Урнашуы

Татарстанның төньягында, Киров өлкәсе чигендә, Норма елгасы буенда урнашкан. Казан-Екатеринбург линиясе тимер юл станциясе. Казанга кадәр 120 км.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Мамадыш өязе Әсән-Елга волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Мамадыш кантоны составында. 1741 елда Таиш бакыр эретү заводы авылы. XIX йөз уртасыннан – авыл. 1923 елда Кукмара эшчеләр поселогы итеп үзгәртелә, 1928 елда шәһәр тибындагы поселок статусын ала.

1930 елның 10 августыннан Кукмара районы үзәге, 1963 елның 1 февраленнән Саба районы составында, 1965 елның 12 гыйнварыннан кабат район үзәге.

2017 елда шәһәр статусын ала.

Тарихы

Кукмара турында беренче тапкыр 1602–1603 елларда (Казан өязенең язу кенәгәсе) телгә алына. Иван Болтин исемле берәү татар кенәзе Бакшанды Нурушевның Арча даругасы Кече Кукмара волосте крәстияннәреннән “юл пошлинасы” алу хакындагы хәбәр турында яза.

Шулай ук 1595 елда Оштырма елгасы тамагында, аның Вяткага коя торган урынында Христорождествено монастыре (Хлыново Успение монастыре вотчинасы) барлыкка килә. 1764 елга кадәр эшли. Монастырь китапларында Оштырма Кукмара волосте турында, аның төгәл урыны, чикләре, сөрүлек җирләренең мәйданы, урманнар һәм башкалар турында күп истәлекләр сакланган. Оштырма Кукмара волосте хәзерге Кукмара районы территориясенең бер өлешен били.

Монастырьның вотчина җирләренә язмаларында Норма елгасы буендагы авыллар турында телгә алына (Чирмеш Оштырма Кукмара авылы Норма елгасы буенда, анда 17 хуҗалык бар; Чуаш Кече Оштырма Кукмара авылында 4 хуҗалык бар. Ике авыл да монастырьдан 8 чакрым ераклыкта). Алар 1552 елда Казан ханлыгы чорында нигезләнә. Чирмеш Оштырма Кукмара һәм Чуаш Кече Оштырма Кукмара авыллары бердәм Оштырма Кукмара волостен тәшкил итә.

1999 елда археология тикшеренүләре барышында Кукмара территориясендә корылмалар һәм һөнәрчелек остаханәләре эзләре табыла, алар XIII–XIV йөзләрдә хәзерге Кукмара урынында алга киткән металлургия булган авыллар булуын раслый.

Алга таба хәзерге Кукмара территориясенә халыкның урнашуы XVII йөздә табылган бакыр рудасын чыгару һәм эшкәртү белән бәйле. 1730 елда Вятка комиссары И.Тряпицын Янсыбы авылы янында бакыр заводын төзеттерә, ул Янсыбы исемен ала. Тиздән завод атаклы сәүдәгәр Вяземскийга сатыла. 1738 елның 27 ноябрендә Григорий һәм Карл Вяземскийлар заводны 1100 сумга Казан сәүдәгәре С.Е.Иноземцевка саталар.

1741–1743 елларда С.Е.Иноземцев Норма елгасы буенда татар Таиш авылы җирләрендә бакыр заводы төзи. Заводта биш эретү миче, 130 рудник була. Анда 195 оста һәм 200гә якын ялланган эшче эшли. Таиш заводында ел саен 1553 пот чиста бакыр эретелә. Предприятиегә 77 бакыр руднигы керә. Завод өчен җиһазларны С.Е.Иноземцев туктап калган Иштирәк заводыннан алып кайта.

Таиш бакыр заводы 1743 елның 16 декабрендә эшли башлый. Завод әйләнәсендә “Кукмара заводы” яисә Таиш заводы исемле поселок барлыкка килә. Бакыр заводы каршында хуҗа йорты һәм осталар һәм эшчеләрнең 200 йорты була.

Кукмарага башта читтән, башлыча руслар килеп урнаша. Завод өчен агач һәм күмерне татар крәстияннәре ташый. Заводта Арча даругасы буендагы авылларда яшәүче иске керәшен татарлар күп эшли. XIX йөз башыннан заводта Югары, Урта һәм Түбән Тойма авылларына беркетелгән крәстияннәр эшли. Хезмәтләре өчен тәүлегенә “җәяүле” крәстияннәргә – 4–5 тиен, “атлы” крәстияннәргә 6–11 тиен түләнә.

Завод эшчеләре Е.И.Пугачёв җитәкчелегендәге 1773–1775 елгы Крәстияннәр кузгалышында актив катнашалар: баш күтәрүчеләрне корал белән тәэмин итәләр, М.Гомәров отрядына 400 пот бакыр бирәләр.

XIX йөзнең беренче яртысында руда запаслары кимү сәбәпле завод хәлсезләнә. 1827 елда заводны аукционда дворян, Мәскәү сәүдәгәре М.Ярцев сатып ала. Заводта 61 оста, 434 эшче, шул исәптән 100гә якын ялланган эшче эшли. 1828 елда заводта 2505 пот 35 фунт бакыр җитештерелә (якынча 55 тонна).

1831–1833 елларда заводка беркетелгән 500 ир-атны Уралга Васильево-Шайтан заводында эшләргә күчерәләр. Күченеп килүчеләр Екатеринбургтан 35 км ераклыкта Таишевка авылын нигезлиләр (соңрак Шайтанка). 1852 елда завод ябыла (янгын вакытында янып юкка чыга һәм торгызылмый). Торак пункт авыл статусын ала.

Завод хуҗасы С.Е.Иноземцев исеме белән Кукмарада 1765 елда беренче агач Петр һәм Павел чиркәве төзелеше бәйле. Чиркәү төзү ихтыяҗы завод эшчеләренең саны арту сәбәпле туа. 1844 елда агач чиркәү урынына заводның башка хуҗасы – М.Ярцев акчасына кирпечтән өч престоллы чиркәү төзелә. Чиркәү белән рәттән биек чиркәү манарасы була. Чиркәү төзелешендә тау исправнигы А.Износков катнаша.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында Кукмара халкы алпавыт һәм дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук тимерчелек, агач эше, күн эшкәртү, тегүчелек, туку һәм бау ишү кәсепчелеге, киез итек басу, бакыр һәм никель савыт-саба ясау тарала.

XIX йөз уртасында Кукмарада Россия сәнәгатьчеләре бертуган Комаровлар катнашында кирпечтән өч престоллы Петр һәм Павел чиркәве (1930 елларда ябыла һәм җимерелә) төзелә.

1851 елда чиркәү-приход мәктәбе ачыла, 1869 елда – (башка версия буенча – 1873 елда) бер сыйныфлы земство училищесы, 1898 елда Халык мәгарифе министрлыгының ике сыйныфлы училищесы (97 укучы була, бинасы 1900 елда төзелә) итеп үзгәртелә.

XIX йөзнең икенче яртысында Кукмара зур вак һөнәрчелек сәнәгате үзәгенә әверелә. Эре сәнәгатьчеләр арасында – Үтәмешевләр, Комаровлар, Володиннар, Родыгиннар, Вавиловлар, Войдиновлар була. Итек басу бик актив үсеш ала.

1870 елда “Бертуган Комаровлар” сәүдә йорты хуҗалары бертуган Н.В. һәм С.В.Комаровлар Кукмара авылында Киез итек һәм фетр аяк киеме фабрикасын булдыралар, ул Казан губернасында иң зур киез итек һәм сәнәгать предприятиеләренең берсенә әверелә. Сәүдә йорты киез итек һәм галошлар җитештерү буенча махсуслаша. 1895 елда 32500 сумга 10800 пар итек җитештерелә. Предприятиедә сигез ат көче егәрлегендә пар машинасы һәм пар казаны була. Фабрика бер ел дәвамында 285 көн эшли, эш сменасы 12 сәгатькә сузыла. 1895 елда предприятиедә уртача 75 кеше эшли, хезмәт хакы 7700 сум тәшкил итә; 1912 елда 1900 эшче эшли, җитештерү 1,5 миллион сумга бәяләнә, губернада көче буенча өченче сәнәгать предприятиесе санала.

Тармакның икенче зур предприятиесе булып бертуган Родыгиннарның киез-киез итек фабрикасы (сәүдәгәр И.Д.Родыгин нигез сала) санала. 1897 елда “Бертуган Родыгиннар ширкәте” оештырыла, товар әйләнеше берничә йөз мең сум тәшкил итә. Казан һәм Вятка губерналарындагы аяк киеме фабрикалары ширкәт карамагында була. Предприятие 40 ат көче егәрлегендәге пар двигателе белән җиһазландырыла. 1700 эшче киез итек җитештерә. Еллык җитештерү 600 мең сумга бәяләнә. Фабрика-сәүдә ширкәтенең вәкилләре Мәскәү һәм Казанда да була.

Бертуган Вавиловлар шулай ук киез итек җитештерү предприятиесе хуҗасы була (1870 елларда ачыла, җиһазлары алты ат көче егәрлегендәге керосин двигателеннән тора. 1896 елда сәүдәгәр В.М.Вавиловның иң зур күрсәткечләре була: аның предприятиесендә 90 мең сумга продукция җитештерелә. Бу “Бертуган Комаровлар” сәүдә йортыныкына караганда өч тапкыр күбрәк. Предприятиедә 90 кеше эшли, эш сменасы 12 сәгатькә сузыла).

Бертуган Войдиновлар шулай ук зур күрсәткечләргә ия була, алар механик ысул белән киез итек җитештерү белән шөгыльләнә (А.П.Войдинов остаханәсендә 1896 елда көмеш белән 3200 сумга 1000 пар киез итек җитештерелә. Предприятие елына 180 көн эшли, эш сменасы 9 сәгать дәвам итә. 19 эшче эшли, жалованье 900 сум тәшкил итә: Е.П.Войдинов предприятиесендә шул ук елда 16 эшче 5 мең сумга киез итек җитештерә, жалованье 600 сум тәшкил итә. Предприятие елга 250 көн, тәүлегенә 10 сәгать эшли).

Кукмараның зур предприятиеләр бишлегенә шулай ук бертуган Володиннарның канат-бау җитештерү заводы керә (1880 елларда нигез салына, бу чорда анда 18 кеше, шулай ук Жилой Рудник поселогы кешеләре эшли).

Шулай ук Володиннар милкендә бакыр һәи никель әйберләр остаханәләре була (XIX йөз ахырында нигез салына). Анда самовар һәм комганнар ясаганнар (1896 елда 4560 сумга 300 самовар һәм комган эшләнә, бәяләре 8 сум һәм 1 сум 80 тиен була. Остаханә тәүлек дәвамында эшли. Барлыгы 13 кеше, 12 сәгать буе эшли, жалованье бер елга 1300 сум тәшкил итә). Җирле җитештерүчеләрнең товарлары Бөтенроссия һәм халыкара күргәзмәләргә куела (Париж, Чикаго һ.б.), Париж һәм Лейпциг, шулай ук Россия сәүдә ярминкәләре медальләренә лаек була, Ирбит, Түбән Новгород, Минзәлә ярминкәләрендә һәм Казанда сатыла.

Һөнәрчелек һәм фабрика җитештерүе үсеше нәтиҗәсендә Кукмарада сәүдә дә арта. Сәүдәгәр бертуган Мөбаракша һәм Мортаза Әхмәтовлар Кукмарада сәнәгать товарлары кибете ача; Д.Фәхретдинов – мануфактура, Н.Коновалов – галантерея, Семеновлар гаиләсе һәм В.Володин бакалея кибете ачалар. Җирле сәүдәгәрләр һәм сатучылар тарафыннан күп санда кибетләр төзелә. XIX йөз уртасында Кукмарада 60 кибет, аракы кибете, якшәмбе саен базар эшли.

XX йөз башында Петр һәм Павел чиркәве, Халык мәгарифе училищесе, земство хастаханәсе (1901 елдан), почта бүлеге, телеграф, 4 фабрика һәм 2 киез итек җитештерү оешмасы, 2 чуен кою оешмасы, 4 тимерче алачыгы, 6 кибет, казна шәрабханәсе, чәйханә, 3 сыраханә һәм 10 вак-төякләр кибете, дүшәмбе саен базар эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 104,8 дисәтинә тәшкил итә.

1914 елда Кукмарада тимер юлы төзелеше башлана, ул анда алга таба сәнәгать үсешенә ярдәм итә.

Хуҗалык итү рәвеше

1918–1919 елларда барлык предприятиеләр национализацияләнә. 1922 елда – барлык киез итек җитештерү предприятиеләре “Красный текстильщик” фабрикасына, аннан соң киез-киез итек комбинатына берләштерелә. Бөек Ватан сугышы елларында фабрика фронтка 1,5 пар киез итек җибәрә, 6 миллион пар итекне ремонтлый.

Хәзерге вакытта комбинат Россиядә әйдәп баручы киез итек җитештерүче санала (ел саен 1 миллион пардан артык). Киез итектән тыш, комбинатта киез һәм халык куллану товарларын җитештерү җайга салынган: одеаяло, йоклау капчыклары, жилетлар, киездән мунча һәм сауна өчен комплектлар.

1924–1927 елларда Кукмарада һөнәрчелек артельләре булдырыла, 1929 елда аларның саны 2340ка җитә. Зур артельләр җирлегендә “Иль” (алга таба “Мелита” мех фабрикасы итеп үзгәртелә, 2017 елда ябыла), “Ярыш” (1956 елдан “Хыял” тегү фабрикасы), “Кызыл тимерче” (хәзерге вакытта металл савыт-саба заводы, Kukmara маркасы белән төрле продукция җитештерә), “Бригадир” (төзелеш материаллары заводы) предприятиеләре булдырыла.

1931 елда машина-трактор станциясе оештырыла, 1934 елда – “Кукмара элеваторы” (хәзер “КукморЗерноТорг” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте), 1945 елда Кукмара кирпеч заводы ачыла (хәзер Кукмара төзелеш материаллары заводы).

1987–2005 елларда – Кукмара катнаш азык заводы, 1998–2017 елларда – “Кукмара мех фабрикасы”, 1961–2008 елларда – “Кукморская МСО” ачык акционерлык җәмгыяте, 1998–2006 елларда “Солнышко” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты эшли.

Шәһәр территориясендә иң зур предприятиеләр: “Кукмара киез-киез итек комбинаты” акционерлык җәмгыяте (1923 елдан), “Кукмара тегү фабрикасы” акционерлык җәмгыяте (1956 елдан), “Кукморский завод металлопосуды” акционерлык җәмгыяте (1930 елдан), “КукморЗерноТорг” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте (1934 елдан), “Аква-Трейд” азык комбинаты, Кукмара төзелеш материаллары заводы (1945 елдан), “Кукморская кардолентная фабрика” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте (2016 елдан), Кукмара таш фабрикасы “Мастер и камень” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте (2018 елдан).

Мәгариф

Шәһәрнең мәгариф системасында эшләүче оешмалар: 4 гомуми белем бирү мәктәбе:

  • Ч.Т.Айтматов исемендәге 1 нче гимназия (1929 елда башлангыч мәктәп буларак ачыла, 1932 елда яңа бина төзелгәннән соң рустатар мәктәбе. 1934 елда – 1 нче татар мәктәбе, 1945 елда урта мәктәп (1934–1950 елларда районда бердәнбер татар урта мәктәбе) итеп үзгәртелә. 1941 елның 12 августыннан 1943 елга кадәр мәктәп бинасында эвакуацияләнгән 2786 нчы хәрби госпиталь урнаша (гимназия фасадына мемориаль такта куелган). 1944–1980 елларда интернат эшли. 1991 елда гимназия статусын ала, 1998 елдан 1 нче татар гимназиясе, 2008 елдан Ч.Т.Айтматов исемендәге гимназия, 2008 елда аның каршында музей ачыла (оештыручысы – Н.З.Минһаҗева). 2009 елдан гимназиядә Ч.Айтматов укулары уза. 2018 елда гимназия ишегалдында Ч.Айтматов һәм аның әнисе Н.Х.Айтматовага һәйкәл куела;
  • А.М.Булатов исемендәге лицей (1869 елда Халык мәгарифе министрлыгының бер сыйныфлы халык училищесе буларак ачыла, 1898 елда Халык мәгарифе министрлыгының ике сыйныфлы училищесе итеп үзгәртелә (беренче укытучылары Казан рухани һәм укытучылар семинарияләрен, Мамадыш өяз училищесен тәмамлаучылар була; бу чорда 97 укучы укый; 1900 елда яңа бина төзелә), 1917 елда – югары башлангыч училище, 1920 елда – фабриказавод җидееллык мәктәбе, 1932 елда – тугызъеллык, 1936 елда – урта (1941 елда яңа бина төзелә, анда 1941 –1942 елларда эвакуацияләнгән 2786 нчы хәрби госпиталь урнаша, гимназия фасадына мемориаль такта куелган, 2006 елдан – А.М.Булатов исемендәге лицей (бина фасадына мемориаль такта куелган), 2011 елдан күп профильле лицей. Лицей каршында 1989 елдан уку йорты, туган төбәк тарихына һәм А.М.Булатовның тормышы һәм эшчәнлегенә багышланган мәктәп музее эшли (оештыручысы – Л.И.Куприянова);
  • 3 нче урта мәктәп (1973 елдан, 2009 елдан аның каршында музей эшли, оештыручысы – Г.Г.Хәсәнова);
  • 4 нче урта мәктәп (1989 елдан, 2007 елдан аның каршында төбәк тарихын өйрәнү музее эшли, оештыручысы – Ф.А.Баһаветдинов).

Шулай ук кичке (сменалы) гомуми белем бирү мәктәбе (1924 елда фабрика-завод мәктәбе буларак ачыла, 6 нчы тегү фабрикасы бинасында урнаша, 1943 елда эшче яшьләр мәктәбе итеп үзгәртелә); 10 балалар бакчасы эшли: 1 нче “Березка” (1930 елдан, 1974 елдан яңа бинада), 2 нче “Чулпан” (1983 елдан), 3 нче “Солнышко” (2014 елдан), 4 нче “Ляйсан” (1961 елдан), 5 нче “Созвездие” (2015 елдан), 6 нчы “Радуга” (1972 елдан), 7 нче “Колокольчик” (1975 елдан), 8 нче “Ручеек” (1982 елдан), 9 нчы “Рябинушка” (1982 елдан), 10 нчы “Ромашка” (1986 елда).

Өстәмә белем бирү учреждениеләре:

  • Балалар музыка мәктәбе (1966 елдан),
  • Балалар сәнгать мәктәбе (1991 елдан),
  • Балалар сәламәтләндерүбелем бирү (профильле) үзәге (1990–2008 елларда Балалар-яшүсмерләр физик әзерлек клубы),
  • “Галактика” балалар иҗаты үзәге (1954 елда Пионерлар һәм укучылар йорты буларак ачыла, 1990 елдан Укучылар йорты, 1998 елдан Мәктәптән тыш эшләр үзәге, 2017 елдан яңа бинада, хәзерге исемдә),
  • “Зилант” (2000 елдан) һәм “Олимп” (2009 елдан) балаларяшүсмерләр спорт мәктәпләре.

1936–2011 елларда Кукмарада 39 нчы һөнәр училищесе эшли: киез итек-аяк киеме фабрикасы өчен белгечләр әзерли, 1958 елдан – ташчылар, штукатурчылар һәм тегүчеләр, 1970 еллар ахырыннан пешекчеләр әзерли.

Мәдәният

Шәһәрдә шулай ук Мәдәният йорты (1954 елдан), кинотеатр (беренче кинотеатр 1914 елда мещан Н.Юзеев тарафыннан ачыла; 2018 елдан Мәдәният йорты бинасында), үзәк китапханә (1918 елдан, 1983 елдан яңа бинада), балалар үзәк китапханәсе (1936 елдан), Кукмара муниципаль районының төбәк тарихын өйрәнү музее (1995 елдан), “Тылсым” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге (1996 елдан), “Милосердие” сәламәтлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге (1996 елдан), Халыклар дуслыгы йорты (2015 елдан), типография (1930 елдан), “Кукмара авазы” радиостанциясе (2003 елдан), Үзәк район хастаханәсе (тарихы XIX йөз ахырында ачылган земство хастаханәсеннән башлана, Кошелевлар йортында урнаша, 1901 һәм 1977 елларда яңа биналар төзелә) һәм поликлиника (1977 елдан), “Медная гора” тау чаңгысы базасы (1964 елдан), “Кукмор” чаңгы базасы (2017 елдан) эшли.

Хәзерге вакытта мәдәният йорты каршында эшләүче оешмалар:

  • театр (1958 елдан, 1969 елдан “халык” исемен ала, оештыручысы – Ф.Г.Галимуллин),
  • “Калинка” рус вокаль ансамбле (1986 елдан, 1992 елдан “халык” исемен ала, оештыручысы – Н.Н.Каменщикова),
  • “Сердәш” вокаль ансамбле (1993 елдан, 2004 елдан “халык” исемен ала, оештыручысы – А.М.Курочкина),
  • “Баламишкин” гармунчылар ансамбле (2011 елдан, 2018 елдан “халык” исемен ала, оештыручысы – И.Р.Зарипов),
  • “Нурминкә бизәкләре” фольклор коллективы (1992 елдан),
  • “Ләйсән” татар җыры вокаль ансамбле (2000 елдан),
  • “Кукмара кызлары” вокаль ансамбле (2018 елдан).

Балалар музыка мәктәбе каршында педагогларның “Сердәш” халык вокаль ансамбле (1995 елдан, 2008 елдан “халык” исемен ала, оештыручысы – А.М.Курочкина), халык уен кораллары оркестры (1975 елдан), балалар тынлы оркестры (1993 елдан), “Viva” скрипачлар ансамбле (1997 елдан) эшли.

Кукмарада Үзәк мәчет (1994 елдан), “Хәйрия” мәчете (2002 елдан), Таиш мәчете (2018 елдан), мәдрәсә (1998 елдан, 2009 елдан яңа бинада), Петропавел чиркәве (яңа чиркәү бинасы 2007 елда ачыла), Изге апостоллар Петр һәм Павел чиркәве приходының якшәмбе мәктәбе (2013 елдан) бар.

2015 елда – А.М.Булатов исемендәге парк (2016 елда анда аның бюсты куела), 2014 елда – Р.Мөхәммәтшин исемендәге Үзәк стадион, 2016 елда – Норма елгасының яңартылган яр буе, 2018 елда – яңартылган Үзәк парк, 2019 елда Хәтер паркы ачыла.

Хәтер паркы территориясендә сугышчы-интернациналистларга һәм сугыш хәрәкәтләрендә катнашучыларга (2011 елда), чик сакчыларына (2018 елда) һәйкәлләр куела. А.М.Булатов исемендәге парк янәшәсендәге мәйданчыкта Советлар союзы Геройлары (С.А.Әхтәмов, П.Е.Воробьёв, И.Г.Газизуллин, Ф.Г.Заһидуллин һәм Н.С.Савин) бюстлары һәм Бөек Ватан сугышында катнашучылар хөрмәтенә стела (2005 елда) куела.

2016 елда прокуратура бинасы каршында рус тарихында беренче прокурор-генерал П.И.Ягужинский бюсты куела.

2018 елда “Галактика” балалар иҗаты үзәге янында “Сугыш чоры балаларына багышлана....” һәйкәле урнаштырыла.

Шәһәрдә тарихи-мәдәни мирас истәлекләре сакланган:

  • бертуган Комаровлар фабрикасының җитештерү бинасы (1860–1870 еллар, “кирпеч” юнәлешендә эклектика стилендәге сәнәгать архитектурасы истәлеге);
  • сәнәгатьче С.В.Комаров йорты (1870 еллар, классицистика юнәлешендә эклектика стилендәге торак архитектурасы истәлеге);
  • бертуган Комаровлар фабрикасының контора бинасы (1870 еллар, халык төзелеш сәнгате традицияләрендә агач архитектурасы истәлеге);
  • Комаровлар киез итек фабрикасының складлар бинасы (1870 еллар, рационалистик юнәлештә эклектика стилендәге сәнәгать архитектурасы истәлеге);
  • бертуган Родыгиннарның киез итек фабрикасы бинасы (1870 еллар, борынгы эклектиканың “кирпеч” юнәлешендә псевдобарокко стилендәге сәнәгать архитектурасы истәлеге, 1995 елдан анда Кукмара районының төбәк тарихын өйрәнү музее урнаша);
  • Володиннарның канатбау ишү предприятиесе бинасы (1880 еллар, халык төзелеш сәнгате традицияләрендә тышкы бизәлешендә эклектика элементлары белән архитектура истәлеге; совет чорында анда военкомат урнаша, 2008 елда янып юкка чыга);
  • В.Г.Шухов системасының су кудыру башнясы (1930 еллар, сәнәгать архитектурасы истәлеге);
  • эвакуацияләнгән 2786 нчы госпитальдә яралардан үлгән сугышчыларның туганнар каберлеге (1956 ел, 2009 елда анда ремонтреставрацияләү эшләре башкарыла).

Кукмараның табигать-ландшафт истәлекләренә “Кукмара тавы” һәм Норма елгасы табигать истәлекләре керә.

Шәһәр тирәсендә археология истәлеге – XIII–XVIII йөзләрдәге Кукмара -1 урта гасырлар торулыгы табыла.

Күренекле кешеләре

  • Р.М.Абдрахманов (1958 елда туган) – дерматовенеролог, медицина фәннәре докторы, профессор, ТРның атказанган табибы;
  • Н.М.Вәлитова (1946 елда туган) – тәрҗемәче;
  • Л.Ю.Глухова (1976 елда туган) – хакимият эшлеклесе, юрист, ТРның атказанган юристы, ТРның юстиция министры (20132017 елларда);
  • Р.А.Голов (1955 елда туган) – хакимият-хуҗалык җитәкчесе, ТРның атказанган текстиль һәм җиңел сәнәгать хезмәткәре, РФнең мактаулы текстиль һәм җиңел сәнәгать хезмәткәре, Кукмара 6 нчы тегү фабрикасы директоры (1986–1994 елларда);
  • А.Т.Гончаров (1923–1997) – гигиенист, медицина фәннәре докторы, профессор, Бөек Ватан сугышында катнаша, 1 нче һәм 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары кавалеры;
  • В.А.Екименко (1951елда туган) – геофизик, ТР Дәүләт бүләге лауреаты, ТРның атказанган геологы;
  • Э.С.Елисеева (1937 елда туган) – биохимик, биология фәннәре кандидаты;
  • Ш.К.Җәләлетдинов (1941–2004) – волейбол буенча СССРның спорт остасы, районда ел саен (2015 елдан) Кукмара һәм күрше шәһәрләрнең үзешчән командалары өчен волейбол буенча Мемориал уздырыла;
  • И.А.Износков (1835–1917) – тарихчы, математик, этнограф, педагог, нумизмат;
  • М.Н.Кашипов (1936 елда туган) – композитор, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе;
  • З.Б.Мәхмүтов (Заһид Мәхмүди) (1960 елда туган) – язучы, журналист, ТР Язучылар берлеге әгъзасы, “Мәхмүтфильм” киностудиясен булдыручы, “Кара”, “Ломбард”, “Ак болыт” һәм “Мунча” нәфис фильмнары авторы;
  • М.С.Мөбәрәков (1949 елда туган) – режиссёр, доцент, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Казан мәдәният институтының театр иҗаты кафедрасы мөдире (1976 елдан);
  • Ш.М.Муллануров (1951елда туган) – хакимият-хуҗалык җитәкчесе, ТРның атказанган төзүчесе, Кукмара ПМК-90 башлыгы (1979 елдан);
  • И.Р.Мөхәммәтов (1980 елда туган) – хакимият-хуҗалык эшлеклесе, филология фәннәре кандидаты, ТРның мәгариф һәм фән министры урынбасары (2014–2017 елларда);
  • Р.Ш.Мөхәммәтшин (1940–2014) – Кукмарада ишегалды футболын башлап җибәрүче, футбол ярышлары, балалар спорт хәрәкәтенә ярдәм буенча күп сандагы хәйрия акцияләре хәйриячесе, Кукмарада ел саен Р.Мөхәммәтшин кубогына футбол турниры уздырыла, 2014 елдан Кукмарада Үзәк стадион аның исеме белән атала;
  • А.Н.Ошурков (1955 елда туган) – дәүләт эшлеклесе, Россия Федерациясенең 3 нче класслы хакыйкый дәүләт киңәшчесе, техник фәннәр кандидаты, Санкт-Петербург төбәкара ресурслар үзәге директоры киңәшчесе;
  • Р.А.Петров (1946–2016) – ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре, Г.Камал исемендәге Татар академия театры директоры урынбасары (1997–2016);
  • Ю.И.Созин (1929 елда туган) – физик, физика-математика фәннәре кандидаты;
  • Ю.М.Стенин (1950 елда туган) – радиоастроном, физика-математика фәннәре кандидаты;
  • Г.Ф.Солтанова (1928 елда туган) педиатр, медицина фәннәре докторы, профессор;
  • А.С.Фадеичева (Белоусова) (1943 елда туган) – җырчы (меццо-сопрано), педагог, ТАССР, РСФСРның атказанган артисты;
  • В.Н.Федоров (1956 елда туган) – спортның милли төрләре буенча РФнең спорт остасы, гер спорты буенча СССРның спорт остасы, гер спорты буенча районның җыелма командасы тренеры;
  • Л.Л.Федотов (1953 елда туган) – запастагы полковник, хәрби инженер, Кызыл Йолдыз, “Шәхси батырлыгы өчен”, “Батырлык өчен”, 3 нче дәрәҗә Дан орденнары кавалеры;
  • В.Х.Хәмидуллина (1957 елда туган) – артист, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре;
  • З.М.Хәсәнов (1981 елда туган) – ТРның спорт остасы, милли көрәш буенча РФ һәм ТР чемпионы;
  • А.М.Шеленин (1946–2006) – генерал-майор, РФ Оборона министрлыгы каршында ягулык-майлау материаллары һәм ракета ягулыгы үзәк идарәсе башлыгы.

Халык саны

1782 елда 131 ир-ат;
1859 елда 398,
1897 елда 1047,
1908 елда 1332,
1920 елда 1366,
1926 елда 1345,
1979 елда 13,2 мең,
1989 елда 14,7 мең,
2002 елда 16,8 мең,
2010 елда – 16,9 мең,
2017 елда – 17,7 мең кеше (шул исәптән татарлар 81,2%, руслар 8,7%, удмуртлар 8,2%).