Административ-территориаль буйсынуы

Поселокка 1920 елларда Яңа Кармәт авылы кешеләре нигез сала. Беренче исеме – Енбаевка, соңрак Индустрия.

Нигез салынган көннән поселок ТАССРның Чистай кантоны Аксубай волосте составында. 1930 елның 10 августыннан – Аксубай, 1963 елның 1 февраленнән – Октябрь, 1965 елның 12 гыйнварыннан Аксубай районында.

Хәзер Яңа Кармәт авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда поселокта “Сөнчә” колхозы оештырыла.

Халкы күбесенчә “Сөт иле − Аксу” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә эшли, кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф

Поселокта башлангыч мәктәп эшли, 2004 елда Яңа Кармәт башлангыч мәктәбенә кушыла.

Күренекле кешеләре

К.К.Гыйльманов (1956 елда туган) – хакимият-хуҗалык эшлеклесе, Аксубай муниципаль районы башлыгы (2008 елдан).

Халык саны

1926 елда – 282,
1938 елда – 336,
1949 елда − 329,
1958 елда – 279,
1970 елда – 268,
1979 елда – 215,
1989 елда – 69,
2002 елда – 64,
2010 елда – 55,
2015 елда − 49 кеше (татарлар).