Әзи елгасының (Иж елгасы бассейны) уң кушылдыгы.

Озынлыгы 10 км. Бассейнының мәйданы 31,4 км2. Сарапул калкулыгыннан, Әгерҗе районында ага. Елга башы Саклау авылыннан 4,5 км көнчыгыштарак урман массивында, тамагы – Яморза авылыннан төньяк-көнбатыштарак. Елга башының абсолют биеклеге 175 м, тамагыныкы – 77 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 55%.

Чушканның 1,2 км озынлыктагы кушылдыгы бар. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,36 км/км2. Туенуы катнаш, күбрәк кар сулары исәбенә. Җир асты сулары белән туену модуле 1-3 л/с·км2. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 58 мм, ташу вакытында су агымы катламы 47 мм. Язгы ташу, гадәттә, апрель башында башлана. Елга ноябрь башында туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,012 м3/с.

Язын суы каты (6-9 мг-экв/л), кышын һәм җәен бик каты (9-12 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 200-300 мг/л, кышын һәм җәен 400-500 мг/л.