Революциягә кадәрге чыганакларда шулай ук Маметьева Пустошь буларак та искә алына.

Урнашуы

Татарстан Республикасының төньяк өлешендә, Саба елгасы буенда, Шәмәрдән тимер юл станциясеннән (Казан – Екатеринбург тимер юл линиясе) 22 км көньяктарак, Казан шәһәреннән 98 км ераклыкта урнашкан.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр – Казан губернасының Мамадыш өязе Сатыш волосте үзәге. 1920 елдан – ТАССРның Мамадыш кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Саба районы үзәге.

Тарихы

Казан ханлыгы чорында нигезләнә.

XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бөу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук зәркәнчелек, тегүчелек, балта эше, агач эше һәм токарь һөнәре тарала.

Беренче мәхәллә 1797 елда оеша. XIX йөз уртасына авылда 4 мәхәллә исәпләнә, аларның һәрберсенең үз мәчете һәм мәдрәсәсе була. Аеруча 1797 елгы таш мәчет урынына 1841 елда Казан сәүдәгәре Г.Г.Юнысов акчасына төзелгән беренче мәхәллә мәчете мәгълүм (1930 елда түбәсе һәм манарасы сүтелә; 1995 елда реставрацияләнә; катгый классицизм стилендәге дини архитектура истәлеге).

1870 елда мәдрәсә ачыла.

XX йөз башында авылда волость идарәсе урнаша, фельдшер-медицина пункты, 2 тимерчелек, су тегермәне, 15 вак-төякләр кибете, хосуси «Сөләймания» мәктәбе эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 4451,2 дисәтинә тәшкил итә.

Хуҗалык итү рәвеше

Күмәкләштерү елларында «Кызыл Көрәш» колхозы оештырыла (беренче рәисе – К.Кәримуллин). 1958 елдан Сталин исем. колхоз эшли (үзәк утары – Урта Саба авылы), 1963 елдан авылда К.Маркс исем. колхозның үзәк утары урнаша.

1931 елда машина-трактор станциясе оештырыла, урта мәктәп төзелеше башлана, авыл хуҗалыгы техникумы ачыла; 1933 елда – балалар ясле-бакчасы, 1934 елда – балалар бакчасы, ветеринария пункты, янгын сүндерү депосы, 1958 елда икмәк пешерү урыны эшли башлый.

Мәгариф һәм мәдәният

1918 елда яңа типтагы мәктәп ачыла, 1925 елда зур агач мәктәп бинасы файдалануга тапшырыла, крестьян яшьләр мәктәбе эшкә керешә, 1930 елда ул – колхоз яшьләре мәктәбе, 1934 елда урта мәктәп итеп үзгәртелә.

Хәзерге вакытта поселокта мәгариф өлкәсендә:

  • аграр колледж (1980 елда 38 нче урта һөнәри-техник училище буларак ачыла, 1984 елда – 104 нче һөнәри-техник училище, 1994 елда – 104 нче һөнәри училище, 2005 елда 104 нче һөнәри лицей итеп үзгәртелә, 2009 елдан – хәзерге исемдә. Механиклар, бухгалтер-икътисадчылар, техник хезмәт күрсәтүче көйләүче мастерлар, авыл хуҗалыгы җитештерүе өчен автомобиль йөртүчеләр-тракторчылар-машинистлар, электр белән эретеп ябыштыручылар, пешекче-кулинарлар, персональ компьютерлардан файдаланучылар әзерли),
  • гимназия (1934 елда урта мәктәп буларак ачыла, 2007 елдан – хәзерге статуста),
  • сәләтле балалар өчен урта мәктәп-интернат (2013 елдан),
  • «Шатлык» (1932 елдан), «Әллүки» (1986 елдан), «Кыңгырау» (1990 елдан), «Бәләкәч» (2011 елдан), «Шоколад» (2014 елдан), «Балачак» (2015 елдан) балалар бакчалары,
  • Аллаһияр һәм Хөснулла Вәлиуллиннар исем. балалар сәнгать мәктәбе (1965 елдан),
  • Балалар сәламәтләндерү-белем бирү үзәге (1994 елдан),
  • Балалар иҗаты үзәге (1993 елдан),
  • «Олимп» спорт мәктәбе (2000 елдан),
  • «Сабантуй» (2014 елдан) һәм «Саба-Арена» (2019 елдан) балалар-яшүсмерләр спорт мәктәпләре эшли.

Мәдәният өлкәсендә:

  • Мәдәният йорты (1988 елгы бинада),
  • Ә.Г. Кәримуллин исем. Үзәк китапханә (1918 елдан, 2001 елда Ә.Г.Кәримуллин исеме бирелә),
  • Саба үзәкләштерелгән төбәкне өйрәнү музее (1993 елда ачыла, нигезләүчесе – Р.Б.Сиразиева, 2948 саклау берәмлеге; экспозицияләрдә авыл тарихын XIV йөз башыннан чагылдырган археология табылдыклары һәм материаллары, мамонт сөякләре, декоратив-гамәли сәнгать предметлары, нумизматика коллекцияләре, йорт кирәк-яраклары, сирәк документлар, фотографияләр, күренекле сабалыларның мемориаль әйберләре урнаштырылган) эшли.

Мәдәният йорты каршында үзешчән сәнгать коллективлары:

  • татар хоры (1957 елдан, 1967 елдан – халык хоры, нигезләүчесе – В.Х.Гәрәева),
  • «Дулкын» бию ансамбле (1961 елдан, 1998 елдан – халык ансамбле, нигезләүчесе – К.Г.Галимҗанов),
  • «Биләр» вокаль-инструменталь ансамбле (1965 елдан, 2007 елдан – халык ансамбле, нигезләүчесе – А.А.Батырханов),
  • «Ләйсән» агитбригадасы (1972 елдан, 1982 елдан – халык коллективы, нигезләүчесе – Ю.Г.Гыйниятуллин),
  • «Балкыш» театр коллективы (1975 елдан, 2011 елдан – халык театры, нигезләүчесе – Ю.Г.Гыйниятуллин),
  • «Нәүрүз» фольклор ансамбле (1989 елдан, 2004 елдан – халык ансамбле, нигезләүчесе – Р.Б.Имамиева),
  • «Сәйлән» фольклор коллективы (2010 елдан),
  • «Нур» халык музыка уен кораллары ансамбле (2013 елдан),
  • «Гөлбакча» ретро-ансамбле (2014 елдан) бар.

Аллаһияр һәм Хөснулла Вәлиуллиннар исем. балалар сәнгать мәктәбе каршында «Яшьлек» балалар хореография коллективы (2002 елдан, 2002 елдан «халык» исеменә ия, нигезләүчесе – Т.Г.Гыймадиева) эшли.

3 мәчет – Җамигъ мәчет (1841 елдан), «Мотыйгулла» (2014 елдан), «Тынычлык» (2018 елдан) мәчетләре эшли.

Саба елгасы яр буе матурландырыла – барлык гаилә өчен күңел ачу эко-паркы оештырыла, 13 чишмә төзекләндерелә, яктырткычлар куела, сәхнә һәм амфитеатр, баулы аттракционлы агач арт-объект булдырыла.

Saba мәдәният-спорт паркында скейтинг, роллерлар өчен махсус трассалар, бура уены кыры, скалодром, пляж футболы һәм волейбол мәйданчыклары урын алган. Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган якташларга һәйкәл куелган (1967), Г.З.Закиров бюсты урнаштырылган (1985).

Күренекле кешеләре

Ю.Р.Агачев (1953 елда туган) – математик, физика-математика фәннәре кандидаты;

А.Г.Әхмәдуллин (1932–2021) – әдәбият галиме, филология фәннәре докторы, профессор, Татарстан Республикасы ФА мөхбир әгъзасы, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе;

Н.Н.Бәдретдинов (1952 елда туган) – баянчы, Татарстан Республикасының атказанган артисты, «Җырлыйк әле» популяр музыкаль программасы авторы;

А.Г.Вәлиуллин (19241972) – композитор, Бөек Ватан сугышы ветераны, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалеры;

Х.В.Вәлиуллин (19141993) – композитор, ТАССРның, РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе, ТАССРның Г.Тукай исем. Дәүләт бүләге лауреаты;

Р.Ю.Гобәйдуллин (1932 елда туган) – философия фәннәре кандидаты;

Г.А.Гөлвердиева (1993 елда туган) – Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актрисасы;

Г.З.Закиров (19101944) – кече сержант, Советлар Союзы Герое;

Р.И.Зиннурова (1966 елда туган) – социология фәннәре докторы, профессор;

Р.Р.Миңнегулов (1992 елда туган) – спортчы (чаңгычы һәм биатлончы), РФнең атказанган спорт остасы, Сочи шәһәрендә узган (2014) паралимпия уеннарының ике тапкыр паралимпия чемпионы,  4 нче дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены кавалеры;

Ф.Д.Сафин (1950 елда туган) – юрист, Казан шәһәренең Мәскәү районы прокуроры (2000–2011), юстиция өлкән киңәшчесе;

Р.Х.Сверигин (1932 елда туган) – әдәбият галиме, әдәбият тәнкыйтьчесе, педагог, филология фәннәре кандидаты;

А.М.Сибагатуллин (1958 елда туган) – Татарстан Республикасы мәдәният министры (2011–2018), Татарстан Республикасының, РФнең атказанган мәдәният хезмәткәре;

Һ.З.Шәкүрова (1940–2019) – ТССРның халык артисты;

К.Р.Шәнгәрәев (1942–2008) – җылылык физикасы галиме, техник фәннәр докторы, профессор.

Халык саны

1782 елда – 269 ир-ат;
1859 елда – 1665,
1897 елда – 1759,
1908 елда – 1895,
1920 елда – 2000,
1926 елда – 2222,
1938 елда – 2905,
1949 елда – 2184,
1970 елда – 3211,
1979 елда – 4416,
1989 елда – 5451,
2002 елда – 7196,
2010 елда – 7671,
2020 елда – 8988 кеше (татарлар – 98%).