- РУС
- ТАТ
1996 елда ачыла, 1997–2006 елларда ТР Дәүләт музее (хәзерге ТР Милли музее) филиалы, 2007 елдан муниципаль музей.
Музей 1949–1976 елларда рәссам К.А.Васильев яшәгән йортның бер өлешен били; мәйданы 53,3 м2, фондларында 555 саклау берәмлеге исәпләнә.
«Гаилә һәм йорт», «Рәссам остаханәсе», «Биография һәм иҗат» экспозицияләре рәссамның бертуган сеңлесе В.А.Васильева һәм дуслары О.Е.Шорников, Г.В.Пронин тапшырган мемориаль коллекциягә нигезләнеп төзелә. Аларда йорт җиһазлары, рәссамның шәхси әйберләре (мольберт, этюдлар папкасы, палитра), документлар, фоторәсемнәр, китаплар, грампластинкалар, 1976–1994 елларда К.А.Васильев иҗатына багышлап язылган мәкаләләр, шулай ук рәссамның «Л.Чугунова портреты» (1964), «Чит кеше» (1970), «С.Тарасова портреты» (1972), «Сугыш» (1974), «Дунайның яралуы» (1974), «Ярославна елавы» (1974), «Ватан» (1976) дип исемләнгән әсәрләре урын алган.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.