Эчтәлек

ТССР Министрлар Кабинетының 1991 елның 30 июлендә кабул ителгән карары нигезендә оеша. 2001 елның 2 мартында ачыла.

Музей Н.Җиһанов 20 ел (1968 елдан) дәвамында яшәгән һәм эшләгән фатирда урнашкан, йорт республика күләмендәге әһәмиятле һәйкәлләрнең дәүләт саклау реестрына кертелгән.

Коллекциясе

Музейның гомуми мәйданы – 56 м², экспозициясендә: Н.Г.Җиһановның кабинеты һәм кунак бүлмәсе; фондларында 2 мең саклау берәмлеге исәпләнә. Фатирның мемориаль күренеше (рояль, язу өстәле, китапханә, гаилә әгъзалары фотосурәтләре һ.б.) һәм композиторның 1920–1980 елларда тупланган архивы (шәхси документлар, кулъязмалар, фотолар, ноталар һәм белешмәлек әсбаплар, китапханә) саклана.

Ноталар архивына Җиһановның барлык әсәрләренең кулъязмалары, шул исәптән каралама вариантлары, эскизлары, шулай ук композиторның сирәк очрый торган библиографик басмалар рәтенә кергән партитуралары һәм клавирлары керә.

Музей фондларында музыка сәнгатенең атаклы эшлеклеләре: Д.Шостакович, А.Хачатурян, Т.Хренников, Р.Щедрин, Б.Покровский, Н.Рахлин, Г.Литинский һәм башкаларның хатлары саклана.

Музей китапханәсендә композиторның автографы һәм сәнгать эшлеклеләренең бүләк язулары булган китаплар бар. Музей ел саен Н.Г.Җиһановның туган көнен (15 гыйнвар) һәм аны искә алу көнен (2 июль) билгеләп уза.

Музей директоры – композиторның хатыны Н.И.Җиһанова (2001–2009 еллар), Л.А.Яковлева (2010 елдан).