Тарихы

1680 елдан мәгълүм. Революциягә кадәрге чыганакларда Никольское исеме белән билгеле.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә, 1750 елларда Кама казна тимер эшкәртү заводына теркәлә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук тимерчелек, йон-тукыма ману, столярь һәм токарь кәсепчелеге тарала.

Беренче приход чиркәве XVII йөздә төзелә, 1818–1823 елларда тузган чиркәү урынына Никола чиркәве салына, 1833 елда өстәмә корылма төзелә, 1860 елда янып юкка чыга. 1863 елда (башка мәгълүматлар буенча – 1865 елда) Нагаш авылы алпавыты И.А.Юнисов акчасына үзгәртеп корыла. 1866 елда кабат яна, чиркәү старостасы, Кабык Күпер авылы крәстияне С.Порфирьев тарафыннан өлешчә коткарыла. 1885–1890 елларда Лебедевка авылы алпавыты Е.А.Лебедев акчасына капиталь ремонт ясала, чиркәүнең тышкы кыяфәте үзгәртелә (1938 елда чиркәү ябыла, бинасында ашлык амбары, йон тетү йорты урнаша, 1943–1961 елларда эшли, аннары бина мәктәпкә бирелә; классик ордер кулланылган элекке барокко стилендәге дини архитектура истәлеге).

1845 елда – авыл училищесе, 1867 елда – земство мәктәбе ачыла.

XX йөз башында авылда волость идарәсе урнаша; Никола чиркәве, земство мәктәбе (1867 елда ачыла), медпункт, 3 су тегермәне, 12 тимерче алачыгы, 3 май язу йорты, 3 йон-тукыма ману йорты, 3 сыраханә, 1 казна шәраб һәм 8 вак-төякләр кибете эшли; шимбә саен базар була, ярминкәләр (9 май, 1 октябрь, 6 декабрь) уздырыла.

Авыл җәмәгатенең имана җире 3362,9 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Мамадыш өязе Кабык Күпер волосте үзәге. 1920 елдан ТАССР ның Мамадыш кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Тәкәнеш, 1932 елның 1 гыйнварыннан – Мамадыш, 1935 елның 10 февраленнән – Тәкәнеш, 1963 елның 1 февраленнән Мамадыш районында.

Хәзер Тауиле авыл җирлеге үзәге.

1975 елда авылга юкка чыккан Кабык Күпер авылы халкы күчеп утыра.

Хуҗалык итү рәвеше

1923 елда – авылда кредит ширкәте, 1930 елда “Завет Ильича” колхозы оештырыла. 1954 елда – аңа “Труд” колхозы (Кабык Күпер авылы – 1974 елда юкка чыга), 1958 елда “Карла Маркс” колхозы (Иске Чәбия, Шәмәк авыллары) берләштерелә. 1959 (1963) елда “Завет Ильича” (Тауиле, Кабык Күпер, Иске Чәбия, Шәмәк авыллары) һәм “Путь Ильича” (Чаксы авылы; 1950 елдан “Новый Труд” колхозы (Нагаш авылы) хуҗалык составында була) колхозлары “Россия” колхозына берләштерелә. 1984 елда аңардан “Алга” колхозы аерылып чыга (Иске Чәбия, Шәмәк авыллары), 1994 елда “Россия” колхозы “Рассвет” күмәк предприятиесенә үзгәртелә.

Бөлгенлеккә төшкән өч хуҗалыкны банкротлыктан коткару өчен 2002 елда район җитәкчеләре “Дуслык” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативын оештыралар. Аңа “Рассвет” (Тауиле, Чаксы, Нагаш авыллары), “Алга” (Иске Чәбия, Шәмәк авыллары), “Маяк” (Васильево, Ишки авыллары) күмәк предприятиеләре берләштерелә. 2005 елда “Дуслык” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы таратыла, “Рассвет” күмәк предприятиесе” дигән исеме кайтарыла. Ул үз чиратында “Вамин” агрофирмасы берләшмәләренең берсенә әверелә.

1960 елда колхоз Тәкәнеш ремонт-техник стация филиалы санала. 1960 елдан Нырты, аннары Абдин (1964–1966 елларда) совхозлары карамагында. 1966–1976 елларда күчмә механикалаштырылган колонна (ПМК-10) белән машина-мелиорация станциясе эшли. Районда җирләрне мелиорацияләү белән шөгыльләнә. 1976–1990 елларда Казан ПМКсы филиалы район үзәгенә күчерелә.

Халкы кырчылык, терлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1920 елларда авылда башлангыч мәктәп ачыла (рухани йортында урнаша). 1935 елда – дүртьеллык, соңрак җидееллык була. 1939 елда мәктәп янып юкка чыга, укучылар Чаксы авылы мәктәбенә күчерелә. 1996 елда яңа бина төзелә, тулы булмаган урта мәктәп итеп, 1998 елда урта мәктәп итеп үзгәртелә.

1936 елда китапханә ачыла. 2015 елда фельдшер-акушерлык пункты, полиция йорты булдырыла.

Мәдәният йорты (1960 елларда төзелә, 2020 елда капиталь ремонт ясала), балалар бакчасы (1967 елдан, 2008 елдан мәктәп бинасында), православие гыйбадәтханәсе бар.

Мәдәният йорты каршында “Пчелочка” фольклор ансамбле (2014 елдан, оештыручысы – М.Д.Калмыкова, җитәкчесе – Л.Ф.Латыпова) эшли.

Күренекле кешеләре

Д.Л.Зимин (1867–1937) – сәясәт эшлеклесе, социалист‑революционерлар партиясе әгъзасы, Партия үзәк комитеты әгъзасы (1917 ел), 2 нче Дәүләт думасы депутаты (1907 ел);

К.Г.Мохтаров (1896–1937) – дәүләт эшлеклесе, ТАССР Халык Комиссарлары Советы рәисе (1921–1924 елларда).

Халык саны

1782 елда – 227 ир-ат;
1859 елда – 1288,
1897 елда – 2025,
1908 елда – 1741,
1920 елда – 1816,
1926 елда – 1818,
1949 елда – 791,
1958 елда – 679,
1970 елда – 389,
1979 елда – 379,
1989 елда – 331,
2002 елда – 304,
2010 елда – 286,
2017 елда – 270 кеше (руслар – 86,1%, мөселман татарлар – 8,8%, керәшен татарлар – 4,8%, марилар – 0,3%).