Урнашуы

Татарстанның төньяк-көнчыгыш өлешендә, Тихоново тимер юл станциясеннән (Әгерҗе−Акбаш линиясе) 8 км төньяктарак, Кама елгасының уңъяк яры буенда, Казаннан 238 км ераклыкта урнашкан.

Административ-территориаль буйсынуы

1921 елга кадәр Бондюг поселогы Вятка губернасының Алабуга өязе Күрәк волостена керә; 1921 елдан ТАССРның Алабуга, 1928 елдан Чаллы кантонында. 1928 елның 21 маенда Бондюг шәһәр тибындагы эшчеләр поселогы статусын ала, 1930 елның 10 августыннан яңадан оештырылган Бондюг районының үзәге була.

1931 елның 20 гыйнваренда район таркатылгач, поселок Алабуга районы составына керә. 1935 елның 10 февраленнән – яңадан район үзәге. 1963 елның 1 февралендә ТАССРда административ берәмлекләрне берләштерү нәтиҗәсендә, яңадан Алабуга районы карамагына күчерелә.

1967 елның 11 августында Менделеевск шәһәре итеп үзгәртелә, 1985 елның 15 августыннан – Менделеевск районы үзәге. 1993 елда − РФнең тарихи шәһәрләре, 2000 елда ТРның тарихи торак пунктлары исемлегенә керә. РФ Хөкүмәтенең 2019 елның 12 февралендәге 123 номерлы карары белән алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясе статусын ала.

Тарихы

Хәзерге Менделеевск шәһәр тибындагы Бондюг поселогы, Ленино авылы (1920 елларга кадәр Мирное Пристанище, Камашево авылы), Тихие Горы, Бондюга авыллары кушылу нәтиҗәсендә барлыкка килә.

Тихие Горы һәм Бондюга торак пунктлары XVII йөзнең икенче яртысында Седмиозерный пустынена караган җирләрдә нигезләнә; Мирное Пристанище авылына 1801 елда алпавыт Н.И.Камашев нигез сала, анда Мәскәү, Владимир һәм Казан губерналарыннан күчерелгән крәстияннәр урнаша). 1834 ел мәгълүматларына караганда, Бондюгада − 429 ир заты, Мирное Пристанищеда – 373, Тихие Горы авылында 766 ир заты исәпләнә.

Православие динен тотучы Бондюга һәм башка авылларның халкы Тихие Горы авылындагы Богоявление чиркәве приходына карый. Тихие Горы авылы чиркәве турында беренче мәгълүматлар 1722 елга карый. Биредә Седмиозёрный пустынена караган Казан Мәрьям Ана иконасы чиркәве булуы билгеле. 1799 елда авылда ике: Богоявление (1763 елда изгеләндерелә) һәм Михаил-Архангел (1751 елда төзелә) чиркәүләре эшли. Храмнар агачтан була, шунлыктан еллар үтү белән тузу сәбәпле аларны сүтәләр. Таш Богоявление храмы приход кешеләре акчасына төзелә.

1868 елдан − Тихие Горы авылында, 1896 елдан Бондюга авылында земство мәктәбе эшли.

1897 елгы халык санын исәпкә алу мәгълүматларына караганда, Тихие Горы авылында − 789, Бондюгада − 473, Мирное Пристанищеда 373 кеше яши.

Бондюга авылында туган, 1 нче гильдия сәүдәгәр К.Я.Ушков (1813−1868) 1850 елда Кокшан авылында химия заводы төзи. 1860 елларның икенче яртысында ул Бондюга, Мирное Пристанище һәм Тихие Горы авыллары янында, Туйма елгасы үзәнендә икенче химия заводы төзи башлый. 1868 елда заводның аерым цехлары беренче продукция бирә башлый.

1840 елларда К.Я.Ушков Мирное Пристанище авылында алпавыт Н.И.Камашевның утарын сатып ала. К.Я.Ушковның вафатыннан соң, предприятие белән җитәкчелек 1868 елда улы − П.К.Ушковка күчә (1840−1898), ул утарда реконструкция үткәрә.

Тирә-як авылларда яшәүче крәстияннәр өчен заводта эшләү − төп яшәү чыганагы, ә торак пунктлар үзләре предприятие инфраструктурасының бер өлеше булып китәләр (Тихие Горы авылы пристане аша йөкләр китертелә һәм озатыла, Мирное Пристанище авылында Ушков утары, директорларның һәм инженерларның фатирлары була).

XX йөз башында үз чоры өчен зур торак пунктка әверелгән (1897 елда анда 3001 кеше яши) завод поселогы Бондюг исемен ала. 1896 елда биредә − рус-татар училищесе, 1898 елда заводта эшләүчеләр өчен рус мәктәбе ачыла, 1906 елда завод акчасына мәчет салына (сакланмаган).

XIX–XX йөзләрдә П.К.Ушков заводы Россия химия тармагындагы алдынгы предприятиеләренең берсенә әверелә. Заводта купорос мае, тоз һәм азот кислоталары сульфаты, хлорлы известь, калий һәм натрий хромпигы, күкерт кислотасы катнашмалы алюминий оксиды һәм башкалар җитештерелә. Ушков предприятиеләрендә завод ихтыяҗлары өчен кирпеч сугалар, күкерт камералары өчен табаклы кургаш прокатлыйлар, чуен эшләнмәләр һәм башкаларны ясыйлар.

1883 елда П.К.Ушков төп капиталы 2,4 млн сум булган “П.К.Ушков һәм Ко химия заводлары ширкәте”н оештыра. Аның заводларында 1890 еллар башына 1,5 меңнән артык кеше эшли, 2,5 миллион сумлык продукция җитештерелә.

Д.И.Менделеев заводның фәнни консультанты була. 1893 елның июнь−августында ул төтенсез дары җитештерүне җайга сала.

П.К.Ушков заводта эшләү өчен танылган чит ил белгечләрен: инглизләр Макмелан һәм Боман, немецлар Бетгер, Байер һәм башкаларны җәлеп итә. Завод нигезләнгәнән бирле биредә Россиянең күренекле инженер-химиклары, алар арасында: киләчәктә булачак профессор һәм Россия Фәннәр академиясенең мөхбир-әгъзасы – П.П.Федотьев, сәнәгый завод мичләре турындагы тәгълиматны нигезләүче, күкерт кислотасы җитештерү белгече – К.Г.Дементьев, тулы Лебланов циклы буенча хлор җитештерүне оештыручы һәм җитәкчесе – В.В.Кудрявцев эшли. 1908 елда заводта күренекле рус агрохимигы Д.Н.Прянишников җитәкчелегендә Россиядә беренче тапкыр гади суперфосфатның беренче сынау партиясе ясала.

Беренче бөтендөнья сугышы елларында заводта сыек хлор, бакыр һәм тимер купоросы, хром-калийлы ачуташлар; завод лабораториясе мөдире Б.И.Збарский җитәкчелегендә медицина һәм техник хлороформ җитештерү оештырыла.

П.К.Ушковның варисы И.П.Ушков (1874−1917) финанс уңышсызлыгына дучар булып, завод белән идарәне акционерларга бирә, алар исә 1915 елда завод белән җитәкчелек итүгә ялланган директор Л.Я.Карповны җәлеп итәләр. Ул җитәкчелек иткән елларда заводның егәрлекле электростанциясе төзелә, яңа җитештерү линияләре һәм цехлар ачыла. Аның вакытында эшчеләргә хезмәт хакы күтәрелә, махсус эш киеме бирү һәм эш сәгатеннән тыш эшләнгән хезмәтләр өстәмә түләү кертелә. Оста җитәкчелек итү предприятиенең җитештерү күәтен кыска срокларда арттырырга мөмкинлек бирә. Л.Я.Карпов инициативасы белән кою цехы янында эшчеләр өчен 16 фатирлы йорт салына, биредә һәрбер гаиләнең үз бүлмәсе һәм кухнясы була.

1918 елда завод национализацияләнә.

1919 елның 22 июлендә Бондюг заводында “Красная звезда” агитация пароходында килгән Н.К.Крупская һәм В.М.Молотов булалар. Алар Бондюг заводы цехларында булалар, эшчеләр белән сөйләшәләр.

Н.К.Крупская җирле укытучылар белән икенче баскыч мәктәп программасын тикшерә.

Хозяйствующие субъекты

Гражданнар сугышы елларында заводка җиһазларны сүтеп, ә аннары яңадан производствоны эшләтеп ике тапкыр эвакуацияләнергә туры килә. Завод хуҗалыгын торгызырга кирәк була.

Завод директоры Г.М.Якобсон инициативасы белән 1920 елның 1 маенда яр буе электр станциясе салына, Кама елгасындагы портны завод цехлары белән тоташтыручы тар колеялы тимер юлы төзелеше башлана. 8 ай эчендә завод эшчеләре тарафыннан электр станциясе, 200 м биеклектәге электр күтәргеч, 3 км озынлыктагы тар колеялы тимер юл төзелә, Ижевск шәһәреннән гамәлдән чыгарылган паровозлар кайтартыла һәм ремонтлана. 1922−1924 елларда завод көче белән 113 фатирга исәпләнгән 19 йорт салына.

1921−1925 елларда Бондюг поселогында төш физикасы үсешендә мөһим роль уйнаган СССРда беренче радий заводы эшли. 1925 елда Бондюг химия заводы Северхимтрест составына кертелә, аның җитәкчелеге тарафыннан 1927 елда Бондюг химия заводын ябу турында карар кабул ителә. Бу хакта белү белән, Бондюг заводы коллективы бу карарга каршы чыга һәм заводны саклап калуга ирешә.

1930 ел эш нәтиҗәләре буенча завод СССРдагы иң яхшы 11 предприятие исемлегенә керә.

Бөек Ватан сугышы башланганда заводта 3200 кеше эшли. Сугыш елларында Л.Я.Карпов исемендәге химия заводы тарафыннан хәрби ихтыяҗлар: авиа- һәм танклар төзелеше, кыр телефоннары һәм аэрофотосъёмкалар корылмасы, яндыра торган катнашмалар һәм яктырту ракеталары, медицина һәм металлургия өчен яңа 22 төр химия продукциясе үзләштерелә һәм эшләп чыгарыла. Кызыл армия сугышчылары өчен теш һәм кер юу порошогы җитештерелә. Поселокта кием-салымнар, аяк киеме һәм трикотаж эйберләр тегү, шулай ук аяк киеме ремонтлау буенча “Бондюгчы” артеле эшли.

Тихие Горы авылында киез итек басу остаханәсе була (киез итек басалар, бияләй һәм йон носкилар бәйлиләр, тире илиләр һәм ак кыска туннар тегәләр). Чимал колхозлардан килә, бөтен продукция фронтка озатыла. “Тихогорец” артеле йөкләр ташу белән шөгыльләнә.

1940−1963 елларда Бондюг поселогында һәм Тихие Горы авылында май язу заводлары эшли. Бондюг авылында “8 Март”, Тихие Горы авылында М.Горький исемендәге колхозлар оештырыла. 1935−1958 елларда Бондюг поселогында машина-трактор станциясе эшли.

1960 еллар ахырында Менделеевста 5 катлы йортлар төзү башлана. 1967 елда 4 торак йорт, мәктәп, балалар бакчасы, ашханә һәм чәчтарашханә куллануга тапшырыла. 1969−1975 елларда тагын 5 катлы 10 йорт ,”Юность” район Мәдәният йорты, мунча, профилакторий салына. 1986 елда − бала тудыру йорты, 1987 елда – С.Гассар исемендәге Мәдәният сарае, 1990 елда поликлиника төзелә.

Шәһәрнең сәнәгать предприятиеләре башлыча химия тармагы белән бәйле.

Россиянең иң элекке предприятиесе – “Л.Я.Карпов исемендәге химия заводы” акционерлык җәмгыяте (исем Бондюг химия заводына 1922 елда бирелә, 1967 елдан – Л.Я.Карпов исемендәге химия заводы, 1988 елдан – “Л.Я.Карпов исемендәге химия заводы” җитештерү берләшмәсе, 1992 елдан − Л.Я.Карпов исемендәге химия заводы, 1994 елдан − ачык акционерлык җәмгыяте, 2015 елдан хәзерге исемдә). 40 тан артык неорганик химия продукциясе, дару чаралары җитештерә.

“Менделеевсказот” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять 1983 елда Яңа Менделеевск химия заводы буларак нигезләнә, 1988 елдан “Л.Я.Карпов исемендәге химия заводы” җитештерү берләшмәсе составында, 1992 елдан мөстәкыйль предприятие, 2000 елда “Татазот” унитар предприятиес итеп үзгәртелә, 2003 елдан акционерлык җәмгыяте, 2004 елдан хәзерге исемдә.

2015 елда завод мәйданчыгында ашламалар җитештерү буенча “Аммоний”акционерлык җәмгыяте оештырыла. 2016 елда заводның җитештерүче көчләре “Менделеевсказот” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять белән “Аммоний” акционерлык җәмгыяте берләштерелә.

“Кама-Сакс” җитештерү предприятиесе җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять (1997 елдан, полипропилен капчыклар җитештерә); “Силикат” ябык акционерлык җәмгыяте (1996 елдан, төзелеш-бизәкләү материаллары җитештерә); “Менделеевскагрохимсервис” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять (1986 елда “Сельхозхимия” җитештерү берләшмәсе буларак ачыла, 2003 елдан хәзерге исемдә), төзелеш вакташы җитештерә); “Менделеевск район кулланучылар җәмгыяте” җитештерү берләшмәсе; “Прикамнефть” нефть һәм газ чыгару идарәсе (1958 елдан); мебель фабрикасы “АМК Мебель” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять һәм башкалар эшли.

1934−2019 елларда Менделеевск икмәк заводы була.

Мәгариф

Белем бирү өлкәсендә шәһәрдә 4 урта, 1 гимназия (1992 елдан), кичке (сменалы) гомуми белем бирү (1964 елдан), сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен (1967 елдан) мәктәпләр, 8 мәктәпкәчә учреждение хезмәт күрсәтә.

1 номерлы мәктәп 1936 елда ачыла.

2 нче номерлы мәктәп 1896 елда Бондюг рус-татар училищесе буларак ачыла, революциядән соң – 1 нче баскыч, 1930 еллардан урта мәктәп. Бинасы 1978 елда төзелә. Мәктәп каршында 1986 елда тарих-төбәкне өйрәнү музее ачыла, оештыручысы – М.С.Гудовских.

3 нче номерлы мәктәп 1987 елда ачыла.

4 нче номерлы мәктәп 1949 елда 4 нче номерлы Бондюг җидееллык мәктәбе буларак ачыла, 1959 елда Тихие Горы башлангыч мәктәбе белән кушыла, 1961 елда – сигезьеллык, 1972 елда 4 номерлы урта мәктәпкә үзгәртелә. 2009 елда мәктәп каршында революция, сугышчан һәм хезмәт даны музее оештырыла, оештыручылары – Л.А.Кузнецова, Е.Ю.Мещерякова. 1969 елдан мәктәп элекке шәһәр тибындагы Бондюг поселогының 1 нче номерлы урта мәктәбе бинасында урнаша. Аны тәмамлаучылар арасында – 6 Советлар Союзы Герое бар: В.И.Белоусов, В.И.Бурмистров, В.Г.Пискунов, П.С.Сафронов, М.В.Суднишников, М.С.Фомин.

2012−2018 елларда шәһәрдә Нефть химиясе һәм нефть эшкәртү техникумы филиалы эшли.

Өстәмә белем бирү системасында Балалар иҗат үзәге (1957 елда Пионерлар йорты буларак ачыла, 1994 елдан хәзерге исемдә) һәм Балалар сәнгать мәктәбе (1967 елда музыка мәктәбе буларак ачыла, 1991 елдан хәзерге исемдә) эшли.

Балалар иҗат үзәгендә тарих-төбәкне өйрәнү музее булдырылган (1982 елдан, оештыручысы – Т.А.Ориничева (Ясәвиева)).

Мәдәният

1968 елның 24 августында Менделевста Л.Я.Карпов исемендәге химия заводы музее ачыла. Акционерлык җәмгыятенең администрация бинасында урнашкан (1996 елдан). Экспозицияләр мәйданы – 112,5 кв.м, музей фондында 54643 саклау берәмлеге исәпләнә (2019 ел).

Беренче зал экспозициясе заводка нигез салучыларның − сәүдәгәр Ушковларның эшмәкәрлек эшчәнлеген тасвирлый. Икенче залда завод директоры Л.Я.Карповның эш кабинеты тәкъдим ителә (1915−1940 еллардагы завод эшчәнлеге тасвирлана). Сугышчан дан залы заводның Бөек Ватан сугышы һәм сугыштан соңгы эшчәнлегенә багышлана. Дүртенче зал заводның хәзерге эшчәнлеген тасвирлый.

Музейның аеруча кыйммәтле экспонатлары арасында – сәүдәгәр Ушковларның стена көзгесе, 1893 елда Бондюг заводына килгән вакытта Д.И.Менделеевның эшләгән приборлары һәм аппаратуралары, Л.Я.Карповның эш кабинеты предметлары, рәссам Л.О.Пастернакның Л.Я.Карпов портреты (литография) бар.

1991 елда шәһәрдә Төбәк тарихы музее ачыла. «П.К.Ушков һәм Ко химия заводлары ширкәте»нең (1870, архитектура истәлеге) элекке контора бинасында урнашкан, төрле елларда биредә заводка нигез салучы һәм хуҗасы П.К.Ушков, биохимик Б.И.Збарский, химик Д.И.Менделеев, химик-технолог Л.Я.Карпов эшли.

Бинага Д.И.Менделеев (1959 ел) һәм Л.Я.Карпов (1979 ел) истәлегенә ике мемориаль такта куелган.

Музей мәйданы – 331 кв.м, парк зонасы — 5,1 га; музей коллекцияләре 8824 саклау берәмлеге тәшкил итә. Музейда “Сугышчан дан залы”, “П.К.Ушков һәм Ко химия заводлары ширкәте конторасы”, “Шәһәр тарихы битләреннән”, “Вакыт – кеше өчен тозак”, “Камин залы” экспозицияләре, “Рус миче” гаилә остаханәсе, “Менделеевск варислары” лабораториясе бар.

1999 елда Төбәк тарихы музее, Ушковлар утары һәм паркы базасында “Ушковлар утары”тарихи-мәдәни һәм табигать территориясе булдырыла.

Менделеевскта С.Гассар исемендәге мәдәният сарае (1920 елларда С.Гассар исемендәге клуб буларак ачыла, бинасы 1987 елда төзелә), “Юность” район Мәдәният йорты (кинотеатр, 1969 елдан), Үзәк китапханә (1947 елда район китапханәсе буларак ачыла, 1985 елдан хәзерге исемдә, С.Гасср исемендәге Мәдәният сарае бинасында урнашкан), Үзәк балалар китапханәсе, Шәһәр татар китапханәсе (1993 елдан) хезмәт күрсәтә.

Карпов исемендәге химия заводы китапханәсе – республикада иң беренче китапханәләрдән, 1895 елда химик Д.И.Менделеев инициативасы белән ачыла (1992 елдан – техник). 1922 елда С.Гассар исемендәге клубта профсоюз китапханәсе эшли башлый.

С.Гассар исемендәге мәдәният сараенда халык коллективлары:

  • “Эрвел” мари җыры ансамбле (2000 елдан, 2008 елдан – халык ансамбле, оештыручысы һәм җитәкчесе – И.С.Килеева),
  • “Былина” рус җыры ансамбле (1990 елдан, 2001 елдан – халык ансамбле, оештыручысы – И.В.Ермолаева),
  • Хезмәт ветераннары хоры (1987 елдан, 1991 елдан – халык ансамбле, оештыручысы – С.В.Ильюшина),
  • “Шаян” бию ансамбле (1976 елдан, 1988 елдан – халык ансамбле, 2016 елдан – РФнең атказанган халык иҗаты коллективы, оештыручысы – Н.Ш.Насыйфуллина),
  • “Кристалл” эстрада биюе ансамбле (1987 елдан, 2001 елдан – халык ансамбле, оештыручысы – А.А.Рябова),
  • Әшраф Ахунов исемендәге театр (1953 елдан, 1989 елдан – халык ансамбле, оештыручысы – Ә.С.Ахунов) эшли.

Шәһәрдә “Нептун” йөзү бассейны (сәламәтләндерү комплексы, 2007 елдан), “Батыр” (2000 елдан), “Айсберг” (2011 елдан) спорт мәктәпләре, “Фаворит” ат спорты мәктәбе (2017 елдан), “Яшьлек” яшьләр үзәге (2004 елдан”Мастер” яшьүсмер-яшьләр клубы, 2016 елдан хәзерге исемдә), Үзәк район хастаханәсе (олылар (бинасы 1990 елда поликлиникага бирелә) һәм балалар поликлиникаларын, стационар (1998 ел), дәвалау амбулаториясен (2019 ел) үз эченә ала) эшли.

Халыкны социаль яклау учреждениеләре − “Камские Зори” балалар һәм яшьүсмерләр өчен социаль приют (2001 ел) һәм “Берег надежды” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге (2000 ел) бар.

Богоявление чиркәве, “Таң” мәчете (1995 елдан, Ф.Р.Закиров проекты буенча) бар, “Хөсәен” мәчете төзелә. Шәһәрдә “Камашевский”, “Святой ключ” һәм “Живоносный источник” чишмәләре төзекләндерелгән.

1931 елдан Бондюг химия заводында рус һәм татар телләрендә “Бондюжский рабочий” – “Бондюг эшчесе” газетасы чыга (1968 елда “Заводская трибуна” исеменә үзгәртелә). 1935 елда шәһәр тибындагы Бондюг поселогының яңадан район үзәгенә булуы сәбәпле, рус һәм татар телләрендә “Менделеевские новости” – “Менделеевск хәбәрләре” район газетасы чыга башлый.

Менделеевскта дини архитектура истәлеге – Богоявление чиркәве – сакланган. 1818−1835 елларда төзелә (башка мәгълүматларга караганда, 1809−1825 елларда, 1903 елда үзгәртеп салына, архитекторы – А.Н.Лихачёв). 1892 елда Богоявление чиркәвенең михрабы артында эшмәкәрлек династиясенә нигез салучы Е.М.Ушков күчереп күмелгән (1764−1839). 1928 елга кадәр чиркәү үз вазыйфасын үти. 1930 елда чиркәү ябыла, тәреләре белән гөмбәзләр җимерелә, төрбәләре туздырыла. Аннан соңгы елларда бинада клуб, склад, тегермән урнаша. 1995 елда ремонт эшләре башлана: 2001 елда храмның җәйге өлеше ачыла, 2002 елда Вятка рәссамнары И.Н.Румянцев һәм ирле-хатынлы Клековкиннар тарафыннан кышкы өлешнең гөмбәзе бизәлә, Изге капка төзелә. Храмда П.К.Ушковның 2003 елда төзекләндерелгән төрбәсе бар.

Сәнәгать архитектурасы истәлекләре:

  • «П.К.Ушков һәм Ко химия заводлары ширкәте»нең завод канторасы бинасы (1870), егәрлекле электр станциясе (1917 ел, бинаның корпусы архитектор В.А.Веснин проекты буенча төзелгән, цех 1926 елда җиһазландырылган һәм эшләтеп җибәрелгән);
  • хлорлы кальций цехы (1887−1889 елларда);
  • Ушковлар заводының күкерт кислотасы җитештерү бинасы (1884−1889 елларда төзелгән ике бинадан торучы комплекс, Россиядә беренче булып биредә немец химигы Винклер алымы буенча күкерт кислотасын җитештерү оештырыла);
  • элекке завод лабораториясе (1889 ел);
  • элекке күкерт кислотасы җитештерү бинасы (1922 ел);
  • элекке радий цехы бинасы (1922 ел);
  • гражданлык архитектурасы истәлекләре: Камашевлар утары флигеле (1840−1850 еллар), Л.Я.Карпов йорты (1916−1918 еллар), элекке директор йорты (1917−1927 еллар), “Коммуна” театры бинасы (1893 елда артель ашханәсе буларак төзелә, 1916 елда үзгәртелеп төзелә һәм киңәйтелә, 1917−1970 елларда “Коммуна” театры), 6 Советлар Союзы Герое укыган урта мәктәп бинасы.

Шәһәрдә революцион хәрәкәттә катнашучыларның – Тихие Горы революия комитеты әгъзаларының туганнар каберлеге саклана (1919 ел, Камашево зиратында урнашкан, мәдәни мирас объекты).

Шәһәрдә Л.Я.Карповка (бюст, скульпторлары – Н.Я.Васильев, И.А.Новосёлов; 1968 елда Бондюг химия заводының 100 еллыгы уңае белән ачыла, 1992 елда бюст яңа урынга – завод идарәсе бинасы янына күчерелә), Д.И.Менделеевка (скульпторлары − Н.Я.Васильев, И.А.Новосёлов; кирпеч постаменттагы гипс бюст 1968 елда “Коммуна” театры бинасы каршында урнаштырыла, 1993 елда хәзерге шәһәрнең үзәгенә күчерелә) һәйкәлләр куелган.

1993 елда Советлар Союзы Геройлары аллеясы ачыла, постаментларда 7 геройның барельефлары куелган (авторы – Р.Шиһабетдинов). 2009 елда барельефлар бюстка алыштырыла, шулай ук А.Матросов батырлыгын кабатлаган К.Г.Габдрахманов бюсты куела.

2016 елда, реконструкцияләгәннән соң, аллеяны ачу тантанасы үткәрелә, яңа урындыклар, яктырту җиһазлары урнаштырыла, яңа брусчатка җәелә, яшел зона матурайтыла.

2018 елда аллеяда сугыш чоры балаларына, тыл хезмәткәрләренә һәм тол хатыннарга һәйкәл куела. “Юность” район Мәдәният йорты каршында Мәңгелек ут яна.

2017 елда “Дуслык” һәм “Ушаков утраулары” парклары ачыла.

Шәһәр тирәсендә археология истәлекләре: I Тихие Горы шәһәрлеге (беренче тапкыр 1859 елда В.П.Алабин тарафыннан тикшерелә), II Тихие Горы шәһәрлеге (икесе дә Ананьино культурасына карый).

Күренекле кешеләре

Л.Т.Әхмәтова (1964 елда туган) – химик-технолог, фән һәм техника өлкәсендә ТР Дәүләт бүләге лауреаты, химия фәннәре кандидаты;

В.И.Белоусов (1919−1981) – Советлар Союзы Герое, Ленин ордены, 1 нче һәм 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз, Октябрь Революциясе орденнары кавалеры;

С.Бикмөхәммәтов (1888−?) – Л.Я.Карпов исемендәге химия заводы эшчесе (хезмәт стажы – 56 ел), Ленин ордены һәм Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалеры, завод музеенда бюсты куелган;

Г.Б.Баһаветдинов (1897−1938) – сәясәт эшлеклесе, ТАССР эчке эшләр халык комиссары (1928−1930 елларда), Казан университеты (1930−1931 елларда), Казан химия-технология институты (1931−1937 елларда) директоры;

В.И.Бурмистров (1925−1943) – Советлар Союзы Герое, Ленин ордены, Кызыл Йолдыз ордены кавалеры;

Г.И.Васильев (1949 елда туган) – физик, фән һәм техника өлкәсендә ТР Дәүләт бүләге лауреаты, химия фәннәре кандидаты;

К.Г.Габдрахманов (1908−1944) – Бөек Ватан сугышы Герое, А.Матросов батырлыгын кабатлый;

М.Г.Гобәйдуллин (1926−1994) – Л.Я.Карпов исемендәге химия заводы эшчесе, хезмәт стажы 40 ел, Ленин ордены кавалеры;

Х.Г.Гобәйдуллин (1894−1961) – Л.Я.Карпов исемендәге химия заводы эшчесе, хезмәт стажы 40 ел, Ленин ордены кавалеры;

Ә.Н.Мәҗитов (1928−1992) – нәкышьче, РСФСРның атказанган рәссамы (2005 елда Казанда Ә.Н.Мәҗитовның музее ачыла);

И.Ә.Нуретдинов (1935 елда туган) − химик-органик, химия фәннәре докторы, ТР Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы, ТРның атказанган фән эшлеклесе;

В.Г.Пискунов (1919−1994) − Советлар Союзы Герое, Ленин ордены, Кызыл Байрак (ике тапкыр), Александр Невский, 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары кавалеры;

Р.Т.Порфирева (Әхмәтова) (1961 елда туган) – химик-технолог, техник фәннәр докторы;

Е.Д.Раков (1927–2015) – авиаконструктор, ракеталар төзелеше белгече, Ленин премиясе лауреаты, Ленин ордены, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалеры;

Ю.Е.Сәхәбетдинов (1944−2015) – табиб, бальнеолог. ТР, РФнең атказанган табибе, фән һәм техника өлкәсендә ТР Дәүләт бүләге лауреаты;

В.Н.Соловьёв (1949−2015) – музей хезмәткәре, химия заводы (1978 ел) һәм Менделеевск шәһәре Төбәк тарихы музеен (1991 ел) оештыручы, 1991−2014 елларда директор;

М.В.Суднишников (1919−1985) – Советлар Союзы Герое, Ленин ордены, 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары кавалеры;

Н.И.Тимкин (1911−1988) – химик, җитештерүне оештыручы, 1958−1962 елларда директор, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалеры;

К.Я.Ушков (1812−1868) – сәнәгатьче, 1850 һәм 1868 елларда Алабуга өязендә ике химия заводы төзи;

П.К.Ушков (1840−1898) – эшмәкәр, Россиядә химия сәнәгатен оештыручыларның берсе;

Г.Ф.Фәсхетдинов (1899−1938) – яшьләр хәрәкәте һәм хуҗалык эшлеклесе, 1922 елда Россия коммунистик яшьләр союзының Татарстан өлкә комитеты секретаре, Бондюг химия заводы җитәкчесе; (1932−1934 елларда);

М.С.Фомин ( 1923−1943) – Советлар Союзы Герое, аның исеме белән Менделеевскида урам атала;

А.И.Чехов (1923−1967) – снайпер, Кызыл Байрак һәм Кызыл Йолдыз орденнары кавалеры, 1942 елның октябреннән 1943 елның гыйнварена кадәр дошманның 256 солдатын юк итә, В.Гросманның “Сталинградская боль” хикәясе аңа багышланган, аның турында документаль фильмнар төшерелә, Волгоград өлкәсенең Вишнёвая Балка поселогындагы урамга аның исеме бирелә.

Менделеевск белән:

  • химик, химия докторы, Петербург Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы, Бондюг заводы үсешендә мөһим роль уйнаган Д.И.Менделеевның (1834−1907); галим хөрмәтенә Бондюг поселогы Менделеевск исеменә үзгәртелә, аның исеме белән шәһәр урамы атала;
  • биохимик, СССР Фәннәр академиясе академигы Б.И.Збарскийның (1985−1954) (1916−1917 елларда Бондюг заводында эшли);
  • галимтехнолог, Россия химия сәнәгате эшлеклесе Л.Я.Карповның (1879−1921) (1915−1918 елларда Бондюг заводы директоры);
  • шагыйрь, әдәбият өлкәсендә Нобель премиясе лауреаты Б.Л.Пастернакның (1890−1960) (1916−1917 елларда Бондюг заводының хәрбиучет бүлегендә эшли);
  • Советлар Союзы Герое П.Г.Фроловның (1909−1991) (сугыштан соңгы елларда Менделеевскида яши, Геройлар аллеясында бюсты куелган);
  • Советлар Союзы Герое П.С.Сафроновның (1925−1995) (1 нче номерлы Бондюг урта мәктәбендә укый; Геройлар аллеясында бюсты куелган) тормышлары һәм эшчәнлекләре бәйле.

Менделеевскта:

  • хирург, РСФСРның атказанган табибе, Ленин ордены, “Почет билгесе” ордены кавалеры Е.Н.Чоловский (1933−1958 елларда Бондюг район хастаханәсендә эшли, Менделеевскта аның исеме белән урам атала);
  • ТАССРның атказанган укытучысы, Ленин ордены, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалеры М.З.Нәфыйков (2 нче номерлы мәктәптә эшли);
  • РСФСРның атказанган укытучысы, революция, сугышчан һәм хезмәт даны мәктәп музеен оештыручы В.И.Верёвкина (1952−1990 елларда 1 номерлы Бондюг урта мәктәбендә эшли);
  • фән һәм техника өлкәсендә ТР Дәүләт бүләге лауреаты, ТРның атказанган химигы, ТРның атказанган уйлап табучысы Л.Г.Гайсин (1978−2010 елларда Л.Я.Карпов исемендәге химия заводында эшли) яши һәм эшли.

Завод һәм шәһәр үсешенә Л.Я.Карпов исемендәге химия заводы директорлары: В.Ф.Вольнов (1937−1940, 1944−1957 еллар), Менделеевск шәһәренең мактаулы гражданы, Бондюг поселогының шәһәр статусын алуына зур тырышлык куйган И.Г.Лексин (1962−1975 еллар); Менделеевск шәһәренең мактаулы гражданы Л.Х.Фәйрушин (1991−1995 еллар); Д.Р.Шәмсин (2003 елдан) зур өлеш кертәләр.

Заводта озак еллар дәвамында Октябрь Революциясе, “Почет билгесе” орденнары кавалеры А.И.Моско, Ленин ордены, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалеры Р.В.Хәлиуллин, Ленин ордены кавалерлары А.Х.Гобәйдуллин, Т.Сафиуллин, В.Вәлиев, Бөек Ватан сугышы елларында 128 дошман солдатын юк иткән иң яхшы снайперларның берсе Г.М.Вьюжанин эшли.

Халык саны

1920 елда – 3,7 мең,
1926 елда – 5,2 мең,
1938 елда – 8,7 мең,
1970 елда – 13,6 мең,
1979 елда – 13,8 мең,
1989 елда – 18,2 мең,
2002 елда – 22 мең (татарлар – 55,1%, шуларның керәшен татарлар – 0,9%; руслар – 36,1%, удмуртлар – 2,4%, марилар – 2,4%),
2018 елда – 22336 кеше.