- РУС
- ТАТ
1982 елда укытучы М.Г.Газыймов тырышлыгы белән мәктәп музее буларак ачыла. 1992 елдан ТРның Берләштерелгән дәүләт музее (хәзер ТР Милли музее) филиалы, 2007 елдан муниципаль музей. Элеккеге мәктәп бинасында урнашкан. Экспозиция мәйданы 102 м2, коллекцияләрдә 1300 саклау берәмлеге исәпләнә. Архивы һәм фәнни китапханәсе бар.
Экспозициянең төп бүлекләре: «Зирекле урта мәктәбен тәмамлаучылар һәм аларның укытучылары», «Халыкның гамәли бизәлеш сәнгате әйберләре», «Зиреклелеләр Бөек Ватан сугышы фронтларында һәм тылда». Экспонатларның мемориаль бүлегендә авыл халкының шәхси әйберләре, документлары, фоторәсемнәре урын алган; аларның 70% тан артыгы XIX–XX йөзләрдә халык тарафыннан иҗат ителгән декоратив-гамәли сәнгать әйберләре: кырык шырпылы чүпләү ысулында суккан ашъяулыклар, чигелгән сөлгеләр, кашагалар, намазлыклар, татар хатын-кызларның традицион костюмнары; көнкүреш әйберләре һәм эш кораллары (җеп эрләү кабасы, савыт-саба һ.б.) белән туплана.
Музейның халык иҗаты бүлегендә фольклор әсәрләре – 119 бәет тексты бар. Аеруча әһәмияткә ия экспонатлар – кырык шырпылы чүпләү ысулы белән суккан (252 саклау берәмлеге) һәм чигелгән сөлгеләр (96 саклау берәмлеге), чигелгән намазлыклар (57 саклау берәмлеге), стенага эленә торган чигүле бизәкләр (170 саклау берәмлеге), ашъяулыклар (60 саклау берәмлеге), чәй төргәкләре һәм конфет кәгазьләре (5 меңгә якын) коллекциясе бар.
Ел саен Халыкара музейлар көне (18 май), Хәтер (22 июнь), Казанны яулап алганда һәлак булганнарны искә алу (15 октябрь) көннәре билгеләп үтелә.
Директоры М.Г.Газыймов (1992 елдан).
Газымов М.Г. Капли памяти. Нижнекамск, 2001;
Музей народного творчества и быта села Зирекле: Буклет. К., 2002;
Новошешминск – уголок тихий мой. Нижнекамск, 2002;
На Засечной черте; Из прошлого и настоящего Новошешминского района Татарстана. К., 2007.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.