- РУС
- ТАТ
2005 елда ачыла. Ике катлы аерым бинада урнашкан. 7 залдан торган экспозициянең мәйданы — 380 м2, музей фонды 12 мең саклау берәмлеге тәшкил итә.
«Яшел Үзән каһарманнары» бүлегендә Бөек Ватан сугышында кат нашкан Советлар Союзы Геройлары С.М.Бендиков, Н.Д.Волостнов, И.М.Засорин, Н.А.Катин, М.Е.Колчанов, Г.Г.Морзаханов, И.А.Норкин, А.П.Панфилов, В.А.Петров, Н.Л.Соболев, Н.С.Сафин, В.Х.Хаҗиев, Х.З.Хәйруллин, Х.Х.Хәсәнов; Дан орденының тулы кавалеры Я.М.Ха ритоновларның орден-медальләре, фронт хатлары урын алган. Шәһәр предприятиеләрнең Бөек Ватан сугышы елларындагы эшчәнлегенә аерым бүлек багышланган. 3нче залда музей фонд ларындагы экспонатлардан фай даланып вакытлы күргәзмәләр оеш тырыла. Икенче каттагы экспозицияләр шәһәр предприятиеләре һәм район тарихы турында сөйли.
Ел саен Җиңү көне (9 май), Балаларны яклау көне (1 июнь), Белем көне (1 сентябрь) билгеләп үтелә.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.