Биографиясе

1879 елның 20 июне, Саратов шәһәре — 1938 ел.

Казан университетының физика-математика факультетын тәмамлый (1902), шунда ук зоология кафедрасында (1911 елга кадәр) эшли: карачкы ясаучы (таксидермист), Зоология музеенда саклаучы хезмәткәр. Бер үк вакытта (1906 елдан) Идел буе биология станциясе белән җитәкчелек итә.

1911–1914 елларда Тула, бер үк вакытта Санкт-Петербург балыкчылык һәм диңгез промыселлары буенча җир һәм дәүләт милке идарәсендә өлкән белгеч.

Октябрь революциясеннән соң (1930 елга кадәр) Балык хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтының (Мәскәү) 1 нче директоры, бер үк вакытта Баш балыкчылык идарәсендә башлык, соңрак — СССР балык хуҗалыгының 1 нче халык комиссары.

Идел дельтасын, Каспий диңгезен һ.б.ны өйрәнү буенча оештырылган күп кенә экспедицияләр җитәкчесе.

Төрекмәнстан балык хуҗалыгы станциясен оештыручы (1928).

Хезмәтләре музей эшенә, балык үрчетү һәм балык хуҗалыгы буенча укыту-методик ярдәмлекләр эшләүгә карый. Казан университеты Зоология музееның беренче балыклар каталогы (1909) авторы.

Хезмәтләре               

Очерк зимней фауны озера Кабана // Тр. Об-ва естествоиспытателей при Казан. университете. 1904. Т. 39, вып. 3;

Систематический каталог позвоночных животных зоологического музея Императорского Казанского университета. Ч. 4. Pisces. К., 1907;

Искусственное рыборазведение, его смысл, значение для человека и приёмы. П., 1920;

Промысловая ихтиология. М.–Л., 1933.

Автор — В.И.Гаранин