Эчтәлек

Тарихы

1785 елда Петербург Фәннәр Академиясенең Азия филиалы басмаханәсен һәм И.К.Шнор басмаханәсен бергә кушу юлы белән барлыкка килә, аның арендаторы итеп И.К.Шнор билгеләнә.

1781–1785 елларда ук И.К.Шнор Шәрык телләрендә китаплар бастыра. Россия мөселманнары өчен Коръәннең 3 басмасын чыгара.

Басмаханә ул вакытта Россиядә иң яхшылардан санала. Хәреф җыючылары Хәмзә Мәмәшев, Гали Рәхмәтуллин, Корбангали Исхаков бу вакытта Петербургта хәрби хезмәттә булалар, аларны басмаханәгә эшкә җибәрү шул хәрби хезмәтне үтәү булып исәпләнә; Сенат күрсәтмәсе буенча корректор да татар кешесеннән билгеләнә.

Азия басмаханәсе ачылган 1785 елда татар һәм Кырым татарлары телләрендә гарәп шрифтында «Русия империясендә вилайәтләрнең низам вә тәртибе ...» дигән законнар җыентыгы 4 мең данәдә басылып чыга; 1786 елда татар телендә тагын 500 данә өстәп басыла. Шул ук телләрдә «Тәртип саклау һәм Полиция уставы» («Устав Благочиния и Полицейский», 1786) басыла.

Бу басмаларны Исхак Хәлфин тәрҗемә итә һәм шул эшләре өчен патшабикә Екатерина II указы белән губерна секретаре дәрәҗәсенә күтәрелә, 1000 сум акча белән бүләкләнә.

Азия басмаханәсе басмаларының үзенчәлеге – басылу мәгълүматларының булмавында.

Патшабикә Екатерина II нең соңгы указларының берсе нигезендә 1796 елның 16 сентябреннән шәхси басмаханәләр ябыла, Азия басмаханәсе турыдан-туры Сенат карамагына тапшырыла.

Әдәбият

Сборник постановлений и распоряжений по цензуре с 1720 по 1862 год. СПб., 1862.

Булгаков Ф.И. Иллюстрированная история книгопечатания и типографского искусства. СПб., [1889]. Т. 1.

Каримуллин А.Г. У истоков татарской книги. Казань, 1971.

Автор – И.А.Новицкая