2007 елда Алабуга тарих-архитектура һәм сәнгать музей-саклаулыгының бүлекчәсе буларак ачыла. 2 нче гильдия сәүдәгәр А.Баранов тарафыннан төзелгән элеккеге земство хастаханәсенең хирургия корпусында урнашкан (1881; архитектура истәлеге). Экспозиция мәйданы — 300 м2. Музей фондында 1 мең саклау берәмлеге бар.

Экспозиция дүрт залда урнаштырылган. 1–2 нче залларда Алабуга өязендә сәламәтлек саклау системасының үсеше чагылдырылган. Им-том итүчеләр йорты һәм XIX йөзнең 2 нче яртысы земство табибе кабинеты интерьерлары, психик авырулар өчен палаталар бар. Алабуга хастаханәсенең эше турында архив документлары куелган. «Аптека эшләрен оештыру» бүлегендә дару шкафлары, дару ясау үлчәүләре, хастаханә корпусларының берсендә сакланып калган рецептлар урын алган. XX йөз медицина үсешенә багышланган залда операция бүлмәсе һәм балалар бүлеге интерьерлары урнаштырылган. Алабуга табибләре Л.П.Нечаев, Т.А.Нечаева, Т.И.Уртаев, Н.В.Швалёвның шәхси әйберләре һәм архивлары; Бөек Ватан сугышында катнашкан медицина хезмәткәрләренең бүләкләре, XX йөз медицина инструментлары күргәзмәгә куелган. Залларның берсе Алабуга өязендә туган В.М.Бехтеревка багышлана. Музей чаралары үткәрү өчен аудио- һәм видеоаппаратлар, медицина техникасы белән җиһазланган аерым зал каралган; фитобар (үләннәр белән дәвалау) эшли.

Музей территориясендә В.М.Бехтеревка һәйкәл урнаштырылган (2007, скульпторлар А.Головачёв, В.Демченко).

Ел саен В.М.Бехтерев туган көн (20 гыйнвар), Халыкара музейлар көне (18 май) үткәрелә.