Гомуми мәгълүмат

Новосибирск өлкәсенең төньяк-көнбатышында урнашкан. 1925 елда оештырыла. Мәйданы – 13,8 мең кв.км. Үзәге – Уба авылы (Новосибирск шәһәреннән 210 км ераклыкта урнашкан).

Халкы – 14907 кеше (2016 ел). Татарлар саны 2010 елда – 703 кеше (2002 елда – 841 кеше). Тупланып Уба (2002 елда – 326 кеше) һәм Яңа Качёмка (114) авылларында яшиләр.

Татар җәмгыяте тормышы

Район территориясенә Себер татарлары элек-электән килеп урнаша. Урта Идел буеннан күченүчеләр монда XX йөз башында, Столыпинның аграр реформасы белән бәйле рәвештә, барлыкка килә. 1912 елда алар Яңа Качёмка авылына нигез сала, мәчет төзи (1924 елда ябыла).

2011 елдан Уба авылында Новосибирск өлкәсенең татар милли-мәдәни автономиясе бүлекчәсе эшли. 2009/10 уку елында икенче мәктәптә татар телен өйрәнү факультатив дәрес буларак оештырыла.

Новая Качёмка авылында «Шатлык» яшьләр коллективы (1998 елдан), «Сандугач» вокаль коллективы, «Салават күпере» балалар татар теле түгәрәге (икесе дә 2010 елдан) эшли, татар спектакльләре куела; мәчет эшли (1994 елдан). Ураза бәйрәме, Корбан бәйрәме, Сабан туе, Нәүрүз бәйрәм ителә.