Урнашуы

Татарстан Республикасының көньяк-көнбатышында, Иделнең (Куйбышев сусаклагычы) сулъяк ярында, Кама елгасы тамагыннан түбәндәрәк урнашкан. Казаннан − 140 км (туры юлдан), автомобиль юлы белән 200 км ераклыкта.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр – Казан губернасының Спас өязе үзәге, 1920 елдан ТАССРның Спас кантоны үзәге, 1930 елның 10 августыннан – Спас (1935 елның 1 апреленнән 1991 елның 4 октябренә кадәр – Куйбышев) районында.

1781–1926 елларда – Спас шәһәре, 1926 елда Татар Спасы дип үзгәртелә, 1935 елның 1 апреленнән – Куйбышев, 1991 елның 4 октябреннән − Болгар.

Тарихы

Борынгы шәһәр хәрабәләре хәзерге Болгарның төньяк-көнчыгыш читендә саклана. X йөздән − гарәб галимнәре (Ибне Рустә, әл-Җәйхани һ.б.) хезмәтләрендә, XIV йөздән рус елъязмаларында телгә алына.

Көнчыгыш Европадагы эре сәүдә һәм һөнәрчелек үзәкләреннән берсе, Идел буенда ислам динен таратучы борынгы үзәк була. Баштарак әмирлек, X йөз башыннан − Идел буе Болгар дәүләте, XIII йөз урталарыннан − Болгар бәклегенең хакимият үзәге. 920–998 елларда Болгарда болгар идарәчеләре (әмирләре) исеменнән акча суктырыла.

XII йөз урталарында, рус князьләренең һөҗүм-яулары ешаю сәбәпле, Болгар элеккеге сәяси әһәмиятен югалта, үзәк Биләргә күчә. 1236 елда Бату хан гаскәре яулап ала, яндыра. 1240 елларда яңадан торгызыла һәм Бату хан нигезләгән Алтын Урданың беренче башкаласы булып тора. XIV йөз ахырларына чаклы Алтын Урдада акча суктыру үзәкләренең берсе санала. 1250 еллардан Болгар − Идел буендагы иң эре сәүдә һәм һөнәрчелек шәһәре.

Шәһәрнең иң югары үсеш дәвере XIV йөзгә туры килә, дини һәм җәмәгать биналары төзелә, һөнәр-кәсепчелек һәм сәүдә зур үсеш ала. 1361 елда Болгар Алтын Урда әмире Булат Тимер Бәк тарафыннан яулап алына. Аны төшергәннән соң, шәһәрне әмир Хәсән үз кулына ала. 1370 һәм 1376 елларда, Мәскәү князе Дмитрий Иванович гаскәрләре Болгарны камап ала һәм шәһәргә җитди зыян китерә. XIV йөз ахыры – XV йөз башларында, Алтын Урда көчсезләнгәч, рус кенәзлекләре һөҗүмнәре ешая. Болгар берничә тапкыр ушкуйниклар (1366, 1374 елларда) һәм рус гаскәрләре (1399, 1429, 1431 елларда) тарафыннан һөҗүмгә һәм талап-җимерелүгә дучар була. Урта Идел төбәгендә Казан каласының башкала буларак һәм сәяси, икътисади яктан күтәрелә баруы Болгарның әкренләп элеккеге әһәмиятен югалтуына китерә, әмма XV−XVI йөз уртасында Болгар Казан ханлыгының рухи һәм икътисади үзәкләренең берсе булып кала.

Казан ханлыгы патша Иван IV тарафыннан яулап алынганнан соң, татарлар Болгар шәһәреннән күчерелә. XVIII йөз башында аның биләмәсендә Успение ирләр монастыре нигезләнә һәм аның янәшәсендә Болгар авылы барлыкка килә.

XVII−XVIII йөзләрдән башлап бүгенге көнгә кадәр Болгарда сакланып калган истәлекләр мөселманнарның зиярәт кылу урыны булып торалар.

Спас шәһәре XVI йөздә нигезләнгән һәм Чертык белән Идел ермаклары арасындагы Эдем утравында урнашкан Воскресение монастыренә караучы Никольский (Чертыково) авылыннан барлыкка килә. Утрауда Казан архиепискобының җәйге йорты урнашкан. 1640 елларда утрау су белән юыла һәм Никольский авылына да шундый куркыныч яный. Халыкның күпчелеге Бизнә елгасының сулъяк ярына, тамагыннан ерак булмаган калкурак урынга күченә һәм Спас авылын нигезли.

Император Екатерина II нең 1781 ел 28 сентябрь Указы белән авыл Спас өяз шәһәре статусын ала (Казан наместниклыгын оештыру белән бергә Сенатның 1781 ел 23 декабрь указы белән раслана). 1796 елда өяз шәһәре булудан туктый, 1802 елда яңадан Казан губернасының өяз шәһәренә үзгәртелә.

1782 елда беренче казна бинасы – дәүләт учреждениесе өчен таш нигез белән агач йорт төзелә. 1795 елда шәһәрдә 993 кеше, шул исәптән 876 казна крестьяны, 59 мещан, 23 дворян, 19 приказ хезмәтчесе, 12 дин әһеле, 4 каравылчы һәм отставкадагы солдат исәпләнә.

Мещаннар, язгы ташу вакытында Казанга һәм Идел буеның башка шәһәрләренә озату өчен күпләп бодай сатып алганнар. Крестьяннар игененчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнгән, яшелчәчелек үсеш алган була.

XVIII йөз ахырында шәһәр төзелеше үзгәрә. Тарихи җирлеккә һәм бистә өлешләренә бүленә. Шәһәрнең тарихи җирлеге борынгы шәһәрлек территориясен били, көньяк һәм көнбатыштан озын чокыр белән әйләндереп алына. Монда дәүләт учреждениеләре, таш чиркәү, Казан юлындагы застава, шәһәр халкының йортларыннан 6 квартал, тимерчелек һәм ит белән сәүдә итү рәтләре урнаша. Бистәдә шәһәр халкының 188 йорты, агачтан Троица приход чиркәве, казна тоз кибете, шәраб подвалы, аракы йорты, икмәк саклау-сату кибете, вак кибетләр, Тәтеш юлындагы застава, 4 аракы конторасы, 26 икмәк амбары була. Шәһәрдән читтә су тегермәне һәм 2 тимерчелек урнаша. Якшәмбе саен ярминкә үткәрелә, якын-тирә авыллардан Казан һәм Чабаксар сәүдәгәрләре җыела.

1862 елда шәһәрдә 238 йорт (3 таш), агач 34 вак кибет, Троица чиркәве, 2 кәшәнә, 60 склад-амбарлары, кирпеч заводы, су һәм 18 җил тегермәне, өяз училищесы була. 1885 елда сәүдәгәр В.М.Колесников акчасына төрмә замогында таш чиркәү салына. Барлыгы − 1607 (шуларның 820 се ир-ат һәм 787 се хатын-кыз), дворяннар – 152, руханиләр – 35, сәүдәгәрләр – 56, мещаннар – 545, крестьяннар – 508, хәрби ведомствода торучылар 219 кеше яши.

1817 елда шәһәрдә − өяз училищесы (1872 елда шәһәр училищесы статусын ала, 1913 елда Югары башлангыч училищега үзгәртелә), 1892 елда – чиркәү-приход мәктәбе, 1907 – ир балалар өчен мәктәп, 1911 елда – татар җәмгыятеннән булган ир балалар өчен рус-татар училищесы, 1913 елда – Спас кызлар прогимназиясе ачыла.

1917 елга кадәр Спас он тарту үзәге була һәм күрше өязләр өчен товарларны күчереп төяү урыны булып хезмәт итә. XX йөз башында шәһәр пристане аша һәр елны 2,5 млн пот йөк ташыла. Бу чорда шәһәрдә Троица чиркәве, гарипләр йорты, хастаханә, китапханә, банк, 3 училище, 19 су һәм җил тегермәне, 10 ярма һәм солод кайнату заводлары, 2 кирпеч заводы (С.Я.Долбилин һәм Ф.И.Тимофеев тарафыннан нигезләнгәннәр), 70 кә якын вак кибет һәм склад-амбарлар; якшәмбе саен базар оештырыла, июньдә зур ярминкә үткәрелә.

Куйбышев ГЭС төзегәндә сусаклагыч астында калу зонасына эләгә һәм 1950 еллар уртасында тулысынча әүвәлге урыныннан (Бизнә елгасының түбәнге агымындагы сулъяк яры) 23 км көнбатышкарак, Болгар авылына таба күчерелә. Куйбышев сусаклагычының су белән тулуы 1955 елның ахырыннан 1956 елның апреленә кадәр дәвам итә. Район территориясендә Идел тугае һәм түбән тугай өсте террасалары тулысынча диярлек су астында кала.

Хуҗалык итү рәвеше

Хәзерге вакытта Болгарда “Спас икмәк кабул итү предприятиесе”, «Спас икмәк комбинаты» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, «Дөя фермасы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, «Болгарнефтепродукт» предприятиесе («Татнефтепродукт» акционерлык җәмгыяте филиалы) эшли.

Мәгариф һәм мәдәният

  • Болгар ислам академиясе (2017 елдан),
  • Спас тармак технологияләре техникумы (1944 елда авыл хуҗалыгын механикалаштыру мәктәбе буларак ачыла, соңыннан – авыл хуҗалыгы механизаторлары училищесы, 2010 елдан – хәзерге исемендә),
  • беренче (1972 елдан), икенче (1987 елдан) урта мәктәпләр,
  • мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен интернат-мәктәп (1965 елдан),
  • санатория интернат-мәктәбе (1971 елдан),
  • П.А.Карпов исем. кадет интернат-мәктәбе (2007 елдан),
  • балалар иҗат йорты (1957 елдан),
  • балалар сәнгать мәктәбе (1967 елдан),
  • балалар сәламәтләндерү-белем бирү үзәге (1993 елдан),
  • «Регата» балалар (яшүсмерләр) техник иҗат станциясе (2008 елдан),
  • «Олимп» спорт мәктәбе (2000 елдан),
  • Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-саклаулыгы (1969 елдан),
  • район Мәдәният йорты (1977 елдан; анда эшләүче өч үзешчән коллектив мактаулы халык коллективы исемен ала: «Арлекин» драма театры (1978 елдан), «Любо» казак ансамбле (2009 елдан, 2016 елдан халык ансамбле, оештыручысы – Н.П.Илюшина), Н.П.Илюшина исем. «Болгарский родник» ветераннар хоры (1985 елдан, оештыручысы – Н.П.Илюшина)),
  • үзәк китапханә (1919 елдан; 1978 елда яңа бина төзелә),
  • балалар китапханәсе (1946 елдан),
  • «Октябрь» кинотеатры (1967 елдан),
  • Спас үзәк район хастаханәсе (тарихы 1836 елдан килә; 1974 елда − яңа стационар бинасы, 1975 елда поликлиника бинасы төзелә),
  • Спас картлар һәм инвалидлар интернат-йорты (1997 елдан),
  • Ак мәчет (2010 елдан),
  • Болгар Шәһри мәчете,
  • изге Авраамий Болгарский (1988 елдан), Сошествие Святого Духа (2022 елдан) чиркәүләре,
  • Троица гыйбадәт кылу йорты (1999 елдан),
  • Авраамий Болгарский кәшәнәсе (2000 еллардан) бар.

Архитектор Ф.Н.Малиновский проекты буенча 1895 елда Спас өязенең Порфировка авылында Изге Аврамий Болгарский чиркәве төзелә һәм Изге Троица хөрмәтенә изгеләндерелә. 1930 елда чиркәү ябыла һәм склад буларак файдаланыла. 1988 елда чиркәү бинасы сүтелә һәм Болгарга күчерелә.

Шәһәр үзәгендә Бөек Ватан сугышы елларында геройлык һәм батырлык күрсәткән якташлар хөрмәтенә “Геройлар аллеясы” мемориал-һәйкәл урнашкан; ясалма таштан ясалган монументны (1982 ел, архитекторы − Г.М.Могилевский), фигуралы барельеф белән диварны, постаментка куелган сугышчы-җиңүченең скульптур һәйкәлен, 5 Советлар Союзы Геройлары − А.М.Беркутов, П.Я.Гурьянов, П.Т.Лихачёв, Г.М.Мошанин, С.П.Спирьков һәм Дан орденының тулы кавалерлары– А.И.Башкиров, Н.И.Зотов, П.А.Карпов (1990 ел, скульптор – В.И.Рогожин) бюстларын үз эченә ала.

1975 елда революция көрәшчеләре – большевикларга һәйкәл (скульпторы – В.М.Маликов), 1989 елда – беренче большевиклар ячейкасын оештыручыларның берсе, 1918 елда акгвардиячеләр тарафыннан атып үтерелгән өяз советының беренче җитәкчесе − И.А.Нагаевка бюст-һәйкәл ачыла.

Шәһәр территориясендә мәдәни мирас объектлары саклана:

  • земство идарәсе бинасы (XIX йөз ахыры; 1991 елга кадәр анда ТАССР Халык депутатлары советының район башкарма комитеты, аннары «Новая жизнь» газетасы редакциясе һәм башка оешмалар урнаша),
  • өч XIX йөз −XX йөз башы торак йортлары.

Шәһәр тирәсендә Болгар шәһәрлеге археологик истәлеге урнашкан.

Күренекле кешеләре

В.А.Аляев (1959 елда туган) – җылылык физикасы белгече, техник фәннәр докторы, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе;

В.В.Аристов (1937–1992) – библиограф, төбәк тарихын өйрәнүче, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре;

Г.Ф.Баринов (1923–1993) – Бөек Ватан сугышында катнаша, хакимият-хуҗалык хезмәткәре, Куйбышев икмәк кабул итү предприятиесе директоры (1963–1983 елларда);

В.А.Бахарев (1908–1987) – гидротехник, техник фәннәр докторы, ТАССР, РСФСРның атказанган фән һәм техника эшлеклесе;

В.Н.Варгин (1866–1936) – галим-агрохимик, профессор, Хезмәт Герое;

И.А.Васильева (Шишова) (1958 елда туган) – химия фәннәре кандидаты;

В.И.Гаранин (1928 елда туган) – биология фәннәре кандидаты, зоолог, эколог;

Н.А.Голикова (1925 елда туган) – гистолог, биология фәннәре кандидаты;

В.Н.Горшков (1949–2012) – балет артисты, театр белгече, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе;

Б.Г.Егоров (1917–1995) – дизель двигательләре конструкторы, Сталин премиясе лауреаты, Социалистик Хезмәт Герое;

Н.С.Николаева (1922–1988) – музыка белгече, педагог, сәнгать белеме кандидаты;

Е.И.Пономарёва (1916–2004) – галим-металлург, техник фәннәр докторы, профессор, Казахстан ССРның атказанган фән эшлеклесе, Казахстан Республикасы Фәннәр академиясе академигы;

Н.Ю.Сотникова (1952 елда туган) – медицина фәннәре докторы, профессор, РФның атказанган табибы;

Я.А.Чахров (1875–1942) – нәкышьче-монументаль сәнгать рәссамы, педагог;

Г.А.Шеронов (1948–2003) – сәламәтлек саклау хезмәткәре, хирург, Татарстан Республикасының атказанган табибы.

1990 еллар уртасыннан Болгарда Бөек Ватан сугышы ветераны Дан орденының тулы кавалеры П.А.Карпов (1924–2008) яши.

Халык саны

1861 елда – 1607,
1897 елда – 2779,
1926 елда – 3561,
1939 елда – 6200,
1959 елда – 7000,
1989 елда – 8400,
2002 елда – 8700,
2010 елда – 8650,
2022 елда – 8041 кеше (руслар – 79%, татарлар – 17%, чуашлар – 2%).