Тарихы

Казандагы беренче басмаханә. Казан, Оренбург губерналары татарлары һәм Оренбург Диния нәзарәтенең үтенечләрен күздә тотып, император Павел I нең 1800 ел 9 май һәм Сенатның шул елның 18 сентябрь указлары нигезендә «Кирәк кадәр санда Коръән, догалыклар һ.б. шундый китаплар нәшер итү өчен» ачыла. Цензура вәкаләте шул ук Азия басмаханәсенә тапшырыла.

1806 елда басмаханә Беренче ир балалар гимназиясеннән Казан университетының төп бинасы каршында махсус төзелгән йортка күчерелә.

Бөтен эшләрне оештыручы-хуҗа – отставкадагы прапорщик Габделгази Бурашев; корректор – Хәмзә Мәмәшев, хәреф җыючы – Гали Рәхмәтуллин, вакытлыча цензор – Ибраһим Хәлфин.

Цензорны Диния нәзарәте мөфтие билгеләи, басыласы китапларга да рөхсәтне ул бирә. Дини-дидактик «Фәүз ән-нәҗат» («Котылу шатлыгы») кулъязмасыннан мөфти алып ташлаган өч бит текстны басма китапка керткәне өчен 1802 елның ноябрендә Г.Бурашев һәм цензор булып эшләгән Казан имамы Мөхәммәд Әбдерәзаков хөкемгә тартылалар. 1803 ел азакларында Г.Бурашев нәшрият эшеннән читләштерелә.

Басмаханә 1804 елның 31 мартыннан сатуга куела. 1806–1814 елларда Азия басмаханәсе Казан сәүдәгәре Йосыф Апанаев карамагында, аннары эшмәкәр һәм сәүдәгәр Гобәйдулла Юнысов җитәкчелегендә эшли.

1829 елда университет басмаханәсе белән бергә кушыла.

Басмалары

Басмаханәнең беренче китаплары: «Һәфтияк», «Өстуани китабы» (Дәмәшкъ галиме Мөхәммәд әл-Өстуани китабы), Аллаһияр Суфиның «Сөбат әл-гАкционерлык җәмгыятеизин»е («ГАкционерлык җәмгыятеизләргә терәк»), «Кыйсса-и Сәйфелмөлек» һ.б.

Барлыгы 90 га якын исемдә китап бастыра, аларның гомуми тиражы 280 меңнән артып китә. Басмаларның төп өлешен дини әдәбият, дәреслекләр, Шәрык белгечләре әсәрләре, медицинага караган хезмәтләр тәшкил итә.

Әдәбият

Владимиров В. Историческая записка о 1-й Казанской гимназии 18 столетия. Казань, 1867.

Аристов В.В. Материалы цензурного комитета при Казанском университете: 1812–1827 // Описание рукописей Научной библиотеки им. Н.И.Лобачевского. Казань, 1961. Вып. 7.

Каримуллин А.Г. У истоков татарской книги. Казань, 1971.