Урнашуы

Татарстан Республикасының үзәк өлешендә, Кама елгасының уңъяк яры буенда, Казан тимер юл станциясеннән 62 км көньяк-көнчыгыштарак урнашкан.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр ТАССРның Лаеш кантоны үзәге. 1926 елның 18 октябрендә шәһәр булудан туктый һәм авыллар исемлегенә кертелә. 1927 елның 14 февраленнән Лаеш районы үзәге, 1950 елда шәһәр тибындагы поселок статусы ала. 1963 елның 1 февраленнән Питрәч районында, 1965 елның 12 гыйнварыннан яңадан Лаеш районы үзәге, 2004 елның 9 сентябреннән район карамагындагы шәһәр.

1990 елда Россия Федерациясенең тарихи шәһәрләр исемлегенә кертелә.

Тарихы

Лаешка X йөз ахыры – XI йөз башында Идел буе болгарлары тарафыннан нигез салына.

1557 елда Казан воеводасы кенәз П.И.Шуйский Кама аша чыгучыларны нугайлар һөҗүменнән саклау өчен кальга төзетә. 1565 елда Лаеш кальгасы диварының озынлыгы 284 сажин (500 м чамасы) исәпләнә һәм анда 6 манара була. Халкы, башлыча, стрелец, тупчылар, затинщиклар һәм башка хәрби кешеләрдән тора. Кальга эчендә 2 чиркәү – Успение һәм Никола, бистә өлешендә Воскресение Христово чиркәүләре була.

Лаеш XVI йөзнең икенче яртысыннан сәяси һәм хуҗалык мөнәсәбәтләрендә Казан хакимиятенә буйсынучы шәһәр бистәсе буларак телгә алына. 1650 елларда Лаеш хәрби әһәмиятен югалта, йомышлы кешеләрнең күпчелеге Кама аръягы иске чик сызыгы (Минзәлә, Яңа Чишмә, Зәй һ.б.) кальгасына хезмәткә күчерелә.

1708 елда Казан губернасы бистәләре исемлегенә кертелә. Халыкның барысы да диярлек авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнә.

1780 елның 28 сентябрендә, Екатерина II фәрманы нигезендә, Лаеш Казан наместниклыгының (1796 елдан – губернасының) өяз шәһәре статусын ала, бу – халык саны артуга һәм икътисадның үсүенә китерә.

1767 елда Екатерина II нең Лаешка килүенә Изге София соборының беренче таш бинасы төзелә. 1853 елда аны сүтеп яңадан төзергә уйлыйлар. Биш престоллы чиркәү төзелеше якынча ярты гасыр бара: 1870 елның 20 августында чиркәү тантаналы төстә изгеләштерелә. 1895 елда тагын ике приделы – изге Екатерина һәм Илья пәйгамбәр приделлары изгеләштерелә; 1897–1901 елларда стеналар мордва рәссамы С.Д.Нефёдов (С.Эрьзя) артеле тарафыннан бизәлә. 1901 елда чаң манарасы төзелә (1930 елда чиркәү ябыла, 1956–1992 елларда анда “Заря” кинотеатры урнаша, 2000 елларда дин тотучыларга кайтарыла, хәзер реконструкцияләнә; псевдорус юнәлешендәге соңгы эклектика стилендә дини архитектура истәлеге).

1888 елда Т.М.Ментова бүләк иткән һәм шәһәр тарафыннан бирелгән җирдә Изге Троица хатын-кызлар гомумтормыш оешмасы булдырыла, 1895 елда оешма монастырь итеп үзгәртелә, ул иганәчелек һәм монашкаларның хезмәте нәтиҗәсендә эшли (сан буенча Казан губернасында өченче монастырь: 1909 елгы мәгълүматлар буенча, монастырьда 1 игуменья, 7 монашка, 89 тыңлаучы була). Монастырь төзелешенә шактый зур финанс ярдәмен Лаеш сәүдәгәре К.А.Макашин күрсәтә.

Монастырь биналар комплексыннан тора (бөтен комплексның архитекторы – Ф.Н.Малиновский):

  • Изге Троица чиркәве (1901–1912 елларда төзелә, 1904 елда аны төзү вакытында 17 монашка үлә; 1923 елда ябыла, бинасы ашлык саклау склады буларак файдаланыла, 1933–1970 елларда – МТС, соңрак Гражданнар оборонасы склады урнаша, 1992 елда дин тотучыларга кайтарыла, яңадан София соборы буларак изгеләштерелә; русвизантия юнәлешендәге эклектика стилендә дини архитектура истәлеге);
  • ике катлы торак корпус (1889–1891 елларда төзелә);
  • өч катлы торак корпус (XIX йөз ахыры – XX йөз башы, хәзер бинада Үзәк район китапханәсе урнашкан);
  • шәһәрнең төп архитектур доминантасы булган алты яруслы чаң манарасы (1900 ел, анда мәктәп, просфорня, хөҗрәләр һәм Александр Невский чиркәве була);
  • монастырь башлыгы корпусы (1912–1930 елларда төзелә, анда хөҗрәләр, аш бүлмәләре, Сергей Родонежский чиркәве бар, хәзер бинада район хакимияте урнашкан).

1817 елда – Лаешта өяз училищесе (1881 елда – ике сыйныфлы шәһәр халык училищесе, 1904 елда – өч сыйныфлы, 1907 елда – дүрт сыйныфлы, 1913 елда югары халык училищесе итеп үзгәртелә), 1861 елда – бер сыйныфлы ир балалар приход училищесе, 1878 елда – бер сыйныфлы башлангыч кыз балалар училищесе (1886 елда – шәһәр приход кыз балалар училищесе, 1894 елда – хатын-кызлар монастыре каршында Халык мәгарифе минстрлыгының бер сыйныфлы кыз балалар училищесе, 1910 елда – ике сыйныфлы кыз балалар училищесе, 1911 елда – 7 ел уку срогы белән кыз балалар гимназиясе, 1914 елда педагогик юнәлештәге прогимназия итеп үзгәртелә) ачыла.

1880 еллар ахыры – XX йөз башында шәһәрдә 2 башлангыч училище (ир балалар һәм кыз балалар өчен) һәм шәһәр училищесе эшли. 1910 елда башлангыч авыл хуҗалыгы һөнәр мәктәбе ачыла (укыту гомуми белем бирү программасы һәм берничә махсус юнәлештә алып барыла – агрономия, май ясау эше, терлекчелек, 1910 елда (башка мәгълүматлар буенча, 1912 елда) махсус бина төзелә (архитектура истәлеге); бинада мемориаль такта куела – “Бу йортта 1919 елның 16 июлендә “Кызыл йолдыз” агитпароходының пропаганда төркемен җитәкләгән Н.К.Крупская була”; 1923–1928 елларда бу бинага Лаеш кавалерия эскадроны фатирга урнаштырыла, аннан соңгы елларда автомәктәп, авыл хуҗалыгы механизаторлары училищесе, СПТУ–4, СПТУ–113 урнаша).

XX йөз башында шәһәрдә волость идарәсе, төрмә, Троица хатын-кызлар монастыре урнаша; София соборы, Троица, Сергий һәм Никола чиркәүләре, кыз балалар гимназиясе (1914 елдан – прогимназия), өяз училищесе, авыл хуҗалыгы һөнәр мәктәбе, китапханә (1887 елдан), вак кредит ширкәте, почта-телеграф станциясе (1908 елдан), телефон, 40 урынлы өяз хастаханәсе, аптека, ветеринария амбулаториясе, 2 гарипләр йорты, 4 кечкенә завод (поташ, май, салат, шәраб заводлары), 4 зур кибет, 4 тегермән, 5 сыраханә, 1 казна шәраб һәм 30 вак-төякләр кибете, 2 чәйханә, трактир, ярма яргыч була; пәнҗешәмбе саен базар эшли.

20 майдан 20 июньгә кадәр “Кәрван ярминкәсе” (“Тимер ярминкәсе) уздырыла. Анда Урал заводларыннан 6 млн сумлык тимер, чуен, агач материаллары китерелә, 1 млн сумга кадәр товар сатыла. Лаеш пристане аша ел саен 400 мең потлап йөк, башлыча, икмәк һәм агач материаллары озатыла.

Хуҗалык итү рәвеше

1924 елда шәһәр территориясендә “Заветы Ильича” коммунасы булдырыла. 1930 елда – “Путь Ленина” колхозы, 1931 елда “Освобождение” колхозы оештырыла. 1949 елдан “Путь Ленина” колхозы составына “Свободный труд” колхозы (Серебрячиха авылы, 1950 елларда юкка чыга) керә, соңрак совхоз итеп үзгәртелә. 1996 елда – “Путь Ленина” колхозы “Камское” күмәк предприятиесе, аннары – “Золотой колос” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте (2013 елга кадәр була) итеп үзгәртелә.

Шәһәрдә крахмал заводы, тегү фабрикасы, “Сельхозтехника” предприятиесе, Хуҗалыкара төзелеш оешмасы була.

Хәзер “Инженерно-внедренческий центр “Инжехим” (1991 елдан), “ХаРаШа” (2000 елдан) җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләре эшли.

Мәгариф

Шәһәрнең мәгариф өлкәсендә эшләүче оешмалары:

  • урта һөнәри уку йорты – Лаеш техникикътисад техникумы (1960 елдан, башта агрономия, яшелчәчелек, бакчачылык буенча белгечләр әзерли, 1990 еллар ахырыннан – авыл хуҗалыгында икътисад һәм бухгалтерлык хисабы, хокук белеме, авыл хуҗалыгында менеджмент белгечләре әзерләнә; 1982–2013 елларда авыл төзүчеләрен әзерләү өчен Казанда филиалы эшли);
  • 3 гомуми белем бирү мәктәбе:
  • 1 нче гимназия (1917 елда беренче баскыч башлангыч мәктәп буларак ачыла, 1920 елда – Е.А.Литкенс исемендәге тугызъеллык мәктәп, күмәкләштерү елларында – җидееллык колхоз яшьләре мәктәбе, 1937 елда – урта мәктәп (1972 елда яңа бина төзелә), 2008 елда гимназия итеп үзгәртелә, 1980 елда мәктәп территориясендә фронтта һәлак булган укытучылар һәм укучылар истәлегенә стела булдырыла),
  • 2 нче урта мәктәп (1984 елдан, 2018 елда аңа Советлар Союзы Герое Б.К.Кузнецов исеме бирелә),
  • 3 нче тулы булмаган урта мәктәп (1942 елдан, башта агач бинада урнаша, 1975 елда яңа бина төзелә, 1991 елда – урта, 2010 елда тулы булмаган урта мәктәп итеп үзгәртелә; 2014 елда мәктәп бинасында, шул мәктәпне тәмамлаган, Батырлык ордены кавалеры Д.В.Хафизовка мемориаль такта куела, ул 2000 елның 18 гыйнварында Чечнядә хәрби бурычын үтәгәндә һәлак була);
  • сәламәтлекләре чикле балалар өчен мәктәпинтернат (1968 елдан);
  • Лаеш балалар йорты (1920 елдан);
  • 4 балалар бакчасы – “Березка” (1978 елдан), “Радуга” (1988 елдан), “Счастливый малыш” (2007 елдан), “Рябинка” (2015 елдан).

Өстәмә белем бирү өлкәсендәге оешмалар: Балалар сәнгать мәктәбе (2004 елдан, 1969 елда музыка мәктәбе буларак ачыла, 2001 елда – сәнгать бүлеге. 2004 елда хореография бүлеге булдырыла), Мәктәптән тыш эшләр үзәге (1994 елдан), Комплекслы балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе (2012 елдан).

Мәдәният

Мәдәният өлкәсендәге оешмалар:

  • район Мәдәният йорты,
  • Үзәк район китапханәсе. Республиканың иң беренче китапханәләренең берсе, 1894 елда нигез салына, башка мәгълүматлар буенча, 1887 елда, Лаеш өязе земство управасы акчасына тотыла. Фондта балалар өчен әдәбият, педагогика һәм фәнни эчтәлектәге әсәрләр, агымдагы елның газета һәм журналлары була; 1920 елга китап фонды дворяннар катлавының китапларын реквизицияләү хисабына шактый арта һәм 70 мең экземплярдан артык тәшкил итә. Хәзер китапханә элекке Троица хатынкызлар монастыреның өч катлы корпусында урнашкан, 34889 саклау берәмлеге исәпләнә (2018 ел);
  •  балалар китапханәсе (1936 елдан, фондта 17501 саклау берәмлеге бар).

Мәдәният йорты каршында С.И.Мурзина исемендәге “Мурзилки” театр коллективы (1976 елдан, 1978 елдан “халык” исемен ала, оештыручысы – С.И.Мурзина), Балчык уенчыклар ясау студиясе (1992 елдан “халык” исемен ала), “Берегиня” фольклор коллективы (2002 елдан, 2002 елда “халык” исемен ала, оештыручысы – З.С.Лезина).

1918 елда шәһәрдә Үзәк фәнни-педагогик музей эшли, музейның директоры үлү сәбәпле ябыла.

1968 елда Лаеш китапханәсенең уку залы мөдире Я.А.Гайдукевич (1917–1991) башлангычы белән Сугыш һәм хезмәт даны музее ачыла, 1997 елдан Г.Р.Державин исемендәге Лаеш төбәге музее (хатын-кызлар монастыре бинасында (1968 елдан), район Мәдәният йортында (1991 елдан), аннары Сәнгать мәктәбендә (2003 елда), хәзер Балалар сәнгать мәктәбе бинасында урнаша).

Лаеш төбәге музееның филиалы бар – Сугышчан дан музее (элекке Троица хатын-кызлар монастыренда 1890 елларда төзелгән кәшәнә бинасында урнаша).

2003 елда шәһәрдә Г.Р.Державин бюсты куела. 2015 елда Җиңү паркы ачыла, анда Советлар Союзы Геройлары С.И.Козлов, А.П.Малышев, И.С.Матвеев, А.Т.Сергеев, Россия Герое М.Р.Әхмәтшин, Дан орденының тулы кавалерлары К.З. Җаббаров, П.И.Наумов бюстлары куелган, Истәлек диварында Бөек Ватан сугышында һәлак булган лаешлыларның исем-фамилияләре чокып язылган; 2016 елда тыл хезмәтчәннәренә һәйкәл куела.

2018 елда яңа “Кама диңгезе” пляжы ачыла.

Шәһәрдә тарихи-мәдәни мирас ядкәрләре саклана:

  • кыз балалар прогимназиясе бинасы (1864 елда дворяннар һәм өлешчә земство управасы акчасына төзелә; 1917 елгы янгыннан соң, яңадан 1930 елларда гына төзелә; анда Е.А.Литкенс исемендәге 2 нче баскыч мәктәп, соңрак эшче яшьләр мәктәбе урнаша, хәзерге вакытта бина файдаланылмый; соңгы классицизм стилендә гражданнар архитектурасы истәлеге);
  • янгын сүндерү бүлеге бинасы (XIX йөз ахыры – XX йөз башы; неоклассицизм стилендә гражданнар архитектурасы истәлеге);
  • ирләр гарипләр йорты бинасы (XX йөз башында сәүдәгәр хатын Агафонова акчасына төзелә, 1918 елда бинасында Халык йорты ачыла, беренче катта – 1920 елдан өяз китапханәсе, икенче катта 1940 елга кадәр халык театры урнаша; 1969 елда бина фасадына “Бу бинада 1919 елның 16 июнендә мәдәният һәм халык мәгарифе хезмәткәрләре алдында Н.К.Крупская чыгыш ясады” дигән язма белән мемориаль такта куела; классицистик юнәлештәге эклектика стилендә гражданнар архитектурасы истәлеге);
  • кәшәнә (1890 еллар ахыры; хәзер бу бинада Сугышчан дан музее урнашкан).

Шәһәрдә һәм аның тирәсендә археология истәлекләре ачыклана:

  • Лаеш комплексы (авыллыклар, мөселман каберлекләре, туктаулыклар керә; аның территориясе хәзерге вакытта Куйбышев сусаклагычы сулары астында калган; комплексның төп өлеше Болгар һәм Алтын Урда археологик культуралары чорына карый);
  • I Лаеш туктаулыгы (Казан яны культурасы),
  • I Лаеш авыллыгы (Алтын Урда чоры Болгар истәлеге),
  • II Лаеш авыллыгы (Имәнкискә культурасы);
  • I Лаеш каберлеге (Алтын Урда чоры Болгар истәлеге),
  • II Лаеш каберлеге (Казан ханлыгы чоры һәм тагын да элеккерәк чор),
  • III Лаеш каберлеге (Алтын Урда чоры Болгар истәлеге, XIV йөз),
  • I Лаеш табылдыклары (неолит – бронза),
  • II Лаеш табылдыгы (бронза),
  • III Лаеш табылдыклары (Алтын Урда чоры Болгар истәлеге),
  • Лаеш зинданы (XVI йөзнең икенче яртысы – XVIII йөз).

Сәламәтлек саклау

Лаешта Үзәк район хастаханәсе (1866 елда үзенең бер катлы бинасында урнаша, анда 15 урынлы 3 бүлек була: ирләр, хатын-кызлар һәм арестантлар өчен, 1933–1934 елларда элекке янган бина урынына яңа бина төзелә, 1968 елдан яңа бинада) һәм поликлиника эшли.

Социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә Мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге (2004 елдан), “Алтын көз” комплекслы халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге (1997 елдан) эшли.

Спорт

“Кама” спорт-сәламәтләндерү комплексы (2011 елдан) эшли. 53 спорт корылмасы (2018 елдан): 22 яссы ачык спорт корылмасы, 13 спорт залы, 2 йөзү бассейны бар.

Күренекле кешеләре

М.В.Агеева (1958 елда туган) – биология фәннәре кандидаты, РФА Казан фәнни үзәгенең Казан биохимия һәм биофизика институты өлкән фәнни хезмәткәре;

А.К.Белозёрцев (1941–2015) – шагыйрь, прозаик, журналист, Россия Язучылар берлегенең Чиләбе бүлеге рәисе (1998–2013 елларда), Д.Н.Мамин-Сибиряк исемендәге бүләк лауреаты;

В.П.Васильев (1947 елда туган) – дәүләт эшлеклесе, РФ нең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры (1996–1999 елларда), ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры (2001–2009 елларда), “Почет билгесе” ордены кавалеры;

С.В.Гойтанников (1920–1989) – биология фәннәре кандидаты, Казан авыл хуҗалыгы институты ректоры (1956–1964 елларда), Бөек Ватан сугышында катнаша, 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы, “Почет билгесе” орденнары кавалеры;

А.В.Горшунов (1953 елда туган) – ТР һәм РФ нең атказанган табибы;

И.С.Гребенщиков (1813–1883) – Казан сәүдәгәре, Казанда “Поморско-брачное согласие” җәмгыятенең диндәге иске тәртип тарафдарлары җитәкчесе;

В.Н.Ельцов (1951 елда туган) – “Камгэсэнергострой” җитештерү берләшмәсе генераль директоры (1989–2003 елларда), РФ Дәүләт думасы депутаты (2003 елдан), ТР ның атказанган төзүчесе, Удмурт Республикасының атказанган төзүчесе, “Почет билгесе” ордены кавалеры;

А.В.Завадский (1873–1915) – хокук белгече, Казан университетының приват-доценты;

А.А.Канаев (1909–?) – техник фәннәр докторы, профессор, Бөек Ватан сугышында катнаша, 13 орден һәм медальләр кавалеры;

А.Н.Краев (1911–1981) – РСФСР ның атказанган мәдәният хезмәткәре, ТАССР ның мәдәният министры урынбасары (1955–1961 елларда), республикада һәм Идел буе төбәгендә кинематография үсешенә зур өлеш кертә, Хезмәт Кызыл Байрагы, “Почет билгесе” (ике тапкыр) орденнары кавалеры;

Н.А.Латыпов (1960 елда туган) – юрист, ТР һәм РФ нең атказанган юристы;

В.А.Наумов (1928 елда туган) – бакчачы-селекционер, биология фәннәре кандидаты, ТАССР һәм РСФСР ның атказанган агрономы;

Е.Н.Павловский (1904–1975) – физиолог, биология фәннәре докторы, профессор, ТАССР ның атказанган фән эшлеклесе, Ленин, Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары кавалеры;

Г.Г.Пименов (1936 елда туган) – физик, физика-математика фәннәре кандидаты, ТР Дәүләт бүләге лауреаты;

Г.П.Приезжев (1920–2001) – биология фәннәре кандидаты, совет-фин һәм Бөек Ватан сугышында катнаша, Казан университетының зоология музее мөдире (1950–1960 елларда);

Е.В.Спиридонова (1908–1975) – икътисадчы, икътисад фәннәре кандидаты, 2003–2017 елларда Казан техник университетында ел саен “Спиридонова укулары” дип аталган халыкара фәнни-гамәли конференция уздырыла, 2008 елда университетта аңа мемориаль такта ачыла;

Р.П.Тюрикова (1940–2015) – химик-технолог, биология фәннәре кандидаты, ТР Дәүләт бүләге лауреаты;

Л.П.Шилов (1934 елда туган) – геолог-нефтьче, геология-минералогия фәннәре кандидаты, “Коминефтегеофизика” генераль директоры урынбасары (1983–1990 елларда).

Тормышы һәм эшчәнлеге Лаеш шәһәре белән бәйле шәхесләр: А.В.Усова (1921–2014) – педагогика фәннәре докторы, РФ нең атказанган фән эшлеклесе, ТАССР ВЛКСМ ның Лаеш районы комитеты 1 нче секретаре (1942–1946 елларда), 1 нче гимназиядә укый (1939 елга кадәр).

Лаеш шәһәренә А.Н.Радищев, А.С.Пушкин, А.И.Герцен, М.Е.Салтыков-Щедрин, Л.Н.Толстой, Н.К.Крупская килеп китә.

Халык саны

1782 елда – 550 ир-ат;
1859 елда – 3473,
1897 елда – 3742,
1908 елда – 4586,
1926 елда – 3781,
1938 елда – 4658,
1949 елда – 4473,
1979 елда – 6,5 мең,
1989 елда – 7,2 мең,
2002 елда – 7,7 мең,
2010 елда – 7735,
2017 елда – 8604 кеше (руслар – 72,1%, татарлар – 24,6%).