Урнашуы

Шәһәр Дала Зәе һәм Урман Зәе елгалары кушылган урында, Әгерҗе – Акбаш линиясендәге Зәй тимер юл станциясе янында, Казан шәһәреннән 218 км көнчыгыштарак урнашкан.

Районның көнбатыш өлеше аша Чаллы−Әлмәт автомобиль юлы уза.

Тарихы

Зәйгә 1652 елда Иске Кама аръягы саклану сызыгында төзелгән крепость буларак нигез салына. Беренче булып монда Чаллы төрмәсеннән гаиләләре белән 100 стрелец һәм 1654 елда Смоленсктан китерелгән тоткын поляк шляхтичлары (81 кеше) күчеп утыра (Зәйдәге “Солдат зираты”ы дип йөртелүче XVII йөз зиратында берничә борынгы кабер ташы сакланган).

1670 еллардан Зәй рәсми кәгазьләрдә бистә дип билгеләп үтелә. XVII йөзнең икенче яртысы – XVIII йөзнең беренче яртысында берничә тапкыр нугайлар һәм башкортлар һөҗүменә дучар була (1707 елда соңгылары тарафыннан басып алына һәм яндырыла).

1708 елдан – Казан, 1744 елдан Оренбург губерналары составында. 1719 елдагы беренче ревизия нәтиҗәләре буенча Зәйдә 300 дән артык хуҗалык һәм 895 ир заты исәпләнә.

1731 елда Зәй гарнизонының йомышлы крәстияннәре Чишмә ландмилиция полкына кертеләләр һәм төзелә торган Яңа Кама аръягы һәм Оренбург ныгытма сызыкларына күчереләләр. 1730 елларда алар урынына Зәйгә отставкадагы солдатлар, лейб-гвардиянең обер- һәм унтер-офицерлары килеп урнаша; 1770 еллар башында 512 хуҗалыкта ир заты 1 мең тирәсе тәшкил итә.

1773–1775 еллардагы Крәстияннәр сугышы вакытында, 1774 елның 15 гыйнварында Зәй сугышсыз гына Е.И.Пугачёв отрядына бирелә, 17 гыйнварда аны Ю.Б.Бибиков командалыгындагы хөкүмәт гаскәрләре штурм белән ала.

1795 елдагы 5 нче ревизия нәтиҗәсе буенча бистә халкын казаклар тәшкил итә һәм алар ташламалардан файдалана, XIX йөз башында дәүләт крәстияннәре катлавына күчереләләр.

1790 елларда Зәй волость үзәге була, 1865 елда Минзәлә өязе белән бергә Уфа губернасы составына керә. Көнчыгыш Кама аръягындагы мөһим административ үзәкләрнең берсе була.

1719 елга кадәр Зәйдә агачтан Воздвижение Креста Господня чиркәве төзелә (беренче рухани – И.Кириллов). 1826 елда тузган чиркәү урынына приход кешеләре акчасына таш чиркәү салына (1935 елда ябыла, “Красный Зай” газетасы типографиясе, тегү остаханәсе, шәһәр хастаханәсенең рентген-кабинеты, Пионерлар йорты буларак файдаланыла; 1991−1992 елларда реставрацияләнә; классицизм стилендәге дини архитектура истәлеге); 1881 елда – таштан Богоявление Господня чиркәве (1930 елларда ябыла, аның бинасында 1940 елдан − район Мәдәният йорты, 1960−1970 елларда “Маяк” кинотеатры урнаша; дини архитектура истәлеге, ярымҗимерек хәлдә).

1845 елда − икееллык чиркәү-приход мәктәбе, аның урынына 1867 елда Халык мәгарифе министрлыгының ике сыйныфлы дүртьеллык ирләр училищесе ачыла (1869 елдан үз бинасында, 1888 елда янып китә, 1894 елда яңадан төзелә; 1895 елда 75 ир бала укый; 1903 елдан земство училищесе; 1910 елда аның өчен яңа таш бина төзелә – архитектура истәлеге), 1875 елда − өчьеллык уку белән бер комплектлы (соңрак өч комплектлы) кызлар земство училищесе (1896 елда 38 кыз бала укый), 1913 елда − прогимназия.

1876 елда 10 урынга исәпләнгән земство хастаханәсе ачыла (беренче табибе – М.А.Комаров), 1885 елда 25 урынга исәпләнгән яңа бина төзелә (XIX йөз ахыры земство табибе йорты сакланган; архитектура истәлеге), 1896 елда – халык китапханәсе.

XIX йөзнең икенче яртысы– XX йөз башында Зәйдә полиция станы, волость идарәсе (XIX йөз ахыры бинасы сакланган, архитектура истәлеге), күрше волостьләргә хезмәт күрсәтүче күп кенә учреждениеләр ((хастаханә, суд, ветеринария һәм хәрби хезмәткә алу бүлекләре), почта-телеграф бүлеге, земство станциясе урнаша.

1870 ел мәгълүматларына караганда, биредә шулай ук җил һәм 2 су тегермәне, 14 кибет була; сишәмбе саен базар эшли; XX йөз башында − 2 мануфактура, 11 вак-төякләр, 7 калач, 2 шәраб һәм сыра кибете, 4 тимерчелкек, 3 ярма яргыч, май язу йорты. Халкы күбесенчә, игенчелек, терлек үрчетү, умартачылык, чыпта сугу һәм мичкә ясау кәсепчелеге белән шөгыльләнә.

Гражданнар сугышы елларында Зәй халкы 1920 елдагы “сәнәкчеләр” фетнәсендә актив катнаша, биредә баш күтәрүчеләрнең “төп” штабы урнаша, аның составына элекке офицерлардан Никонов, Крапивин, Шиманорвский, Юсуповский, фельдфебель Милованов керә. Баш күтәрүчеләрнең Чистай-Казан (җитәкчесе Седов), Минзәлә (Милованов), Бөгелмә-Самара (Васякин) «фронтлары» төзелү турында игълан ителә. Баш күтәрүчеләрнең төгәл программалары булмый һәм алар алар «Бетсен коммунистлар!», «Яшәсен ирекле сәүдә!», «Бетсен гражданнар сугышы!», «Крәстияннәр хакимияте өчен!», «Бетсен коммунистлар, яшәсен Кызыл Армия!» һәм башка лозунглар белән чыгалар.

Баш күтәрүчеләр кулыннан Зәй волостенең совет власте җитәкчеләре, Керенск, Мәскәү, Петроград продотрядыннан һәм Минзәлә өязенең Бөтенроссия гадәттән тыш комиссиясе отрядыннан берничә кызылармияче һәлак була (корбан булган баш күтәрүчеләрнең уртак кабере саклана; 1925 елда биредә һәйкәл куела).

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Зәй – Уфа губернасының Минзәлә өязе составындагы волость үзәге. 1920 елдан – ТАССРның Минзәлә, 1922 елдан Чаллы кантоны составында.

1926 елда авыл торак пунктлары категориясенә кертелә. 1930 елның 10 августыннан Ширәмәт районында, 1935 елның 10 февраленнән – Зәй районы үзәге, 1957 елның 29 августыннан – шәһәр тибындагы поселок. 1963 елның 1 февралендә, Зәй районы бетерелү сәбәпле, Чаллы районына кушыла.

1954−1960 елларда Зәй янында тимер юл тармагы салына һәм шул ук исемдәге станция нигезләнә. 1956 елда Зәй янында Зәй Дәүләт район электр станциясе төзелеше башлану белән Яңа Зәй поселогы барлыкка килә, 1962 елның 9 июленнән ул шәһәр тибындагы поселок итеп үзгәртелә, 1972 елның 1 ноябреннән – яңадан торгызылган Зәй районы үзәге.

Хәзерге шәһәр 1978 елның 5 апрелендә шәһәр тибындагы Зәй поселогы, шәһәр тибындагы Яңа Зәй поселогы, Беренче Бөгелде авылы, Воздвиженка, Заготзерно, Мирный поселоклары кушылу нәтиҗәсендә барлыкка килә.

Хуҗалык итү рәвеше

Күмәкләштерү елларында Зәйдә “Твердый путь” колхозы оештырыла (беренче рәисе – М.Овчинников), 1935 елда “Заветы Ильича” колхозына үзгәртелә; 1950 елдан Зәй – шул ук исемдәге зурайтылган колхозның, 1970 елдан – совхозның; 1997 елдан – авыл хуҗалыгы товарлары җитештерү коооперативының үзәк утары (2006 елдан “Нива” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять) (кырчылык).

Хуҗалык үсешенә 1982−2016 елларда хуҗалык җитәкчесе булып эшләгән, ТРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Ш.М.Касыймуллин (1952 елда туган) зур өлеш кертә ( аның җитәкчелегендә терлекчелек комплекслары реконструкцияләнә, торак йортлар, социаль-мәдәни көнкүреш объектлары салына, каты капламлы юллар һәм башкалар төзелә).

1935−1958 елларда Зәй машина-трактор станциясе эшли.

Хәзерге Зәй – эре сәнәгать үзәге. 1956−1972 елларда 2400 МВт егәрлектәге Зәй Дәүләт район электр станциясе, 1962−1967 елларда – шикәр заводы (1992 елдан “Зәй шикәре” ачык акционерлык җәмгыяте), 1974−1878 елларда кондитер фабрикасы (2001 елдан “Зәй крекеры” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять), 1972−1980 елларда “КамАЗ” җитештерү берләшмәсенең автоагрегат заводы (2018 елдан “Аккурайд Уилз Руссиа” җавплылыгы чикләнгән җәмгыять; йөк һәм җиңел автомобильләр өчен көпчәк дисклары җитештерә) төзелә һәм файдалануга кертелә. 1989−2006 елларда “Зәйнефть” нефть һәм газ чыгару идарәсе эшли. Шулай ук икмәк кабул итү предприятиесе (1954 елдан), тимер-бетон (1959 елдан) һәм модульле металл конструкцияләр җитештерү (1987 елдан) заводлары, “ТатЭК” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять (2005 елдан трансформатор подстанцияләре җитештерә), “Завод ТЕХНО” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять филиалы (2007 елдан җылылык изоляциясе продукциясе, минераль сүс җитештерә) һәм башкалар бар.

2018 елда эре предприятиеләр өчен авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү буенча “Заман” сәнәгать паркы (аның составына Россиядә иң зур − 150 мең тонна бөртекле һәм майлы культуралар сыешлы элеватор да керә) һәм фермерлар өчен агросәнәгать паркы ачыла.

Зәйдә Зәй урманчылыгының дирекциясе һәм үзәк базасы урнашкан (1959 елдан , 1992 елга кадәр урман сәнәгать хуҗалыгы, 2007 ел ахырына кадәр урман хуҗалыгы).

Мәгариф

Шәһәрдә хәзерге вакытта:

  • урта – 2 нче номерлы (1961 елдан, 2005 елда аның каршында Е.Н.Красильникова тарафыннан тарихтөбәкне өйрәнү музее ачыла), 3 нче номерлы (1958 елдан), 4 нче номерлы (1971 елдан), 6 нчы номерлы (1981 елдан, 2004 елда аның каршында тарих-төбәкне өйрәнү музее ачыла, оештыручысы – Л.В.Нуждина), 7 нче номерлы (1960 елда мәктәп-интернат буларак ачыла, 2010 елдан аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерү мәктәбе, аның каршында 2013 елдан тарих-төбәкне өйрәнү музее эшли, оештыручысы – Т.А.Разова); Р.Ш.Фәрдиев исемендәге татар гимназиясе (1991 елдан, элекке 60 нчы номерлы махсус җитештерү-техник училище бинасында урнашкан);
  • тулы булмаган урта – 1 нче номерлы (1921 елдан, 1935−2016 елларда урта мәктәп), 5 нче номерлы (1959 елдан);
  • сәламәтлекләре чикле балалар өчен 9 нчы номерлы мәктәпләр (1998 елда элекке балалар йорты базасында нигезләнә);
  • 18 балалар бакчасы эшли.

2008 елда агротехника лицее һәм кичке машина төзү техникумы (икесе дә 1979 елда нигезләнә) базасында политехника колледжы булдырыла.

Өстәмә белем бирү өлкәсендә Балалар музыка мәктәбе (1961 елдан, 1981 елдан яңа бинада; 20 дән артык коллектив шөгыльләнә), Балалар иҗат йорты (1957 елдан Пионерлар йорты буларак Крестовоздвижение чиркәвендә урнаша, 1959 елдан – элекке партиянең район комитеты бинасында, 1978 елдан – Төзүчеләр урамында, 1990 елдан – яңа бинада; аның каршында “Гранд” халык (2003 елдан) вокаль коллективы эшли), Балалар сәнгать мәктәбе (1998 елдан), сәләтле балаларга өстәмә белем бирү үзәге – мәктәп укучыларының Кече фәннәр академиясе (2018 елдан) эшли.

Шулай ук яшьләр үзәге, 11 яшьүсмерләр клубы, яшәү урыны буенча 2 клуб һәм башкалар бар.

Спорт

Физкультура һәм спорт өлкәсендә Ф.П.Симашев исемендәге (1982 елдан), “Зәй” (2000 елдан), “Яшьлек” (2009 елдан), “Барс” (2015 елдан) балалар-яшьүсмерләр спорт мәктәпләре эшли.

Шәһәрнең спорт инфраструктурасына “Энергия” стадионы (1959 ел), йөзү бассейны белән (2003 елдан) спорт-сәламәтләндерү комплексы (1995 ел), ипподром (1997 ел), “Ялта-Зәй” чаңгы спорты әзерлеге үзәге, “Яшьлек” боз сарае (икесе дә 2009 елда), картодром (2018 ел) керә.

Сәламәтлек саклау

Район үзәк хастаханәсе (1960 елда төзелгән биналар комплексында), балалар поликлиникасы эшли. 2016 елда шәһәрдә яңа дәвалау амбулаториясе һәм ветеринария клиникасы ачыла.

Мәдәният

Район (1958 елдан; аның каршында “Җиләк” керәшен фольклор ансамбле (2003 елдан, 2017 елдан халык ансамбле, нигез салучы – О.А.Агашкина) һәм шәһәр (1987 елдан) мәдәният йортлары эшли.

“Энергетик” мәдәният сарае (1967 елдан, 2007 елга кадәр “Октябрь” дип атала, фасады 1975 елда ТРның халык рәссамы К.В.Фёдоровның “Октябрь” смальта мозаикасы белән бизәлгән) каршында:

  • “Улыбка” балалар хореография ансамбле (1979 елдан, 2001 елдан үрнәк ансамбль, нигез салучы – Д.И.Нестягина),
  • “Гамма Джаз” эстрада һәм тынлы оркестры (2000 елдан, 2003 елдан халык оркестры, нигез салучы − А.А.Шамов),
  • “Ядегәр” татар театр коллективы (1997 елдан, 2003 елдан халык театры, нигез салучы – И.Хәбибуллин),
  • “Мирас” җыр һәм бию ансамбле (1999 елдан, 2009 елдан халык ансамбле, нигез салучы – Ә.Х.Вәлиуллина),
  • “Русская душа” вокаль ансамбле (1988 елдан, 2010 елдан халык ансамбле, нигез салучы – С.Л.Миронова),
  •  “Магия” хореография төркеме (1990 елдан, 2013 елдан халык төркеме, нигез салучы – М.А.Петленко), “
  • Мальвина” курчак театры (2003 елдан) эшли.

“Космос” яшьләр үзәге (1960 елдан), район китапханәсе (1958 елдан, 1967 елдан “Октябрь” мәдәният сарае каршында, 1977 елдан үзәк китапханә; 1988 елда типовой прект буенча бина салына, С.Рәфыйков исеме бирелә) бар.

1985 елда элекке сәүдәгәр И.Н.Бекетов йортында (1902−1903 еллар, архитектура истәлеге) Зәй төбәкне өйрәнү музее ачыла. Экспозиция- күргәзмә залларының мәйданы 222 кв.м. тәшкил итә, фондта 10 меңнән артык саклау берәмлеге исәпләнә.

“Зәйнең борынгы тарихы”, “Хәтер залы” экспозицияләре; палеонтологик, археологик, этнографик (көнкүреш әйберләре, йорт кирәк-яраклары, киемнәр, халык гамәли-бизәлеш сәнгате әсәрләре һәм керәшен, татар, рус, чуашларның сәнгать кәсепчелеге эшләнмәләре), нумизматика, матур открыткалар, кыңгыраулар, орден һәм бүләкләр, Зәй рәссамнарының әсәрләре һәм башка коллекцияләр тәкъдим ителә; даими (“Халык мәгарифе тарихы”, Зәйнең атаклы кешеләре”, “Сәүдәгәр көнкүреше”) һәм вакытлы күргәзмәләр эшли.

“Нур” (1993 елдан) һәм 2004, 2013, 2014 елларда төзелгән мәчетләр; Воздвижение Креста Господня һәм Пресвятой Троица чиркәүләре (1998 елдан) эшли; 2017 елда “Изге чишмә” чишмәсе төзекләндерелә.

1967 елда “1941−1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Ватан өчен гомерләрен биргән Зәй улларына һәм кызларына” (архитекторы – М.А.Голов, скульпторы – Ф.Ә.Шиапов), 1975 елда Азатлык китерүче сугышчы (скульпторы – А.А.Спориус) һәйкәлләре куела. Соңгысы янында 2005 елда Җиңү бульвары ачыла, анда Дан орденының тулы кавалеры А.А.Васильев, Советлар Союзы Геройлары Н.И.Майков, Г.Ф.Ларионов бюстлары, тыл хезмәткәрләренә багышланган монументаль-барельевлы композиция, Чернобыль атом элетростанциясе авариясенә багышланган обелиск урын ала.

2005 елда Р.Ш.Фәрдиев исемендәге парк, 2015 елда – истәлек билгесе белән Т.Ялчыгол исемендәге сквер (скульпторы – А.Миңнуллина) булдырыла.

2011 елда косманавт-эт Чернушкага һәйкәл куела (авторлары: И.Әскәров, В.Иванов, А.Мортазин).

Зәй эчендә (элекке Беренче Бөгелде авылының үзәгеннән 0,6 км читтәрәк) бронза гасырның буралы курган культурасы туктаулыгы урнашкан.

Күренекле кешәеләре

О.Д.Агапов (1975 елда туган) − философия фәннәре докторы;

И.Р.Әсләмов (1978 елда туган) – химик-технолог, ТР Дүәләт бүләге лауреаты;

З.П.Васильева (1951 елда туган) – цирк артисткасы, ТАССРның атказанган артисткасы;

Г.В.Мөхәмәтҗанова (1938−2013) – педагогика фәннәре докторы, Россия Мәгариф академиясе академигы, РФнең атказанган фән эшлеклесе, РФ Хөкүмәте бүләге лауреаты, Россия Мәгариф академиясенең Һөнәри белем бирү педагогикасы һәм технологиясе институты директоры (1992−2013 елларда), Социаль белем бирү академиясен оештыручы һәм аның ректоры (1993−2003 елларда), президенты (2005 елдан), Халыклар дуслыгы ордены кавалеры;

И.Л.Савельев (1968 елда туган) – иҗтимагый фәннәр кандидаты, ТР Президентының Дәүләт протоколы идарәсе башлыгы (2006−2015 елларда), ТР Президент Аппараты җитәкчесе урынбасары, ТР Президентының Экспорт департаменты җитәкчесе (2015 елдан);

К.В.Тимонов (1937 елда туган) – генерал-майор, Кызыл Йолдыз, III дәрәҗә “СССР Кораллы көчләрендә Ватанга хезмәт өчен” орденнары кавалеры.

Шәһәр белән:

  • ТРның атказанган энергетигы, СССР Министрлар Советы премиясе лауреаты, Зәй дәүләт район электр станциясе директоры (1960−1978 елларда) − Н.А.Баныкинның (1926−2003);
  • РСФСРның атказанган төзүчесе, СССР Министрлар Советы премиясе лауреаты, Зәй дәүләт район электр станциясе төзелешендә инженер (1956−1963 елларда) – В.П.Беляевның (1929−2000);
  • СССР Министрлар Советы премиясе лауреаты, Зәй дәүләт район электр станциясе директоры (1979−2009 елларда) – Н.А.Бутряковның (1929−2009);
  • Зәй район комитетының беренче секретаре (1952−1955 елларда), Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалеры − Һ.Г.Галиевнең (1908−1989);
  • ТРның атказанган энергетигы, ТР Дәүләт бүләге лауреаты, Зәй дәүләт район электр станциясе төзелешендә инженер (1965−1982 елларда) – И.Г.Закировның (1948 елда туган);
  • ТР Дәүләт бүләге лауреаты, Халыклар дуслыгы ордены кавалеры, “Зәйнефть” нефть һәм газ чыгару идарәсе башлыгы (1989−1990 елларда) − Г.В.Зиминның (1945−1999);
  • төбәкне өйрәнүче, “Зәй энциклопедиясе”нең баш мөхәрриртөзүчесе (1994) В.С.Малаховның; ТРның атказанган машина төзүчесе, Хезмәт Кызыл байрагы, “Почет билгесе” орденнары кавалеры, “КамАЗ-Автоагрегат”заводы директоры (1983−2001 елларда) − В.Г.Мишинның (1938−2007);
  • язучы, журналист − С.Һ.Рәфыйковның (1913−1971) (аның исеме белән Район үзәк китапханәсе, мәдәният өлкәсендә ел саен бирелүче район бүләге аның исеме белән атала; ул яшәгән йортка (мәдәният истәлеге) мемориаль такта куелган);
  • язучы, журналист, 1977−1979 елларда “Дуслык байрагы” район газетасында эшләгән − Р.Х.Сәлимҗановның (1952 елда туган);
  • СССРның атказанган спорт остасы, ТРның атказанган физик культура хезмәткәре, чаңгыда узышу буенча СССР, дөнья, 1972 ел Олимпия уеннары чемпионы, “Почет билгесе” ордены кавалеры, 1966−1997 елларда шәһәрнең төрле физкультураспорт оешмаларында эшләгән – Ф.П.Симашевның (1945−1997) (шәһәрдә 1971 елдан − аның истәлегенә традицион, 1997 елдан ТРның иң көчле чаңгычылары ярышлары уздырыла);
  • ТР Дәүләт бүләге лауреаты, ТРның атказанган нефтьчесе, “Зәйнефть” нефть һәм газ чыгару идарәсе башлыгы (1999−2007 елларда) − Г.Н.Шариковның (1953 елда туган) тормышы һәм эшчәнлеге бәйле.

Халык саны

1870 елда – 2362,
1897 елда – 4045,
1920 елда – 3679,
1926 елда – 2906,
1938 елда – 2358,
1949 елда – 2207,
1979 елда – 30300,
1989 елда – 36600,
2002 елда – 41400,
2010 елда – 42070,
2017 елда – 40900 кеше (татарлар – 57,5%, руслар –39,1%, чуашлар – 1,3%).