Эчтәлек

Гадәттә, бер яки берничә шәһәр базасында (алар оештыручы үзәк ролен уйный) һәм алар яныныдагы торак пунктларда формалаша.

Татарстан Республикасында Казан-Яшел Үзән сәнәгать төйнәлеше базасында Казан (1 257 391 кеше), Яшел Үзән шәһәре (100 039 кеше), шәһәр тибындагы Васильево, Карамалы Тау посёлоклары һәм башка динамик үсештәге эре Казан шәһәр агломерациясе барлыкка китерәләр. Агломерациянең үзәге — Казан, аның исә оештыру функцияләре сәнәгать тупланышы, инфраструктура, фән, югары һәм урта белем бирү учреждениеләре, транспорт һәм элемтә чаралары, шулай ук шәһәрнең башкала функцияләрен үтәү белән бәйле.

Казан агломерациясе чикләрендә барлык республика халкының 32,21 % ы, шул исәптән барлык шәһәр халкының 41,88 % ы яши. Шәһәр агломерациясе формалашу процесслары республиканың төньяк-көнчыгышында (Чаллы, Түбән Кама, Алабуга, Зәй базасында) һәм көньяк-көнчыгышында (Әлмәт, Бөгелмә, Лениногорск, Азнакай, Баулы) күзәтелә.

Әдәбият

Лаппо Г.М. Города на пути в будущее. М., 1987;

Маергойз И.М. Географическое учение о городах. М., 1987;

Мустафин М.Р., Хузеев Р.Г. Всё о Татарстане: Экономико-геогр. справ. Казань, 1994;

Хуснутдинов С.Р. Устойчивое развитие современных городов // Вестн. Казанского технол. университета. — 2010. № 2. — С. 421–429.                  

Автор – О.В.Пьянова