Эчтәлек

1907 елның 1 декабрендә ачыла.

Профессиональ клубларга охшатып оештырыла. Устав буенча Өлкәннәр советы кул астында эшли. Идарә рәисе И.В.Терегулов. Советка Г.Әхмәров, М.Корбангалиев, Г.Камал, Г.Колахмәтов, Ф.Сәйфи, Г.Кариев, М.Мостафин, Ә.Урманчиев, Ә.Хәсәни, Г.Шәрәф, Ш.Әхмәров, сәүдәгәрләр вәкилләре Ф.Әхмәтҗанов, Т.Юнысов һ.б. керә.

Клуб каршында китапханә, кыллы оркестр, уку һәм тамаша заллары эшләп килә. Шәрекъ клубында әдәби кичәләр уздырыла, Г.Тукай, Ф.Әмирхан, Г.Камал һ.б. чыгыш ясый, лекцияләр укыла, татар һәм рус телләрендә спектакльләр куела.

1911 елга кадәр Шәрекъ клубы «Болгар» кунакханәсендә, cәүдәгәрләр, приказчиклар һ.б клубларында вакытлыча бүлмәләр алып тора. 1911 елдан М.М.Апанаева йортында урнаша. «Сәйяр» труппасының даими базасы булып хезмәт итә.

1915 елда Шәрекъ клубы бинасы госпиталь өчен бирелә һәм ул яшәүдән туктый. Шәрекъ клубы Казанның татар интеллигенциясе мәдәни тормышында мөһим роль уйный.

Әдәбият

Миңнуллин Җ. Шәрык клубы: тарихи очерк. Казан, 2013.

Благов Ю.А. К истории «Восточного клуба» // Татарстан. 1997. №5.