Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы карамагында.

Нигезе

Татарстан Республикасы Президентының 1994 ел 22 сентябрь Указы һәм Татарстан Республикасы Министрлар кабинетының 1999 ел 31 гыйнвар карары нигезендә оештырыла.

«Казан Кремле» музей-саклаулыгы – фәнни-тикшеренү, фәнни-агарту оешмасы, ул Казан Кремле территориясендә (13,45 га) һәм аның тирәсендә саклана торган зонада (115 га) урнашкан тарихи һәм мәдәни ядкәрләрне саклауны, өйрәнүне һәм пропагандалауны башкара.

Музей-саклаулык составына X–XVI йөзләргә караган Кремль шәһәрлегендәге җир, агач һәм таш ныгытмаларның архитектура-археология калдыклары, XV–XVI йөзләрдәге таш корылмалар, XII–XVI йөзләрдәге таш түшәлгән урам өслекләре; XVI–XVIII йөзләрдәге Кремль диварлары һәм манаралары; XVI йөз – XXI йөз башындагы архитектура корылмалары, музейлар керә.

Музей-саклаулык фондында 10 меңнән артык саклау берәмлеге исәпләнә.

Музей территориясендә археологик, геофизик, геологик-инженерлык эзләнүләре алып барыла, археологик объектлар музейлаштырыла. 20 мең кв.м дан артык мәйданда 64 урында казу эшләре башкарыла. Алар барышында XII йөзгә нисбәтле таш кальга, борынгы урамнар һәм аларның таш түшәлгән өслекләре, таш һәм агач биналарның калдыклары табыла.

Кремльдәге эшләр С.С.Айдаров һәм А.Х.Халиков җитәкчелегендә башкарылган һәм Татарстан Республикасы Министрлар кабинетының 1994 елның 4 августында кабул ителгән карары һәм Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан хупланган «Казан Кремле ансамблен саклау, яңартып кору һәм файдалану концепциясенең төп юнәлешләре» программасы нигезендә гамәлгә ашырыла.

Татарстан Республикасы Министрлар кабинетының 2006 ел 9 октябрь карары белән 2010 елга кадәрге чорга исәпләнгән «Казан Кремле» музей-саклаулыгын музейлаштыру һәм үстерү концепциясе раслана.

Саклаулыкта 4 музей эшли.

Татар халкы дәүләтчелеге һәм Татарстан Республикасы тарихы музее

2006 елның 7 ноябрендә ачыла.

Музей элеккеге сарай чиркәве бинасында урнашкан. Экспозиция мәйданы (9 залны били) 220 кв.м.

Аның «Борынгы төрки дәүләтләр» бүлеге безнең эрага кадәр II йөздән безнең эраның IX йөзенә кадәрге дәверне чагылдыра.

Һуннар казаны кисәкләре (IV–V йөзләр), Кубрат хан мөһере төшерелгән йөзек күчермәләре күргәзмәгә куелган.

«Идел буе Болгар дәүләте» залында Казан Кремле территориясендә табылган (X–XI йөзләр) археологик табылдыклар, тимер йозаклар, кара савытлары, рун язулы сфероконус (XII–XIII йөзләр) бар.

Алтын Урдага һәм Казан ханлыгына багышланган залда XIII–XIV йөзләрдә яшәгән аксөякнең реконструкцияләнгән костюмы, хан ярлыклары (XIV–XV йөзләр), шулай ук Казан ханнары Мәхмүд һәм Мөхәммәдәминнең (Т.С. Балуева реконструкциясе) скульптур портретлары, Кремль территориясендә табылган кувшин (XVI йөз) күргәзмәгә куелган.

Музейның аеруча кыйммәтле экспонатлары булып борынгы чех тәңкәсе (929–930), үрдәкле чигә асылмасы (XII йөз), күннән эшләнгән ук савыты (XV–XVI йөзләр) санала.

«Татарлар Россия дәүләте составында» бүлегендә төбәк белән идарә итү системасын оештыру һәм татар халкы иҗтимагый фикеренең үсеше бәян ителә.

Совет чоры тарихы турында бай материал тәкъдим ителә. «Татарстан Республикасының Беренче Президенты» исемле бүлектә М.Ш.Шәймиевнең рәсми визитлары һәм кабул итү вакытларында төшерелгән фоторәсемнәр, аның бүләкләре күргәзмәгә куелган.

Эрмитаж-Казан

«Казан Кремле» тарих-архитектура һәм сәнгать музей-саклаулыгы структура бүлекчәсе, күргәзмәләр үзәге, Дәүләт Эрмитажының Россиядә беренче вәкиллеге.

Татарстан Республикасында Дәүләт Эрмитажының мәдәни-агарту һәм күргәзмә программасы 2005 елның 23 августында ачыла. Элекке Юнкерлар училищесе бинасында урнашкан (XIX йөз уртасы, архитектура истәлеге).

Экспозиция мәйданы 870 кв.м.

«Эрмитаж-Казан» үзәгендә Дәүләт Эрмитажы тупланмасыннан 2005 елда – «Алтын Урда: тарих һәм мәдәният», 2006 елда – «Дәүләт Эрмитажы тупланмасыннан XVI–XX йөз башы Көнбатыш Европа чигүе. Интерьер һәм костюм», 2007 елда – «Ат бәрабәренә ярты патшалык… Дөнья мәдәниятендә ат», «Эрмитажда рус сәнгате. XIX йөздә – XX йөзнең беренче чирегендә күренекле һәм онытылган осталар». 2008 елда – «Кытайдан алып Европага кадәр. Ислам дөньясы тарихы» һ.б. күп кенә әһәмиятле күргәзмәләр уздырыла.

«Эрмитаж-Казан»да Эрмитажның музей-белем бирү программалары буенча мәктәп балалары, яшьләр, музейга килүче аерым кешеләр белән эшләү һәм актуаль сәнгатьне, дөнья киносы тарихын өйрәнү буенча укыту-белем бирү һәм методик үзәк оештырылган.

Ислам мәдәнияте музее

Музей 2006 елның 21 февралендә ачыла.

Колшәриф мәчетенең аскы катында 2 залда урнашкан (экспозиция мәйданы 566 кв.м).

Беренче зал төп ислам кагыйдәләренә багышлана, Коръән китаплары төп урынны алып тора, шәмаилләр, намаз укыганда кулланыла торган намазлык, кыйбланы (Мәккә юнәлеше) билгеләү өчен компас, тәсбихлар куелган.

Экспозициянең икенче залы Урта Идел буенда мәгариф, мәдәният, фән үсеше турында сөйли. Кол Галинең «Кыйсса-и Йосыф» поэмасының (1825), Мөхәммәдьяр әсәрләренең (XVIII йөз) кулъязма күчермәләре, Россия территориясендәге мәчетләрнең фоторәсемнәре (XX йөз башы) урнаштырылган. Төп урынны татар мәгърифәтчесе кабинетының шартлы интерьеры били.

Дин галимнәре, мәгърифәтчеләр Ш.Мәрҗани, Г.Баруди, Р.Фәхретдин, Г.Буби, З.Камали, Ә.Максуди фотосурәтләре һәм китаплары, мәдрәсә дәреслекләре, совет хакимияте елларында репрессияләргә дучар ителгән дин эшлеклеләре, мәчетләрнең ябылуы турында материаллар куелган.

Хәзерге Татарстандагы ислам, яңа мәчетләр һәм уку йортлары төшерелгән фоторәсемнәрдә, мөселман басмаларында күрсәтелә.

Аеруча мөһим экспонатлар: Казанда бастырылган Коръәннәр (1816, 1839, 1884), кулъязма Коръән (Урта Азия, XIX йөз), намазлык (XIX йөз ахыры), шәмаилләр, шәһәрдә яшәгән татар хатын-кызы костюмы; күлмәк, камзул, калфак (XIX йөз ахыры).

Татарстанның табигыять тарихы музее

Музей 2008 елның 1 сентябрендә ачыла.

Экспозиция-күргәзмә мәйданы – 1096 кв.м.

Музейның гомуми фәнни-экспозиция концепциясе Казан университеты, Руда булмаган файдалы казылмалар геологиясе үзәк фәнни-тикшеренү институты, Россия Фәннәр академиясенең Палеонтология институты (Мәскәү), Палеонтология музее (Ундора шәһәре, Ульянов өлкәсе) хезмәткәрләре катнашында Ф.Д.Батырова җитәкчелегендә эшләнә.

Сәнгати проектлау һәм төзелеш «Арта-Дизайн» һәм Татарстан Республикасының Рәссамнар берлеге сәнгать фонды тарафыннан башкарыла.

Бу музей Идел буендагы бердәнбер табигать тарихы музее һәм фәнни-белем бирү үзәге, анда Татарстанның тулы геологик тарихы һәм аның казылмалары, хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы, минераль-чимал ресурслары турында мәгълүматлар тупланган.

Музей экспозицияләре нигезен Казан университетының А.А.Штукенберг исем. Геология музее тупланмасы материаллары, шулай ук «Казан Кремле» музей-саклаулыгы фонды коллекцияләре тәшкил итә.

Экспозиция 12 залда урнашкан, анда 1000 ләп предмет исәпләнә.

Беренче кат залларында («Җир һәм Галәм», «Җир минераллары», «Юл башы», «Борынгы яшәеш», «Планетаның кара алтыны», «Җир асты хәзинәләре») астрономия, планетаның минераллар дөньясы төрлелеге турында Җир барлыкка килүдән алып (4,5 млрд еллар элек) ташкүмер чоры тәмамлануга кадәрге дәвер (300 млн еллар элек), нефть һәм битум, известьташ һәм гипс, күмер һәм фосфоритлар формалашу һәм аларны казып чыгару турында бәян ителә.

Аеруча кызыклы экспонатлар – күк җисемнәрен күзәтергә мөмкинлек бирүче «Интерактив телескоп»; «Галәми үлчәү» ярдәмендә һәр кеше үзенең төрле планеталардагы авырлыгын белә ала, шулай ук оригинал матеоритлар коллекциясе игътибарга лаек.

Икенче катның алты залы («Балыклар һәм җир-су хайваннары патшалыгы», «Казан диңгезе», «Ерткычсыман кәлтәләр дәвере», «Диңгез рептилияләре», «Динозаврлар заманы», «Имезүче хайваннар дөньясы») палеонтологиягә багышлана – беренче балыксыманнар барлыкка килүдән алып хәзерге заман кешесенә кадәрге чорны үз эченә ала. Биредә борынгы балыклар һәм амфибияләр, кәлтәләр һәм рептилияләрне күрсәтүче табигый материаллар, динозаврлар скелетларының күчермәләре, үлеп беткән имезүчеләр һәм мамонтның баш сөякләре куелган.

Саклаулык территориясендә Милли сәнгать галереясы (Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музее филиалы) һәм Бөек Ватан сугышы мемориал-музее (Татарстан Республикасы Милли музее филиалы) урнашкан.

Музей-саклаулык директорлары: И.М.Вахитов (1994–2007), Р.Р.Хәйретдинов (2007–2012), З.Р.Вәлиева (2012 елдан).

Әдәбият

История Казани. Казань, 1988. Т. 1.

Казанский Кремль: фотоальбом. Казань, 2005.

Хузин Ф.Ш., Ситдиков А.Г. Древняя Казань. Казань, 2005.

Ситдиков А.Г. Казанский Кремль: историко-археологическое исслед. Казань., 2006.