Урнашуы

Шәһәр Казаннан 215 км төньяк-көнчыгыштарак, Әгерҗе – Акбаш тимер юлындагы Тихоново станциясеннән 14 км көньяк-көнбатыштарак, Туйма елгасының Камага кушылган урынында урнашкан.

Автомобиль юллары Казан, Чаллы, Менделеев шәһәрләре белән тоташтыра.

Административ-территориаль буйсынуы

1780–1920 елларда Вятка наместниклыгының өяз шәһәре (1796 елдан губерна). 1920 елда Вятка губернасыннан ТАССР составына күчерелә.

1921 – 1928 еллдарда Алабуга кантоны үзәге, 1928 елдан Чаллы кантонында, 1930 елның 10 августыннан Алабуга районы үзәге.

Тарихы

XI йөз башында Алабуганың хәзерге тарихи өлешендә шул ук исемдәге болгар авылы булуы мәгълүм (2010 елда шәһәр үзенең меңьеллыгын билгеләп уза).

Алабуга шәһәренең көньяк-көнбатыш чигендә Тойма елгасының уңъяк ярында X–XVI йөзләргә караган болгар шәһәре (кальгасы) калдыклары Алабуга шәһәрлеге (“Шайтан каласы”) урнашкан.

Беренче тапкыр 1767 елда Троица монастыре монахлары, 1769 елда Н.П.Рычков тарафыннан тасвирлана. Археологик тикшеренүләр XIX йөздән алып барыла (Ф.И.Эрдман, Н.Н.Кафтанников, К.И.Невоструев, В.Ф.Генинг, Т.А.Хлебникова, С.В.Кузьминых һ.б.). 1888 елда А.А.Спицын, 1981 елда М.М.Кавиев, 1991 –1992 елларда К.И.Корепанов, 1993 елда А.Х.Халиков һ.б. казу эшләре алып бара.

Шәһәрлек мәйданы якынча 30 мең кв.км, елга тигезлегеннән 52–60 м га күтәрелгән биек борында урнашкан. Кыр ягыннан 3 рәт булып сузылган таш-туфрак өемнәре һәм тирән канаулар белән ныгытылган. Алабуга шәһәрлеге мәйданының көнчыгыш ягында болгарлар заманыннан калган таш манара урнашкан.

Казу эшләре барышында биредә Ананьино, Пьянобор, Азелино, Имәнкискә, Болгар һ.б. археологик культуралар катламнары табыла. Табылдыкларның төп өлеше болгарлар яшәгән дәвергә карый. Казу эшләре барышында Идел буе Болгар дәүләте, Алтын Урда, Казан ханлыгы һәм соңгырак дәверләргә нисбәтле көнкүреш һәм сәүдә кирәк-яраклары, кораллар, хатын-кызларның бизәнү әйберләре, Җучи акчалары һ.б. табыла.

Алабуга шәһәрлегенең төньяк-көнбатыш читендә һөнәрчелек бистәсе урнашкан була. Шәһәрлек белән бистә, Кама буйлап узган сәүдә юлында төзелеп, Көнчыгыш Кама алдының сәүдә һәм хәрби-административ үзәге булган, аның аша болгар әмиренең хакимлеге күршедәге фин-угыр кабиләләре даирәсенә таралган дип фаразлана.

1614–1764 елларда Алабуга шәһәрлеге территориясендә Троица ирләр монастыре эшли, аңа Бетьки, Прости, Соболеково, Таны (Танай), Подгорный бистәсе (Подмонастырка) авыллары крәстияннәре беркетелгән була.

1844 елда Алабуга шәһәрлегенең таш манарасы җимерелә, 1867 елда сәүдәгәр И.В.Шишкин тарафыннан торгызыла.

XVI йөзнең икенче яртысында аның урынында рус авылы Трёхсвятски (тарихи чыганакларда Алабуга дип тә атала) барлыкка килә. XVII йөз башында монда 200 дән артык хуҗалык исәпләнә. Халыкның төп шөгыле – балыкчылык һәм патша сараен балык белән тәэмин итү.

XVII йөз уртасында Трёхсвятскида чокыр-канау һәм җир өемнәре белән әйләндереп алынган 6 манаралы төрмә төзелә; 1707 елда авыл агач саклану дивары белән әйләндереп алына. 1719 елгы халык исәбе буенча, анда 147 хуҗалык, 555 ир-ат һәм 633 хатын-кыз исәпләнә.

Авылны 1739 елда А.Күчүмов җитәкчелегендәге баш күтәрүчеләр, 1774–1775 елларда Е.И.Пугачёв җитәкчелегендәге крәстиян отрядлары камап ала.

Бу чорда 3 чиркәү (таш Спас Нерукотворный соборы (1714 ел) һәм ике агач – Николай Чудотворец (1748 ел), Покров Пресвятой Богородицы (1763 ел)), 430 йорт була, 1200 ләп кеше (аларның 1056 сы – сарай крәстияннәре) яши.

1784 һәм 1796 елларда шәһәрнең беренче генераль планы эшләнә. XIX йөз башында беренче таш йортлар калкып чыга. 1827 елда шәһәр хастаханәсе ачыла, 1833 елда беренче суүткәргеч корыла.

1850 елгы янгыннан соң (500 дән артык йорт яна), шәһәрдә барлык корылмалар таштан салына башлый, өяз сәүдәгәрләр шәһәренең хәзергә кадәр сакланган уникаль архитектура ансамбле формалаша. XIX йөз уртасында шулай ук сәүдә рәтләре, шәһәр хастаханәсе комплексы (1863 ел), шәһәр төрмә кальгасы, Сәүдәгәрләр җыены бинасы, Александра исемендәге балалар ятимханәсе комплексы төзелә.

1867 елда дин эшлеклесе А.Ф.Масагутов катнашында җамигъ мәчет салына (1930 елларда мәчет манарасы киселә, бинасында клуб, машина-трактор станциясе урнаша, соңрак торак йорт буларак файдаланыла, 1970 елларда тузган булганга сүтелә, 1990 еллар башында аның урынында “Әл-Кадыйр” мәчете төзелә).

1866–1868 елларда чуен рәшәткәле яр буе урамы, Александров бакчасы барлыкка килә, 1874 елдан шәһәрнең үзәк урамнарында таштан һәм агачтан тротуарлар (җәяүлеләр юллары) салына. 1868 елда шәһәр башлыгы К.Я.Ушков тарафыннан өяз һәм хатын-кызлар училищеләре өчен яңа бина төзеттерелә.

Географик торышы уңайлы булу сәбәпле, Алабуга тиздән зур сәүдә үзәге булып китә. Алабуга сәүдәгәрләре Красноярск, Кяхта, Мәскәү, Рыбинск, Санкт-Петербург, Семипалатинск, Шуя шәһәрләрендә актив сәүдә итәләр. Еллык сәүдә әйләнешенең яртысын (11–12 миллион сумга кадәр) мануфактура товарлары тәшкил итә. Мәскәүдә һәм Түбән Новгород ярминкәсендә сатып алынган товарлар Пермь һәм Себердә сатыла, Себердә сатып алынган товарлар (мехлар, чәйләр) Түбән Новгород ярминкәсендә сатыла. Җирле җитештерү товарлары, башлыча ашлык, Рыбинск базарына җибәрелә. Шәһәр халкы бакчачылык белән шөгыльләнә, сату өчен суган үстерә. 1890 елда Кама буйлап 714 мең пот товар (шул исәптән 320 мең пот икмәк) озатыла һәм 203 мең пот кертелә.

XIX йөз ахырында балавыз-шәм ясау, туңмай эретү, 5 терлек маеннан шәм ясау, сабын кайнату, аракы куу, сыра-бал кайнату (ел саен 3000 чиләк ачы бал, 25 мең сыра җитештерелә), 2 прәннек пешерү, чуен кою, чаң ясау заводлары, пар белән эшли торган он тарту тегермәне эшли.

Казан Богородица хатын-кызлар монастыре, 9 чиркәү, мәктәп, мәчет, земство хастаханәсе (1870 елларда ачыла), шәһәр китапханәсе (1896 елда ачыла), 19 уку йорты, шул исәптән дини училище (1848 елда ачыла), кыз балалар гимназиясе (1860 елда ачыла), реаль училище (1878 дә ачыла), һөнәр училищесе (1880 елда оештырыла, рәсми рәвештә 1888 елда ачыла; 1899 елда аның җирлегендә Алабуга һөнәр мәктәбе оештырыла), 3 сыйныфлы шәһәр училищесе (1888 елда ачыла), кыз балалар епархиаль училищесе (1898 елда ачыла) һ.б. була.

1911 елда II гильдия сәүдәгәр М.Әлмөхәммәтов һәм имам А.Хуҗаханов башлангычында шәһәрдә мөселман кыз балалары өчен мәктәп ачыла, анда дини тәгълимат белән беррәттән дөньяви фәннәр дә укытыла.

XX йөз башында Алабугада шәһәр банкы, Рус сәүдә-сәнәгать банкы бүлеге эшли. 1901 елда яңа суүткәргеч сузыла, 1902 елда электр кертелә. XX йөз башында шәһәрдә 600 дән артык сәүдәгәр (шуларның 12се миллионер) яши, 421 сәүдә бинасы исәпләнә.

Алабуга сәүдәгәрләр династиясенең иң атаклылары – Стахеевлар була, алар ил сәнәгате, сәүдә, шәһәрләр төзелеше, хәйриячелек үсешенә зур өлеш кертәләр (алар акчасына монастырьлар, чиркәүләр, уку йортлары, приютлар төзелә, укучыларга ярдәм күрсәтелә, шәһәрләр төзекләндерелә). Аларның эшчәнлеге Вятка губернасыннан еракларга чыга, Үзәк Россиядә, Себердә, Кытайда, Англиядә, Германиядә, Франциядә, Голландиядә, Бельгиядә сәүдә итә, алар икмәк, нефть, чәй, шикәр, мануфактура һәм бакалея товарлары күпләп сату белән шөгыльләнә.

1917 елга кадәр шәһәрдә хәйриячелек эшчәнлеге киң үсеш ала: 1870 еллардан хәйриячелеккә уннарча миллион сумнар тоткан “И.И. һәм Д.И.Стахеевларның хәйрия комитеты” эшли (1904 елда аның 2 миллионнан артык акчасы була). Җәмәгать биналары, чиркәүләр төзүдә, ярлыларга матди ярдәм күрсәтүдә сәүдәгәрләр династияләре – Гирбасов, Чернов, Ушковлар зур өлеш кертә.

XIX йөздә корылган Православие храмнары шәһәр төзелеше доминанты санала. Спас соборы 1808–1816 елларда Италия архитекторлары төркеме проекты буенча элеккеге эклетика элементлары белән рус классицизмы стилендә төзелә (дини артхитектура истәлеге). 1864 елда Арзамас остасы Коринский уеп иконастас эшли, аны бизәүдә күренекле рәссамнар – В.П. һәм П.П.Верещагиннар, К.Ф.Гун, И.А.Осокин, Ф.А.Бруни катнаша. 1937 елда собор ябыла, бинасы склад буларак файдаланыла, интерьер һәм альтарындагы декоратив сәнгать истәлеге булган бизәкләр тулысынча юкка чыга. 1991 елда дин тотучыларга кайтарыла, 2005–2007 елларда соборның тышкы рәвеше реставрацияләнә, эчке ягын реставрацияләү эшләре бара.

Шәһәр үзәгендә Туйма елгасының югары яры буенда 1818–1820 елларда (башка мәгълүматлар буенча, 1808–1815 елларда) барокко элементлары белән классицизм стилендә Покров чиркәве төзелә (1937 елда ябыла, бинасы текстиль фабрикасы склады буларак файдаланыла, 1989 елда дин тотучыларга кайтарыла, 1990–1996 елларда реконструкцияләнә, дини архитектура истәлеге).

1818 елда XVIII йөздәге шул ук исемдәге тузган таш чиркәү урынында классицизм стилендә Никола чиркәве төзелә (дини архитектура истәлеге). Интерьерында рәссам В.В.Верещагинның 1870 елларда ясаган рәсемнәре сакланган.Чиркәү 1936 елда ябыла, бинасы Эчке эшләр халык комиссариатының Алабуга полкына тапшырыла, соңрак Алабуга махсус милиция урта мәктәбенең уку класслары буларак файдаланыла. 2009 елларда дин тотучыларга кайтарыла.

1856–1866 елларда Алабуга сәүдәгәрләре Г.И., И.И., Д.И.Стахеевлар, П.К.Ушков инициативасы белән һәм алар акчасына, архитектор Г.А.Боссе проекты буенча Вятка губернасында иң зур Казан Богородица хатын-кызлар монастыре төзелә (дини архитектура истәлеге). Монастырь каршында кызлар өчен чиркәү-приход мәктәбе, икона язу, укалап чигү остаханәләре эшли; монастырьның төньяк өлешендә зират урнаша. Монастырьның архитектура комплексына Казан Мәрьям Ана иконасы чиркәве, торак һәм хуҗалык корылмалары керә.

1918 елда монастырь рәсми рәвештә ябыла, әмма 1922–1929 елларда бер приход чиркәве эшләвен дәвам иттерә, анда монахинялар җәмәгате хезмәт итә. 1930 елларда күпчелек биналар, шул исәптән төп чиркәү җимертелә. Корылмаларының бер өлеше  Халык Мәгариф комиссариатының балалар шәһәрчеге, 1941–1948 елларда хәрби әсирләр өчен лагерь, соңрак авторемонт базасы итеп файдаланыла. 1995 елдан монастырь яңадан ачыла. 2 өч катлы кызлар корпусы (берсендә җәфа чиккән Варвара чиркәве эшли), архиерей һәм монастырь башлыгы корпуслары, манаралы диварлар сакланып кала.

2012 елда меценат Н.В.Девятых акчасына Казан Мәрьям Ана соборы кабат төзелә. Алабуга районының Яңа Анзирка авылында монастырьның чиркәүле скиты (кече монастыре) һәм ярдәмче хуҗалыклары бар.

Алабуга Татарстан территориясендә Совет власте урнашкан (1917 елның 16 ноябре) беренче өяз шәһәре була.

Шәһәр территориясендә “Алабуга” (1932 елдан, 1996 елдан “Алабуга” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы) һәм “Радуга” (1960 елдан, 1996 елдан “Радуга” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы) совхозларының үзәк утарлары урнашкан.

1928 елда – шәһәрдә каеш сбруй әйберләре ремонтлау һәм эшләү буенча “Смычка” артеле (1940 елларда чана, тарантас, мәктәп парталары, шкаф, өстәл, урындык, диван, сандыклар эшләп чыгара), 1930 елларда “Ауче” (трикотаж әйберләр җитештерә) һәм “Ударник” артельләре (тимер әйберләр – чиләк, чүмеч, таз, юынгычлар җитештерә) булдырыла.

Бөек Ватан сугышы елларында Алабугага Мәскәүдән фән (академиклар В.А.Амбарцумян, А.В.Венедиктов, В.И.Смирнов, В.А.Фок, тарихчылар М.И.Артамонов, П.П.Ефименко, С.И.Ковалёв һ.б.) һәм иҗат интеллигенциясе (М.Цветаева, Н.Е.Добычин, М.Л.Лозинский, Н.П.Саконская, Т.С.Сикорская һ.б.) вәкилләре эвакуацияләнә. Вышний Волочёк эрләү-туку фабрикасы (1990 еллар ахырына кадәр эшли) эвакуацияләнә.

Икътисады

Шәһәр Татарстан Республикасының зур сәнәгать үзәге санала. Анда нефть чыгару предприятиеләре – “Татнефть-бурение” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең Алабуга бораулау эшләре идарәсе (1955 елдан), “Прикамнефть” нефть-газ чыгару идарәсе (1958 елдан), “ПрикамНефтеСтройСервис” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять (2005 елдан), автомобиль сәнәгате предприятиеләре – “АлАЗ” җитештерү берләшмәсе” акционерлык җәмгыяте (1988 елда Алабуга җиңел автомобильләр заводы 1984 елдан төзелүче Кама сөрү тракторлары заводы җирлегендә булдырыла, 1999 елдан “АлАЗ” җитештерү берләшмәсе, 2005 елдан хәзерге исемдә) эшли.

1998 елдан “АлАЗ” җитештерү берләшмәсе” территориясендә “Алабуга” махсус икътисади зонасы эшли. 1996–2001 елларда “Дженерал моторс” (США) компаниясе “ЕЛАЗ-ДМ корпорацясе” предприятиесе белән бергә эшли, анда 3,5 мең “Шевроле-Блейзер” һәм 300 кече литражлы “Опель-Вектра” автомобильләре җыела. 2017 елга “Алабуга” махсус икътисади зонасында 48 резидент ачыла, алар арасында – “Форд Соллерс Алабуга” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять, “Кастамону Интегрейтед Вуд Индастри”, “Аутоматив Гласс Альянс Рус”, “Тракья Гласс Рус”, “Интерскол-Алабуга”, ROCKWOOL, “ЭФТЕК (Алабуга)” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять бар.

Алабуганың иң элеккеге предприятиеләренең берсе – “КамПолиБэг” сәүдә-җитештерү компаниясе” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте (1832 елдан Д.А.Шишкинның чаң кою заводыннан башлана) һәм 1876– 2003 елларда эшләгән сыра кайнату заводы.

XX йөз башына Шишкин заводы чуен кою һәм механика заводы буларак эшли: чаңнар, чуен мич ишекләре, авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлау өчен чуен һәм бакырдан коелган эшләнмәләр җитештерә, 1917 елга механика заводы буларак эшли, авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлау, алар өчен запас частьләр эшләү белән шөгыльләнә. 1937 елда заводта торба япкыч арматуралар җитештерелә башлый, 1963 елдан арматура заводы, су һәм май өчен чуен бөкеле краннар җитештерә, 1970 елда шарлы краннар эшләп чыгару җайга салына (нефть, май, су җибәрә торган торба үткәргечләрдә япкыч җайланма сыйфатында кулланыла). 1993 елда завод “Менде-Росси” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең структур бүлекчәсе итеп үзгәртелә, полипропилен капчыклар җитештерү җайга салына, 2017 елдан хәзерге исемдә.

Төзелеш өлкәсендә “Стройинвест” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте (1958 елдан 2 нче төзелеш-монтаж идарәсе, 1961 елдан 50 нче төзелеш-монтаж идарәсе, 1996 елдан хәзерге исемдә), тимер-бетон эшләнмәләр заводы, 2 асфальт-бетон заводы эшли, азык сәнәгате предприятиеләре арасында – “Алабуга сөте” акционерлык җәмгыяте (1935 елдан Алабуга май заводы, 2001 елдан хәзерге исемдә), Алабуга ит консервлау комбинаты (1943 елдан завод, 1964 елда консервлау заводы һәм ит комбинаты җирлегендә “Татмясо” җитештерү идарәсенә буйсынулы ит консервлау комбинаты булдырыла, 1969 елдан “Алабуга азык-төлек комбинаты” акционерлык җәмгыяте, 2001 елдан “Эссен Продакшн АГ” акционерлык җәмгыяте) бар.

Мәгариф

Мәгариф өлкәсендә 11 гомуми белем бирү мәктәбе эшли:

  • 1 нче урта мәктәп (1919 елдан, 1933 елдан урта мәктәп, 1984 елда мәктәп каршында мәктәп тарихы музее булдырыла, оештыручысы – Р.Н.Целищева), 2 нче урта мәктәп (1952 елдан, 1962 елда мәктәп каршында сугышчан дан музее булдырыла, оештыручысы – Г.Н.Мясникова), А.Н.Епанешников исемендәге 3 нче урта мәктәп (1968 елдан, 1996 елда мәктәп каршында РФ Герое А.Н.Епанешников исемендәге батырлык музее, оештыручысы – М.В.Сираева, 2004 елда шагыйрә Г.Әхтәмова музее ачыла, оештыручысы – Г.А.Гыйльфанова), 5 нче урта мәктәп (1975 елдан, 2000 елда мәктәп каршында мәктәп тарихы музее булдырыла, оештыручысы – Л.А.Шишкина), 6 нчы урта мәктәп (1980 елдан, 2005 елда мәктәп каршында “Яшим һәм хәтерлим” музее ачыла, оештыручысы – И.В.Гурьева), 8 нче урта мәктәп (1988 елдан), 9 нчы урта мәктәп (1990 елдан, 1999 елда мәктәп каршында табигатьтөбәкне өйрәнү музее, оештыручысы – Я.Г.Баймуратова), 2005 елда сугышчан һәм гаилә даны музее ачыла, оештыручысы – Ф.К.Шакирова), 10 нчы урта мәктәп мәктәп (1996 елдан, 2007 елда мәктәп каршында “Кеше язмышлары музее” (“Музей в лицах”) булдырыла, оештыручысы – М.Н.Кузьмина),
  • 1 нче гимназия (1991 елдан, 2003 елда гимназия каршында Фазыл Шәех исемендәге тарихәдәбият музее ачыла, оештыручысы – Р.Н.Нигъмәтуллова), 2 нче гимназия (1992 елдан, 2000 елда гимназия каршында М.Г.Фәйзуллина исемендәге патриотик тәрбия музее ачыла, оештыручысы – Л.Г.Вагыйзова), 4 нче гимназия (1964 елдан – 8 нче сигезьеллык мәктәп, 1969 елдан – урта мәктәп, 1991 елдан – гимназия, мәктәп каршында 1974 елдан сугышчан һәм хезмәт даны музее, М.С.Атаманов музее ачыла, оештыручысы – В.А.Кудашева, музейлар җирлегендә “Тарихыбыз битләреннән” музее булдырыла),
  • сәламәтлекләре чикле балалар өчен мәктәпинтернат, 7 нче сәламәтлекләре чикле балалар өчен мәктәп.

Өстәмә белем бирү өлкәсендә 2 музыка, 2 сәнгать, 4 спорт мәктәбе бар.

26 мәктәпкәчә балалар учреждениесе, 3 клуб учреждениесе, үзәк район, үзәк балалар, яшьләр китапханәләре, 3 шәһәр филиаллары эшли, Үзәк район хастаханәсе һәм стоматология поликлиникасы бар.

Алабугада югары һәм урта һөнәри уку йортлары эшли:

  • Казан (Идел буе) федераль университетының Алабуга институты (1939 елда укытучылар институты буларак ачыла, Бөек Ватан сугышы елларында аның составында Воронеж һәм Ленинград университетларының эвакуацияләнгән филиаллары эшли, 1953 елда – педагогика институты, 2003 елда педагогика университеты итеп үзгәртелә, 2011 елдан хәзерге исемдә),
  • Социаль һәм гуманитар белемнәр институтының Алабуга филиалы (1999 елдан),
  • медицина училищесе (1936 елда икееллык шәфкать туташлары мәктәбе буларак ачыла, 1940 елдан фельдшеракушерлык мәктәбе, 1955 елдан хәзерге исемдә),
  • мәдәният һәм сәнгать көллияте (1960 елда китапханә техникумын (1935 ел) һәм мәдәнимәгърифәтчелек мәктәбен (1940 ел) берләштерү юлы белән ачыла, 1960 елдан Татарстан Республикасы мәдәни-мәгърифәтчелек училищесе, 1990 елдан Татарстан Республикасы мәдәният училищесе, 1993 елдан Алабуга мәдәният училищесе, 2010 елдан хәзерге исемдә),
  • политехника көллияте (1978 елда 8 нче һөнәри училище буларак ачыла, 2007 елдан хәзерге исемдә),
  • РФ Эчке эшләр министрлыгының Алабуга Суворов хәрби училищесе (2009 елдан).

1935–2008 елларда 79 нчы һөнәри лицей эшли (1935 елда автомобиль-тракторлар мәктәбе буларак оештырыла, 1940 елда авыл хуҗалыгын механикалаштыру мәктәбе итеп үзгәртелә, 1954 елда 11 нче махсус җитештерү-техник училище, 1996 елдан лицей, 2008 елда политехника көллияте составына керә), 1953–2009 елларда – Алабуга махсус милиция урта мәктәбе (СССР Эчке эшләр министрлыгының Казан хәрби-сәяси училищесе җирлегендә СССР Эчке эшләр министрлыгының Алабуга милиция мәктәбе буларак булдырыла, 1955 елдан Алабуга махсус милиция урта мәктәбе).

Мәдәният

Алабугада шәһәр (1973 елда яңа бина төзелә) һәм район (1889 елгы) мәдәният йортлары, “Колос” мәдәният йорты (1966 елдан), Боз сарае (2005 елдан), “Иллюзион” (2005 елдан) һәм “Бруклин” кинотеатрлары, ипподром (1997 елдан), “Космос” спорт-сәламәтләндерү комплексы (1968 елдан) эшли. 1965 елда – “Лидер” көрәш залы, 1982 елда – “Мәйдан” шәһәр тамаша үзәге, “Атлант” спорт залы, 1985 елда – спорт комплексы, 2005 елда – хоккей корты, 2007 елда – Үзәк стадион, Җиңел атлетика манежы, 2009 елда – Физкультура-сәламәтләндерү комплексы, күп функцияле спорт залы, тренировкалар стадионы, 2017 елда модульле чаңгы базасы ачыла.

Картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йорт (1925 елда “Инвалидлар шәһәрлеге” буларак ачыла, 1933–1936 елларда хәзерге исемдә) эшли.

1970 елда шәһәрдә Мәңгелек ут белән Хәтер мәйданы, 1995 елда яңа мемориаль комплекс (архитекторы – А.Л.Рыбин) ачыла. 2000 елда Хәтер мәйданында Советлар Союзы Геройлары бюстлары куела: маршал Л.А.Говоров, Г.В.Вәзетдинов, А.А.Гаврилов, Г.Г.Романов, П.С.Сафронов, С.П.Спирьков, Б.С.Шабалин, Дан орденының тулы кавалерлары Р.Х.Гайнуллин, П.И.Захаров.

Шәһәр мәдәният йорты каршында 14 халык үзешчән коллективы эшли:

  • “Золотой ключик” рус драма театры (1918 елдан, 1956 елдан “халык” исемен ала, оештыручысы – М.А.Кустинский),
  • татар драма театры (1925 елдан, 2000 елдан “халык” исемен ала, оештыручысы – Т.Гыйззәт),
  • “Красная гвоздика” ветераннар хоры (1969 елдан, 1975 елдан “халык” исемен ала, оештыручысы һәм җитәкчесе – Л.И.Исакова),
  • “Забавушка” рус фольклор ансамбле (1969 елдан, 1998 елдан “халык” исемен ала, оештыручысы – Л.С.Фуженкова),
  • “Нотка” вокал ансамбле (1985 елдан, 1995 елдан “халык” исемен ала, оештыручысы һәм җитәкчесе – С.А.Халикова),
  • “Ак каз” фольклор ансамбле (1987 елдан, 2000 елдан “халык” исемен ала, оештыручысы һәм җитәкчесе – В.А.Мироваев),
  • “Соцветие” хореография ансамбле – “Фиеста” бию театры (1989 елдан, 1995 елдан “халык” исемен ала, оештыручысы – Л.Ю.Трофимова),
  • “Рәйхан” вокал ансамбле (1989 елдан, 1995 елдан “халык” исемен ала, оештыручысы – С.Ф.Хисмәтова),
  • “Орхидея” хореография ансамбле – эстрада бию студиясе (1994 елдан, 2012 елдан “халык” исемен ала, оештыручысы – Л.Т.Саталкина),
  • “Сөембикә” фольклор татар ансамбле (1994 елдан, 1998 елдан “халык” исемен ала, оештыручысы – Р.М.Шишмагаева),
  • эстрадатынлы оркестр (1997 елдан, 2013 елдан “халык” исемен ала, оештыручысы һәм җитәкчесе – А.М.Кабанов),
  • “Нарспи” чуаш фольклор ансамбле (2005 елдан, 2013 елдан “халык” исемен ала, оештыручысы һәм җитәкчесе – Л.И.Исакова),
  • “Ош пеледеш” мари фольклор ансамбле (2006 елдан, 2013 елдан “халык” исемен ала, оештыручысы – Г.Н.Тронтова),
  • “Инвожо” удмурт фольклор ансамбле (2007 елдан, 2013 елдан “халык” исемен ала, оештыручысы – С.А.Суднеева).

1990 елда Алабуга тарих-архитектура һәм сәнгать музей-саклаулыгы булдырыла: 16 музей-күргәзмә объектларын үз эченә ала.

Рәсем сәнгатенең рус реалистик пейзаж мәктәбенә нигез салучы И.И.Шишкин музей-йорты, 1962 елда булдырыла. Шишкиннар гаиләсе йортында урнаша, анда рәссам балачагын һәм яшьлек елларын уздыра һәм гомере дәвамында берничә тапкыр килә.

Шәһәр тарихы музеенда (1980 елда ачыла, 2007 елдан элеккеге сәүдәгәр Николаев йортында урнаша, XIX йөзнең икенче яртысы архитектура истәлеге) безнең эрага кадәр VIII–IV йөзләр Ананьино культурасы археология табылдыклары, XII–XIV йөзләрдәге болгар керамикасы кисәкләре, 1773–1775 еллардагы Крәстияннәр сугышы кораллары, татар, рус, удмурт, мари халыкларының этнографик коллекцияләре бар.

М.И.Цветаеваның әдәбият музее 1990 елда шагыйрә И.В.Лимонова башлангычы белән оештырыла, 2003 елда ачыла.

М.Цветаева истәлеге йорты (2005 елда ачыла) ул 1941 елда эвакуация вакытында яшәгән йортта урнаша, 2002 елда музей янында М.И.Цветаева һәйкәле куела (скульпторлары – А.В.Головачёв, В.А.Демченко).

Н.А.Дурова музей-утары 1993 елда ачыла, 1812 елгы Ватан сугышында катнашучы, фельдмаршал М.И.Кутузов ординарецы 1841–1866 елларда яшәгән йортта урнаша.

В.М.Бехтерев исемендәге өяз медицина музее (2007 елда ачыла), Алабугада земство медицинасы булуга, XX йөздә сәламәтлек саклау үсешенә багышлана.

2011 елда декоратив-гамәли сәнгать музей-остаханәсе ачыла, анда Алабуга музей-саклаулыгы фондыннан декоратив-гамәли сәнгать эшләнмәләре коллекциясе, Россиянең хәзерге осталары җитештергән һөнәрчелек әйберләре куелган.

2015 елда Хәтер музее ачыла, экспозициясе Бөек Ватан сугышы елларында шәһәр тормышы белән таныштыра; 2018 елда Заманча этносәнгать музее ачыла, анда дөньяның төрле илләреннән хәзерге авторларның иң яхшы рәсем сәнгате, графика эшләре һәм декоратив-гамәли сәнгать эшләре куелган.

Казан-Богородица хатын-кызлар монастыре, 4 православие храмы (Спас соборы, Покров һәм Никола чиркәүләре, 2017 елдан Георгий Победоносец храмы), 5 мәчет (“Нур” (1991 елда мөселман гыйбадәтханәсе буларак ачыла), “Әл-Кадыйр” (1996 елдан), Җамигъ мәчет (2001 елдан), “Шатлык” (2014 елдан), “Ажмаль” (2015 елдан) эшли.

Тарихи-мәдәни мирас ядкәрләре

Шәһәрдә тарихи-мәдәни мирас ядкәрләре сакланган:

  • П.М.Юрьев йорты – өяз училищесе – А.И.Стахеев йорты (XVIII йөз ахыры, XIX йөзнең икенче яртысында үзгәртеп корыла, эклектика стилендә архитектура истәлеге);
  • Стахеев йорты – Шәһәр думасы бинасы (XIX йөз башы, XIX йөз уртасында үзгәртеп корыла, элеккеге эклектика рухында үзгәртеп эшләнгән классицизм эпохасы архитектура үрнәге);
  • Д.Мыльников – Г.В.Стахеев йорты (1820 еллар, хәзер анда РФ Эчке эшләр министрлыгының Алабуга Суворов хәрби училищесе урнашкан, эклектика стилендә архитектура истәлеге);
  • торак йорт (XIX йөзнең беренче утыз еллыгы – XX йөз башында үзгәртеп корыла, модерн элементлары белән эклектика стилендә гражданнар архитектурасы истәлеге, анда “И.Г.Стахеев и сыновья” сәүдә йортының төп конторасы урнаша);
  • Е.Шабалин йорты – Округ суды бинасы (XIX йөзнең беренче утыз еллыгы, 1895 елда бу бинада В.Г.Короленко билгеле “мултан эше” процессында чыгыш ясый, соңгы классицизм стилендә архитектура истәлеге);
  • шәһәр банкы комплексы (1835 ел, XIX йөз ахыры – XX йөз башында икенче катында Рус сәүдәсәнәгать банкы бүлеге урнаша);
  • дини училище торак йорты (XIX йөзнең беренче яртысы, XIX йөз уртасында үзгәртеп корыла, классицизм стилендә архитектура истәлеге);
  • Сәүдә йорты комплексы (XIX йөз уртасы, классицизм стилендә шәһәр төзелеше истәлеге);
  • Стахеевлар универмагы бинасы (1851 ел, архитекторы – Плесковский, модерн стилендә архитектура истәлеге);
  • И.И.Стахеев йорты (1851 ел, элеккеге эклектика стилендә торак архитектурасы истәлеге);
  • Александра балалар ятимханәсе биналары комплексы (1859 ел, архитекторы – Плесковский, сәүдәгәр Ф.Г.Чернов акчасына төзелә, соңгы классицизм стилендә архитектура истәлеге);
  • өяз училищесе – хатынкызлар прогимназиясе бинасы (1860 ел, 1888 елда үзгәртеп корыла, архитекторы – С.В.Бечко-Друзин);
  • шәһәр хастаханәсе бинасы (1863 ел, сәүдәгәр Н.И.Ушков акчасына төзелә, соңгы классицизм стилендә архитектура истәлеге);
  • сәүдәгәр Николаевның торак йорты – утары (1860 еллар, хәзер бу йортта Шәһәр тарихы музее урнашкан);
  • Г.И.Стахеевның сыра кайнату заводы биналары комплексы (1864–1900 еллар, өч катлы җитештерү бинасы (1888 ел), бер катлы корпус (1900 ел), административ корылмалардан (1864 ел) тора, авария хәлендә);
  • Пантелеймон гарипләр йорты биналары комплексы (1864 ел, сәүдәгәр И.И.Стахеев акчасына төзелә, ике бер катлы корпустан тора, шуларның берсе изге Пантелеймонның өй чиркәве буларак файдаланыла, шулай ук өч бер катлы флигельдән тора; 1947 елда приют биналарында инвалидлар шәһәрчеге оештырыла, 1972 елда психоневрология интернаты итеп үзгәртелә);
  • А.Г.Тарасов йорты (1868 ел, архитекторы – П.Романов, эклектика стилендә архитектура истәлеге);
  • сәүдәгәр утары (XIX йөзнең икенче яртысы, аңа торак йорт – псевдоренессанс стилендә провинциаль аерым йорт үрнәге, кибет, хуҗалык корылмалары керә);
  • өяз казначылыгы (соңрак “Зельва” рестораны, 1870 елларда классицистик юнәлештә эклектика стилендә архитектура истәлеге);
  • өяз ир балалар училищесе (1870 еллар, псевдорус стилендә архитектура истәлеге);
  • изге Александр Невский хөрмәтенә Спас соборы кәшәнәсе (1878 ел, элеккеге агач чиркәү урынында Алабуга сәүдәгәре Ф.П.Грибасов акчасына “гыйбадәтханә һәм хәзерге Спас соборында төрбә” максатында төзелә, эклектиканың псевдорус юнәлешендәге архитектура истәлеге);
  • реаль училище бинасы (1878–1882 еллар, архитекторы – С.В.БечкоДрузин, Алабуга сәүдәгәрләре һәм гади халык хәйрия акчасына төзелә, 2009 елдан анда РФ Эчке эшләр министрлыгының Алабуга Суворов хәрби училищесе урнаша);
  • янгын каланчасы комплексы (1878 ел, архитекторы – Купинский, XIX йөзнең икенче яртысы җәмәгать корылмалары үрнәге);
  • Александров һөнәр училищесе бинасы (1880 ел, сәүдәгәр Ф.П.Гирбасов акчасына төзелә);
  • өч класслы шәһәр училищесе бинасы (1886–1888 еллар, фасадлары 1913 елгы, сәүдәгәр Ф.П.Гирбасов акчасына төзелә);
  • сукыр балалар өчен училище (1896 ел, сәүдәгәр Ф.П.Гирбасов акчасына төзелә);
  • земство хастаханәсе биналары комплексы (XIX йөз ахыры – XX йөз башы, 2007 елда реставрацияләнә, корпусларының берсендә В.М.Бехтерев исемендәге өяз медицинасы музее ачыла);
  • епархиаль училище бинасы (1903 ел, архитекторы – И.А.Чарушин, Г.Ф.Стахеева акчасына төзелә, хәзер анда Казан федераль университетының Алабуга институты урнашкан);
  • революция корбаннары туганнар кабере (1918 елда революция корбаннарын Спас соборы янында җирлиләр, мәетләрне җирләү 1932 елга кадәр дәвам итә, туганнар каберендә 1933 елда кабер ташы куела, урыны капкалы койма белән әйләндереп алына, ташта 16 фамилия язылган);
  • сәүдәгәр утары: торак йорт, кибет, хуҗалык корылмалары (XIX йөз уртасы, торак йорт – псевдоренессанс стилендә провинциаль аерым йорт үрнәге);
  • торак йорт (1925 ел, анда 1941 елда улы белән эвакуацияләнгән М.И.Цветаеваны урнаштыралар, 1980 елда бу йортка “Бу йортта 1941 елның 19–20 августыннан 31 августына кадәр рус шагыйрәсе Цветаева Марина Ивановна гомеренең соңгы көннәрен уздыра” дип язылган мемориаль такта куела).

Җамигъ мәчет хәзерге мөселман дини корылма үрнәге булып санала (комплекска мәдрәсә белән мәчет бинасы, чәйханә белән кунакханә, торак йорт, гараж керә).

Петропавел зиратында федераль дәрәҗәдә әһәмиятле мәдәни мирас объекты – шагыйрә М.И.Цветаева кабере бар.

Шәһәрдә В.И.Ленинга ике һәйкәл куелган: беренчесе – 1925 елда (скульптор С.Д.Меркуров тарафынан В.И.Ленин үлгәннән соң алынган битлек нигезендә эшләнгән бронза бюст), икенчесе – 1980 елда (скульпторы – А.Кибальников, архитекторы – А.Миңнуллин).

Алабугадан 5 км ераклыкта археология истәлеге – Ананьино каберлеге бар. Матди материаллар буенча якынча безнең эрага кадәр IV–III йөзләргә карый. Беренче 1858 елда – И.В.Шишкин, соңрак П.В.Алабин, П.А.Пономарёв, П.П.Ефименко, А.В.Збруева тарафыннан тикшерелә. Борынгы каберлек коллекцияләре (1,5 меңнән артык әйбер) Россия һәм Татарстанның күп музейларында, шулай ук чит илләрдәге музейларда саклана.

Алабуга тирәсендә уникаль табигый мохит саклана – урманнар, күлләр, болыннардан торган ландшафт ансамбле, алар И.И.Шишкинның күп әсәрләре өчен табигый үрнәк объекты була.

Шәһәрдә төзекләндерелгән “Шәһәрлек” чишмәсе, ”Көмеш” чишмәсе, “Тау” чишмәсе, “Табын Мәрьям Ана иконасы” чишмәсе бар.

Күренекле кешеләре

А.З.Аббасов (1925–2006) – җырчы, СССР халык артисты;

Р.В.Амбарцумян (1941 елда туган) – математик, физико-математика фәннәре докторы, профессор;

Ф.И.Бәширов (1940 елда туган) – физик, физика-математика фәннәре докторы;

В.И.Виноградов (1874–1948) – композитор, педагог, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе;

Б.Т.Гали (1966 елда туган) – тарихчы, тарих фәннәре докторы;

М.Ф.Ганиев (1951–2005) – икътисадчы, икътисад фәннәре докторы;

А.Н.Гафаров (1936 елда туган) – химик-технолог, химия фәннәре докторы, ТРның атказанган фән эшлеклесе, ТАССРның атказанган уйлап табучысы;

Г.И.Герасимов (1930–2010) – дипломат, халыкара сәясәт журналисты, РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре;

Б.А.Гильванов (1972 елда туган) – рәссам, Б.Урманче һәм М.Җәлил исемендәге бүләкләр лауреаты;

А.А.Дерюгин (1928–1988) – филолог, филология фәннәре докторы;

А.Н.Епанешников (1954–1993) – очучы, РФ Герое, Алабуганың мактаулы гражданы, аның исеме 3 нче мәктәпкә бирелә;

А.М.Кәлимуллин (1969 елда туган) – тарихчы, тарих фәннәре докторы;

В.П.Котельников (1932–1974) – махсус машиналар төзү, ракеталар төзү өлкәсендә инженер, Красноярск машиналар төзү заводы директоры (1969–1974 елларда), Красноярск шәһәренең мактаулы гражданы;

А.М.Кочнев (1955 елда туган) – педагог, педагогика фәннәре докторы, РФнең атказанган югары мәктәп хезмәткәре;

К.И.Невоструев (1815–1872) – тарихчы, язучы, археограф, профессор, Петербург фәннәр академиясенең мөхбир-әгъзасы;

М.Ф.Ортин (1880–1958) – техник фәннәр докторы, профессор, Уралда файдалы казылмаларны баектыру мәктәбенә нигез салучыларның берсе;

Н.В.Пинегин (1883–1940) – язучы, рәссам, фотограф, берничә поляр экспедициядә катнашучы, Арктика музеен оештыручы;

И.А..Полиевктов (1897–1956) – хирург, медицина фәннәре докторы, РСФСРның атказанган фән эшлеклесе;

Л.А.Растригин (1929–1998) – кибернетика һәм информатика өлкәсендә галим, техник фәннәр докторы, профессор;

С.Т.Романовский (1931–1996) – язучы, Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятендә язучыга багышланган музей экспозициясе ачыла, ел саен Алабугада аның истәлегенә әдәби укулар уздырыла;

Я.А.Селезнёв (1989 елда туган) – хоккейчы, саклаучы, дөнья чемпионы (2007 ел);

А.И.Силин-Бекчурин (1900–1971) – гидрогеолог, геология-минералогия фәннәре докторы, профессор;

С.П.Спирьков (1904–1982) – полковник, 1939–1940 еллардагы совет-фин сугышында катнаша, Советлар Союзы Герое, Болгар шәһәрендә Геройлар аллеясендә аның бюсты куелган;

Д.И.Стахеев (1840–1918) – язучы, Алабуга сәүдәгәрләре Стахеевлар династиясеннән, Казан федераль университетының Алабуга институты бинасы каршында 2003 елда аңа һәйкәл куелган (скульпторлары – А.В.Головачёв, В.А.Демченко);

Н.Д.Стахеев (1852–1933) – I гильдия Алабуга сәүдәгәре, алтын приискасы хуҗасы, меценат, рәсем сәнгате коллекционеры;

Ф.В.Стахеев (1870–1945) – инженер, җәмәгать эшлеклесе, меценат; Н.Н.Толстая (1943–2010) – язучы, Поляр йолдыз швед ордены кавалеры; С.П.Целищев (1908–1991) – авыл хуҗалыгы радиологиясе өлкәсе галиме, физика-математика фәннәре кандидаты, Сталин бүләге һәм СССР Дәүләт бүләге лауреаты;

Н.Н.Чебаевский (1917–1989) – язучы;

Б.С.Шабалин (1916–1962) – Бөек Ватан сугышында катнашучы, Советлар Союзы Герое;

Б.Н.Шапуков (1937–2007) – математик, геометрия белгече, физика-математика фәннәре докторы, заслуженный деятель науки ТРның атказанган фән эшлеклесе;

И.В.Шишкин (1792–1872) – II гильдия сәүдәгәр, Алабуга шәһәре башлыгы (1832–1835 һәм 1844–1846 елларда), шәһәр үсешенә зур өлеш кертә;

И.И.Шишкин (1832–1898) – рәссам, Сәнгать академиясе академигы, 1991 елда шәһәрдә аңа һәйкәл куела (архитекторлары – С.Н.Куприянов, А.В.Степанов, скульпторы – Ю.Г.Орехов).

Шәһәрдә 1841 елдан 1866 елга кадәр (өзеклек белән) Н.А.Дурова яши (1783 – 1866) – беренче рус офицер хатын-кыз, 1812 елгы Ватан сугышында катнаша, Георгий тәресе кавалеры, язучы (Троица зиратында хәрби кеше буларак зурлап җирләнә). 1901 елда – аның каберендә һәйкәл, 1993 елда шәһәр мәйданында бронза һәйкәл куела (скульпторы – Ф.Ф.Лях).

XIX уртасында Алабугага Никола чиркәвен һәм Казан Богородица хатын-кызлар монастыре чиркәвен бизәүче атаклы рәссамнар Ф.А.Бруни, К.Ф.Гун, В.П. һәм П.П.Верещагиннар килә.

Төрле елларда Алабугада яшәгән һәм эшләгән күренекле кешеләр:

  • В.Т.Анисимов – ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре, Бөек Ватан сугышында катнашучы, “Новая Кама” газетасының баш мөхәррире (1959–1970 елларда), Кызыл Йолдыз, I дәрәҗә Ватан сугышы, “Почет билгесе” орденнары кавалеры, 2016 елда элеккеге редакция бинасында аңа мемориаль такта куела;
  • В.П.Баранников – армия генералы, РФ куркынычсызлык министры (1992–1993 елларда), 1950–1963 елларда Алабугада яши, Алабуга махсус милиция урта мәктәбен тәмамлый;
  • Н.М.Вәлиев – әдәбият белгече, филология фәннәре докторы, ТР Фәннәр академиясе академигы, Алабуга педагогика институты ректоры (2000–2008 елларда);
  • А.А.Гаврилов – Советлар Союз Герое, 1944 елдан Алабугада яши һәм эшли;
  • Р.Х.Гайнуллин – Дан орденының тулы кавалеры, 1962–1987 елларда Алабуга педагогика институтында өлкән укытучы булып эшли;
  • Т.Н.Галиуллин – язучы, филология фәннәре докторы, ТР Фәннәр академиясе мөхбирәгъзасы, ТРның атказанган фән эшлеклесе, Алабуга педагогика институты ректоры (1971–1986 елларда);
  • Т.Гыйззәт – татар драматургы, 1925–1928 елларда Алабугада яши, шәһәрдә татар халык театрын оештыра;
  • Л.А.Говоров – Советлар Союзы маршалы, Советлар Союзы Герое, 1909–1916 елларда Алабуга реаль училищесендә укый;
  • А.С.Каллистов –ТАССРның атказанган табибе, Бөек Ватан сугышында катнашучы, Ленин, II дәрәҗә Ватан сугышы орденнары кавалеры, 1934–1973 елларда Алабуга хастаханәсенең күз авырулары бүлеге мөдире;
  • К.Р.Решидов (псевдоним Джаманаклы) – шагыйрь, педагог, әдәбият белгече, Алабуга педагогика институтының рус һәм чит илләр әдәбияты кафедрасы мөдире (1945–1965 елларда), Татар зиратында җирләнә;
  • Г.Г.Романов – Советлар Союзы Герое, 1951–1954 елларда Бөтенсоюз Коммунистлар партиясенең (большевиклар) Алабуга район комитетын җитәкли;
  • Т.М.Сабирова – РСФСРның атказанган табибе, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалеры;
  • Р.М.Сәләхов – ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе, ТР халык рәссамы, 1982 елдан Алабугада яши;
  • Г.Ф.Стахеева – Алабуга шәһәренең нәселдән килгән мактаулы гражданы, Епархиаль хатынкызлар училищесе попечителе (бина төзелешенә 400 мең сум акча бирә);
  • М.Г.Фәйзуллина – әдәбият белгече, филология фәннәре кандидаты (татар хатынкызлары арасында беренче фәннәр кандидаты), 1941–1983 елларда Алабуга педагогика институтында укыта;
  • А.Н.Фирсова – акушергинеколог, сәламәтлек саклау отличнигы, Халыклар дуслыгы ордены кавалеры, Алабуга хастаханәсенең бала тудыру, гинекология бүлекләре мөдире (1963–2002 елларда);
  • Ф.Г.Шәехов (псевдонимы Фазыл Шәех) – шагыйрь, 1960 еллардан Алабугада яши;
  • Н.В.Швалёв – хирург, ТАССРның атказанган табибе, Бөек Ватан сугышында катнашучы, Алабуга хастаханәсенең хирургия бүлеге мөдире (1935–1959 елларда), шәһәр урамнарының берсе аның исеме белән атала.

Халык саны

1859 елда – 5563,
1889 елда – 11209,
1897 елда – 9776,
1917 елда – 13900,
1923 елда – 10200,
1926 елда – 11200,
1939 елда – 15000,
1959 елда – 22000,
1970 елда – 31700,
1979 елда – 35600,
1989 елда – 53500,
2002 елда – 68700,
2010 елда – 70728,
2017 елда – 73817 кеше (руслар – 51,9%, татарлар – 41,8%, чуашлар – 1,3%).