтнең мөселман дине кануннары бозылу белән бәйле кыенлыкларын булдырмау мәсьәләләрен куя (К.Б.Тәфкилев). Ул шулай ук казакъ далаларындагы җирле халыкка медицина ярдәм күрсәтүне яхшырту зарурлыгын күтәреп чыга.
Мөселманнар фракциясе башлангычы белән 54 депутат тарафыннан Дума каравына «Мөселманнардан булган затларны антлы ышанычлылар катлавына алганда хокукларны чикләүне бетерү турында» («Об отмене ограничений в правах на вступление в сословие присяжных поверенных лиц мусульманского вероисповедания») закон проекты куела, ләкин ул тикшерелми. Г.Х.Еникиев хөкүмәткә бәйсез чыганаклар — иганә һәм земство акчасына яшәячәк һәм махсус программа нигезендә — 3 баскыч: түбән, урта, югары мәктәп формасында эшләячәк дөньяви белем бирүче милли мәгариф системасы концепциясен тәкъдим итә. Шул ук вакытта, мөселманнар традицион мәктәп һәм мәдрәсәләрне саклап калуны да кайгырталар, фракция аларны Мөселман Диния нәзарәте карамагында калдыру таләбен куя.
1914 елның мартында мөселманнар фракциясе Думада карап тикшерү өчен «Оренбург Диния нәзарәтенә мөселман дини (мәхәллә) мәктәп һәм мәдрәсәләре мөгаллиме һәм мөгаллимәсе вазифасына таныклык тапшыру вәкаләте бирү турында» («О предоставлении Оренбургкому духовному собранию права выдавать свидетельства на звание учителей и учительниц мусульманских духовно-приходских школ (мектебов и медресе)» закон проекты тапшыра, ул да тикшерелми. Аз санлы булуына карамастан, 4 нче Дәүләт Думасының мөселманнар фракциясе Россия мөселманнарының иҗтимагый аңы формалашуга зур йогынты ясый. Фракция әгъзалары, мәсәлән, Эчке эшләр министрлыгы хәерхаһлыгында оештырылган карагруһчыл «Сират әл-мөстәкыйм» оешмасын фаш итеп чыгыш ясыйлар. 1913–1916 елларда Санкт-Петербургта чыгып килгән «Миллият» газетасына алар җитәкчелек итә. 1914 елның июнендә мөселманнар фракциясе башлангычы белән Санкт-Петербургта Бөтенроссия мөселманнарының дүртенче корылтае җыела, анда мөселман кануннарына үзгәрешләр кертү мәсьәләләре тикшерелә; декабрьдә солдатларга һәм солдат гаиләләренә ярдәм оештыру мәсьәләсен хәл итү өчен Бөтенроссия мөселман иҗтимагый оешмалары корылтае чакырыла. 1916 елда К.Б.Тәфкилев башлангычы белән мөселманнар фракциясе каршында танылган мөселман җәмәгать эшлеклеләре катнашында зур җыен уздырыла. Анда фракциянең сәяси платформасы һәм тактикасы, мөселманнар фракциясе каршында даими бюро булдыру, Думада барлыкка килгән прогрессив блокка мөнәсәбәт мәсьәләләре карала. «Иттифакъ...» партиясенең элекке программасы мөселманнар фракциясе платформасына нигез итеп алына. Тактика мәсьәләсендә башка милли азчылык вәкилләре белән берләшеп, әҗнәбиләрнең үз блогын булдырырга карар ителә; прогрессив блокка килгәндә, блок үз программасына Россиядә яшәүче мөселман халыкларының юридик хокукларындагы чикләүләрне бетерү турында таләпләр керткәннән соң, аңа кушылырга мөмкин булачак дип килешенә.
Мөселманнар фракциясе каршында депутатлар белән тигез хокуклы дүрт зат, шулай ук сәркәтип, язу эшләре өчен өч хезмәткәр һәм фракциядән бер хезмәткәр составында даими Бюро төзелә. Бюро эшчәнлеге чыгымнарын Россия мөселманнары үзләре күтәрергә: ел саен Уфа мөселманнары — 5 мең, казанлылар — 6 мең, оренбурглылар — 4 мең сум акча бирергә, Троицк, Орск, Сәет (Каргалы) бистәсе, Семипалатинск, Мәскәү, Әстерхан мөселманнары шулай ук үз өлешләрен кертергә тиеш була. Тиздән Бюро (Ә.Т.Цаликов — рәис, Ш.З.Мөхәммәдъяров, Ә.Ә.Вәлиди) эшкә керешә. Прогрессив блок төзелүгә җавап йөзеннән, 1915 елның 3 сентябрендә хөкүмәт Думаны 1916 елның февраленә кадәр тарата. Февраль сессиясенең башында ук мөселманнар фракциясе хөкүмәт адресына тәнкыйть яудыра: К.Б.Тәфкилев — Б.В.Штюрмер хөкүмәтенең илне җиңүле солыхка илтә алмаячагы, Ә.Г.Әхтәмов мөселманнарга каршы пропаганда көчәю турында чыгыш ясый, М.Җафаров милли тормыш иреге таләп итә: «... Рус армиясе чит ил халыкларына азатлык алып килә икән, Россия империясе составына кергән күпсанлы халыкларга карата да шул ук азатлык, һичшиксез, игълан ителергә тиеш» — ди ул.
1917 елның 26 февралендә император Николай II иң соңгы Фәрманнарының берсе белән Думаны 1917 елның апреленә кадәр яңадан тарата. Шуннан соң Дума кабат җыелмый. 27 февральдә Дәүләт Думасының 10 кешедән торган Вакытлы комитеты оештырыла, әлеге комитет Вакытлы хөкүмәт төзүдә турыдан-туры катнаша. 1917 елгы Февраль революциясеннән соң мөселманнар фракциясе Бөтенроссия мөселманнары корылтае җыю турында карар кабул итә: 15–17 мартта фракция һәм аның Бюросы әгъзалары катнашында утырыш була. Корылтайга әзерлек эшләрен башкару өчен Россия мөселманнарының вакытлы мәркәз бюросы төзелә (рәисе — Ә.Т.Цаликов). Һәр дүрт чакырылышның мөселманнар фракциясе әгъзаларыннан иң күренеклеләре 1917–1918 елларда уздырылган Бөтенроссия мөселманнары корылтайлары эшчәнлегендә актив катнашалар, күбесе яңа оешкан милли органнар — Милләт Мәҗлесе, Милли Шура, Хәрби Шура һ.б. составына кертелә.
4 нче Дәүләт Думасын тарату турындагы Фәрманга 1917 елның 6 октябрендә кул куела.
Мөселманнар фракциясе әгъзаларының сайланган төбәге күрсәтелгән исемлеге.
1 нче Дәүләт Думасы: З.Ш.Аджарский (Карс өлкәсе), М.Алиев (Баку губернасы), С.Ш.Алкин (Казан губернасы), А.Ахвердов (Елизаветполь губернасы), Ә.Г.Әхтәмов (Уфа губернасы), А.К.Беремжанов (Тургай өлкәсе), А.Н.Бүкәйханов (Семипалатинск өлкәсе), С.С.Җантурин (Уфа губернасы), И.А.Зиадханов (Елизаветполь өлкәсе), А.К.Кальменев (Уральск өлкәсе), Ш.Кошегулов (Акмулла өлкәсе), Б.А.Кулманов (Әстерхан губернасы), Д.Х.Курамшин (Уфа губернасы), С.Д.Максудов (Уфа губернасы), Ш.М.Матинов (Оренбург губернасы), Ф.М.Миндубаев (Казан губернасы), А.Мурдаханов (Баку губернасы), М.М.Рәмиев (Оренбург губернасы), Ш.Ш.Сыртланов (Уфа губернасы), М.Таинов (Семиреченск өлкәсе), К.Б.Тәфкилев (Уфа губернасы), Г.Тупчыбашев (Баку ш., Баку губернасы), Я.Х.Хурамшин (Уфа губернасы), Ш.Х.Хөсәенов (Вятка губернасы), Т.Э.Эльдарханов (Терек өлкәсе), А.А.Эриванский (Эриван губернасы).
2 нче Дәүләт Думасы: Т.Абдулхәлилов (Сәмәрканд өлкәсе), Т.Аллабиргәнов (Сырдәрья өлкәсе), А.К.Беремжанов (Тургай өлкәсе), М.М.Биглов (Уфа губернасы), Г.Х.Еникиев (Казан губернасы), Б.Б.Каратаев (Уральск өлкәсе), А.А.Кардашев (Дагстан өлкәсе һәм Закатальск округы), А.А.Кариев (Ташкент ш.), Ш.Кошегулов (Акмулла өлкәсе), Б.А.Кулманов (Әстерхан губернасы), Ш.Г.Күлбаков (Уфа губернасы), С.Н.Максудов (Садри Максуди, Казан губернасы), С.Т.Максутов (Казан губернасы), М.М.Мәхмүдов (Баку губернасы), Р.М.Медиев (Таврия губернасы), Г.М.Мусин (Казан губернасы), С.А.Мөхәммәтҗанов (Фирганә өлкәсе), Х.Г.Нороконев (Семипалатинск өлкәсе), М.Нурбирдеханов (Каспий аръягы өлкәсе), Ш.Сәйфетдинов (Оренбург өлкәсе), Б.Солтанов (Дагстан өлкәсе һәм Закатальск округы), Ш.Ш.Сыртланов (Уфа губернасы), И.З.Тагиев (Баку ш., Кавказ), К.Б.Тәфкилев (Уфа губернасы), М.М.Тукаев (Уфа губернасы), М.Т.Тынышпаев (Семиреченск өлкәсе), Х.Г.Госманов (Оренбург өлкәсе), К.Г.Хәсәнов (Уфа губернасы), Х.Г.Хасмамедов (Елизаветполь губернасы), Ф.И.Хан-Хойский (Елизаветполь губернасы), М.Т.Шахтахтинский (Эриван губернасы), Т.Э.Эльдарханов (Терек өлкәсе).
3 нче Дәүләт Думасы: З.Н.Байбурин (Оренбург өлкәсе), И.И.Гайдаров (Дагстан өлкәсе һәм Закатальск округы), Г.Х.Еникиев (Оренбург өлкәсе), С.Н.Максудов (Садри Максуди; Казан губернасы), Ш.Җ.Мәхмүдов (Уфа губернасы), И.И.Мөфтизадә (Таврия губернасы), Г.Ш.Сыртланов (Уфа губернасы), К.Б.Тәфкилев (Уфа губернасы), М.М.Тукаев (Уфа губернасы), Х.Г.Хасмамедов (Баку, Елизаветполь, Эриван губерналары).
4 нче Дәүләт Думасы: Ә.Г.Әхтәмов (Уфа губернасы), Г.Х.Байтирәков (Уфа губернасы), М.М.Далгат (Кавказ), М.Җафаров (Баку, Елизаветполь, Эриван губерналары), М.Г.Миңнегалиев (Самара губернасы), К.Б.Тәфкилев (Уфа губернасы).
Мусульманские депутаты Государственной думы России. 1906–1917 гг.: Сб. док. и материалов. Уфа, 1998.
Усманова Д.М. Мусульманская фракция и проблемы «свободы совести» в Государственной Думе России (1906–1917). К., 1999;
Циунчук Р.А. Думская модель парламентаризма в Российской империи: Этноконфессиональное и региональное измерение. К., 2004.
Автор — Р.А.Циунчук
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.