Урнашуы

Татарстанның көньяк-көнчыгышында, Дала Зәе елгасының югары агымы буенда урнашкан. Казанга кадәр 322 км.

Тимер юл станциясе (Писмән) Әгерҗе – Акбаш линиясендә урнашкан.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Самара губернасының Бөгелмә өязе Яңа Писмән волосте үзәге. 1920 елдан ТАССРның Бөгелмә кантоны составында. 1930 елның 10 августыннан Бөгелмә районында. 1935 елның 10 февраленнән яңадан булдырылган Яңа Писмән районы үзәге.

1951 елның 1 августыннан Яңа Писмән авылы шәһәр тибындагы поселок статусын ала, 1955 елның 18 августында Лениногорск шәһәре итеп үзгәртелә һәм Лениногорск районы үзәгенә әверелә.

Тарихы

Тарихы Яңа Писмән авылыннан башлана, ул 1795 елда Иске Писмән авылыннан күченүчеләр тарафыннан нигезләнә (Писмән бистәсенә 1730 елларда Яңа Кама аръягы чик буе ныгытмасы төзелеше вакытында отставкадагы рус һәм поляк солдатлары, казаклар тарафыннан нигез салына).

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук он тарту кәсепчелеге тарала.

1859 елда чиркәү төзелә, 1885 елда чиркәү-приход мәктәбе ачыла.

1883 елда Яңа Писмән авылы волость үзәгенә әверелә. XX йөз башында анда волость идарәсе, стан идарәсе, атлы хәрби-чакырылыш участогы, земство станциясе урнаша; чиркәү, земство мәктәбе (1903 елда ачыла), 8 су тегермәне эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 5146 дисәтинә тәшкил итә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда – беренче “13 лет Октября” колхозы, 1934 елда машина-трактор станциясе оештырыла.

Лениногорск Татарстанның иң зур нефть сәнәгате үзәкләренең берсе санала. 1947 елның 31 гыйнварында Яңа писмән авылыннан 7 км ераклыкта Ромашкино мәйданчыгында 1800 м проект тирәнлегендә 3 нче скважинаны бораулау эшләре башлана. 1948 елның 25 июлендә тәүлегенә 60 тонна дебит белән нефть фонтаны ата, аннары дебит 120 тоннага кадәр арта. Зур Ромашкино нефть чыганагы ачыла. СССР Министрлар Советының 1950 елның 28 апрель карары һәм Нефть сәнәгате министрлыгының 1950 елның 4 маендагы 158 нче боерыгы нигезендә Яңа Писмәндә “Татбурнефть” бораулау тресты булдырыла.

Шөгер эреләндерелгән нефть промыселы (1945 елның 27 июлендә оештырыла), 1 нче Ромашкино нефть промыселы (1949 елның 1 июнендә оештырыла), Миңлебай нефть промыселы (1950 елның 1 июлендә оештырыла) җирлегендә “Бөгелмәнефть” дәүләт союз нефть чыгару тресты (хәзер “Лениногорскнефть” НГДУ) оештырыла. Шул ук елның июнендә вышка монтажлау конторасы, пар-су белән тәэмин итү конторасы, электромонтаж, трактор, автотранспорт, тампонаж һәм торак-коммуналь конторалары булдырыла.

Беренче бик зур нефтьчеләр поселогы төзелеше башлана, халык тарафыннан Зеленогорск дип атала. Төзелеш эшчеләр поселогында махсус булдырылган “Бугульманефтестрой” төзелеш-монтаж трестына (соңрак “Лениногорскнефтестрой”), шулай ук Совет армиясенең юл-төзелеш частьләренә тапшырыла.

1955 елның 18 августында Яңа Писмән эшчеләр поселогын республика карамагындагы шәһәр итеп үзгәртү һәм исемен Лениногорск итеп алыштыру турында РСФСР Югары Советы Президиумы указы чыга.

Шәһәрдә торак төзү белән бергә социаль-мәдәни объектлар төзелеше актив бара: Үзәк шәһәр китапханәсе, Мәскәү нефть һәм газ сәнәгате институты филиалы, телеүзәк, “Шахмат клубы”, Техниклар йорты, 1 нче балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе, 2 кинотеатр, стадион, Нефть музее, йөзү бассейны, музыка-сәнгать педагогика училищесе, шифаханә ачыла.

1960 елларда тегү фабрикасы, агрегат-механика заводы, “Радиоприбор” заводы (икесе дә 1990 елларда ябыла), “Лениногорскнефть” НГДУ беренче һәм икенче нефть промыселлары булдырыла.

Лениногорск шәһәрендәге нефть-газ чыгару сәнәгате предприятиеләре:

  • “Лениногорскнефть” НГДУ,
  • “Лениногорск тампонаж эшләр идарәсе” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте,
  • “Геотех” акционерлык җәмгыяте,
  • “ТатнефтьАктив” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте,
  • “ОхтинОйл” ябык акционерлык җәмгыяте,
  • “Лозна Сервис” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте.

 “Лениногорск механика заводы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, “Лениногорск тимер-бетон эшләнмәләр заводы” акционерлык җәмгыяте, җиңел сәнәгать (“Карлен компаниясе” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте тегү фабрикасы) һәм азык-төлек сәнәгате (“Торос молоко” ябык акционерлык җәмгыяте, “Колос” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте) предприятиеләре эшли. Кошчылык фабрикасы, “Агропак-Татарстан” минераль сулар һәм алкогольсез эчемлекләр җитештерү заводы бар.

Мәгариф

1932 елда крәстиян яшьләре мәктәбе ачыла, 1936 елда урта мәктәп итеп үзгәртелә (хәзер 1 нче мәктәп).

Шәһәрнең мәгариф өлкәсендә эшләүче оешмалар:

  • 1 нче мәктәп (1917 елда земство мәктәбе җирлегендә ачыла, 2004 елдан мәктәп музее эшли, оештыручысы – Е.А.Хәйруллина),
  • 2 нче мәктәп (1950 елда Зеленогорск нефтьчеләр мәктәбе буларак ачыла, 2015 елда яңа бина төзелә, 2002 елдан мәктәп музее эшли, оештыручысы – З.М.Сәлимова),
  • 3 нче мәктәп (1951 елда башлангыч мәктәп буларак ачыла, 1962 елдан – җидееллык, 1964 елдан – урта мәктәп, 1965 елда яңа бина төзелә, 1984 елдан сугышчан дан мәктәп музее эшли, оештыручысы – А.С.Аладов),
  • 4 нче мәктәп (1953 елдан, 1984 елда яңа бина төзелә, 2000 елдан мәктәп музее эшли, оештыручысы – О.Н.Якупова),
  • 5 нче мәктәп (1954 елдан, 2002 елдан “Память сердца” мәктәп музее эшли, оештыручысы – О.М.Шәмгунова),
  • 6 нчы мәктәп (1956 елдан, 1970 елдан мәктәп музее эшли, оештыручысы – Г.И.Никишин),
  • 7 нче мәктәп (1957 елдан, 1976 елда яңа бина төзелә, 1987 елдан мәктәп музее эшли, оештыручысы – Г.Г.Шошин),
  • 8 нче мәктәп (1958 елдан, 2007 елдан мәктәп музее эшли, оештыручысы – Э.Р.Сафуанов),
  • 10 нчы мәктәп (1972 елдан, 1977 елдан мәктәп музее эшли, оештыручысы – Б.А.Черкасов),
  • 13 нче мәктәп (2005 елдан, шул ук елдан мәктәп музее эшли, оештыручысы – Е.В.Макарова),
  • сәламәтлекләре чикле балалар өчен 14 нче мәктәп (1959 елда 1 нче мәктәпинтернат буларак ачыла, 1971 елда – акыл ягыннан артта калган балалар өчен 1 нче ярдәмче мәктәп-интернат, 2000 елда 14 нче махсус мәктәп (коррекцияләү) итеп үзгәртелә),
  • 11 нче гимназия (1961–1989 елларда 2 нче мәктәпинтернат, 1989 елдан – 11 нче урта мәктәп, 1992 елдан – гимназия, 1997 елдан “Туган җирем” төбәк тарихын өйрәнү музее эшли, оештыручысы – Ф.М.Муллина),
  • 12 нче лицей (1993 елдан, 1996 елдан аның каршында музей эшли, оештыручысы – Н.Г.Фәтхуллина).

34 балалар бакчасы бар.

Балаларга өстәмә белем бирү буенча Мәктәптән тыш эшләр үзәге (1956 елдан), Балалар иҗаты йорты (1956 елдан), М.Х.Хәертдинов исемендәге Балалар сәнгать мәктәбе (1976 елдан, 1981 елдан яңа бинада), Н.М.Кудашев исемендәге Балалар музыка мәктәбе эшли.

Югары һәм урта һөнәри белем бирү өлкәсендә А.Н.Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты филиалы (1997 елдан), политехник көллияте (1953 елда төзелеш мәктәбе буларак ачыла, 1957 елдан – төзелеш училищесе, 1976 елдан – һөнәри-техник училище, 2007 елдан – һөнәри лицей, 2014 елдан – көллият), нефть техникумы (1958 елдан, 1969 елда яңа бина төзелә), музыка-сәнгать педагогика көллияте (1961 елда педагогика училищесе буларак ачыла, 2000 елда музыка-сәнгать педагогика училищесе итеп үзгәртелә, 2011 елдан – көллият) эшли.

Мәдәният

Шәһәрдә:

  • Мәдәният йорты (1964 елда М.И.Калинин исемендәге Мәдәният йорты буларак ачыла, 1971 елдан – Техниклар йорты, 1997 елдан – хәзерге исемдә, яңа бина төзелә),
  • Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханә (1957 елдан, 1972 елдан яңа бинада) һәм аның 2 филиалы,
  • Ю.Гагарин исемендәге Үзәк балалар китапханәсе (1956 елдан),
  • Балалар һәм гаилә укулары үзәге (2009 елдан),
  • “Юность” спорт комплексы,
  • “Теннис Холл” спорт корылмасы,
  • ясалма бозлы Спорт сарае,
  • җиңел атлетика манежы,
  • 2 спорт комплексы,
  • чаңгы трамплиннары комплексы,
  • 5 балаларяшүсмерләр спорт мәктәбе, алар арасында – А.В.Звягинцев исемендәге чаңгыда трамплиннан сикерү һәм чаңгыда ике төр ярыш буенча олимпия резервындагы мәктәп (1975 елдан, 2006 елдан яңа бинада) бар.

2006 елда – “Ихлас” мәчете, 2017 елда “Әбу Хәниф” мәчете төзелә. Изге Троица чиркәве (1994 елдан), Барлык Изгеләр гыйбадәтханә-кәшәнәсе (2000 елдан) эшли.

Лениногорскта “Татнефть” гаммәви акционерлык җәмгыятенең нефть музее бар. 1968 елның 1 октябрендә “Татбурнефть” вышка монтажлау тресты клубы бинасында нигез салына. 1973 елда музей яңа бинага күчерелә. Экспозиция мәйданы 300 кв метр тәшкил итә, башта 4 залда, аннары 5 залда урнаша. 2015 елда Нефть музее 3 катлы, 1000 кв метрдан артык мәйданлы аерым бинага күчерелә. Ул СССР территориясендә беренче нефть музее була. Музей фондында 1000нән артык экспонат исәпләнә. Экспозициядә нефть һәм газ чыгару тарихы, шулай ук нефть-газ тармагын күтәргән кешеләр турында бай материал тәкъдим ителә.

Шәһәрдә беренче шәһәр төзүчеләргә багышланган ротонда-стела (1955 ел), М.Горький һәйкәле (1956 ел), В.И.Ленин һәйкәле (1960 ел), Геройлар аллеясы (1970 ел, аңа Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарга һәйкәл, Мәңгелек ут, Советлар Союзы Геройлары белән 12 обелиск, Дан обелискы, Дан орденының өч тулы кавалеры барельефы, тыл хезмәтчәннәре барельефы, Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булганнар истәлеген мәңгеләштерүче барельеф керә), М.Вахитов һәйкәле (1970 ел), Татарстан нефтен беренче ачучыларга монумент (1975 ел), В.Д.Шашин һәйкәле (1981 ел), “Вакыт” монументы (1998 ел), Г.Тукай һәйкәле (2000 ел), Атказанган нефтьчеләр аллеясы (2002 ел), “Черная” ротонда (2005 ел), Чернобыль атом электр станциясендәге аварияне бетерүчеләргә һәйкәл (2011 ел), локаль конфликтларда катнашучыларга һәйкәл (2011 ел), А.И.Щеповских барельефы (2014 ел) бар.

Күренекле шәхесләр

И.С.Галимов (19762020) – спортчы, көрәш буенча дөнья чемпионы (2015 ел), сигез тапкыр РФ чемпионы, “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен” ордены кавалеры;

И.Ф.Денисов (1924–1995) – автоматчылар взводы командиры, Советлар Союзы Герое, 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены кавалеры, Лениногорск шәһәрендә Геройлар аллеясында аның бюсты куелган;

Р.Р.Ибәтуллин (1958 елда туган) – нефтьче, техник фәннәр докторы, ТР ФА академигы, ТР Дәүләт бүләге лауреаты;

Ф.Ш.Мусин (1954 елда туган) – хакимият-хуҗалык эшлеклесе, ТРның атказанган халыкны социаль яклау хезмәткәре, ТР җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр министры урынбасары (2009–2018 елларда);

Р.Б.Садыкова (1966 елда туган) – тарихчы-архивист, тарих фәннәре кандидаты;

В.В.Самойлов (1962 елда туган) – инженер-электрик, ТР Дәүләт бүләге лауреаты;

Р.И.Сафин (1969 елда туган) – галим-агроном, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, ТР ФА мөхбир әгъзасы, Казан аграр университетының гомуми игенчелек, үсемлекләрне саклау һәм селекция кафедрасы мөдире (2005 елдан);

Р.С.Трофимов (1989 елда туган) – спортчы (чаңгыда трамплиннан сикерү), ике тапкыр РФ чемпионы.

Төрле елларда Лениногорск шәһәрендә яшәгән һәм эшләгән шәхесләр:

О.А.Кульпин – рәссам, педагог, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Лениногорск шәһәренең баш рәссамы (1977–1999 елларда);

Б.С.Лобанов – тау инженеры, ТАССРның атказанган нефтьчесе, СССРның Дәүләт бүләге лауреаты, 1973 елдан “Лениногорскнефть” НГДУ башлыгы урынбасары, башлыгы, 1983–1986 елларда берләшмәнең баш инженеры;

Р.С.Нурмөхәммәтов – нефтьче, ТР Дәүләт бүләге лауреаты, ТРның атказанган нефтьчесе, 1989 елдан “Лениногорскнефть” НГДУ башлыгы;

А.Н.Правдюк – инженер, ТР Дәүләт бүләге лауреаты, Лениногорск катламнарның нефть бирүен арттыру һәм скважиналарны капиталь ремонтлау идарәсендә 1988 елдан технология бүлеге башлыгы, баш инженер;

С.С.Садриев – Советлар Союзы Герое, 1946 елдан шәһәрдә яши, “Лениногорскнефть” берләшмәсендә эшли;

А.Б.Хәсәнов – язучы, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре, 1991–2002 елларда – “Ватаным Татарстан” газетасының, Лениногорск районы буенча “Татарстан” журналының үз хәбәрчесе;

Р.Ә.Шиһапов – шагыйрь, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Мәдәният йорты каршындагы халык театры режиссёры (1989–2003 елларда), хәзер халык театры аның исемен йөртә;

Ф.Л.Щелков – инженер-механик, ТР Дәүләт бүләге лауреаты, РФ Ягулык һәм энергетика министрлыгының атказанган хезмәткәре, ТРның атказанган нефтьчесе, 1987 елдан “Татнефть” ачык акционерлык җәмгыятенең транспорт буенча генераль директор урынбасары, 1996 елдан “Татнефть” ачык акционерлык җәмгыятенең гомуми мәсьәләләр буенча генераль директор урынбасары;

А.И.Щеповских – география фәннәре кандидаты, ТР әйләнә-тирә мохитне саклау һәм табигый байлыклар министры (1993–2001 елларда), халык депутатларының Лениногорск шәһәр советы башкарма комитеты рәисе урынбасары (1976–1982 елларда), халык депутатларының Лениногорск шәһәр советы башкарма комитеты рәисе (1982–1992 елларда), халык депутатларының Лениногорск шәһәр советы рәисе (1992–1993 елларда).

Халык саны

1858 елда – 1416,
1889 елда – 1946,
1897 елда – 1962,
1900 елда – 2058,
1910 елда – 1959,
1920 елда – 2465,
1926 елда – 2196,
1959 елда – 38,6 мең,
1970 елда – 47 мең,
1979 елда – 53,1 мең,
1989 елда – 62,1 мең,
2002 елда – 65,6 мең,
2010 елда – 64,1 мең,
2017 елда – 61,9 мең кеше (2002 елгы халык санын алу буенча, руслар – 43,3%, татарлар – 42,8%, мордвалар – 5,8%, чуашлар – 5,3%).