1995 елның 8 маенда ТРның Берләштерелгән дәүләт музее (2001 елдан ТР Милли музее) филиалы буларак ачыла; 2007 елдан муниципаль музей. Бертуган Родыгиннарның элеккеге йортының (1870 еллар; архитектура ядкәре) беренче катын били. Экспозиция мәйданы — 85 м2, төп фонд 4 мең саклау берәмлеген тәшкил итә.

Экспозиция төбәкнең борынгы чорыннан алып XX йөз ахырына кадәр булган тарихы белән таныштыра. Археология бүлегендә шәһәр тибындагы Кукмара посёлогы, Кукмара районының Мәчкәрә авылы һәм Зур Кукмара каберлеге янындагы археологик казылмаларыннан Алтын Урда чоры керамикасы һәм керамик торба кисәкләре, сәйлән белән чигелгән чигә бизәү әйберләре һ.б. күрсәтелә. Кукмара тарихына багышланган бүлектә документлар, фоторәсемнәр, XIX–XX йөзләрдәге этнография һәм көнкүреш әйберләре урын алган; XIX йөз ахыры — XX йөз башы татар өйләренең интерьер өлешләре торгызылган. Бөек Ватан сугышына багышланган бүлектә «Үлем үзәне»ннән (Новгород өлкәсендә 2 нче удар армия сугышлар алып барган урын) һәм «Нева мәйданчыгы»ннан (Ленинград өлкәсе) кайтарылган совет һәм немец солдатларының сугыш кирәк-яраклары, коралларының аерым өлешләре куелган. Шулай ук Кукмара районында туган Советлар Союзы Геройлары — С.А.Әхтәмов, П.Е.Воробьёв, И.Г.Газизуллин, Н.С.Савин фоторәсемнәре, бүләкләренең күчермәләре бар. Музей фондында Социалистик Хезмәт Геройлары Р.И.Зарипов, Ә.Җ.Җиһаншин, Г.Г.Идрисов, Л.Н.Козлов, В.С.Мәүликов, К.Ф.Шакиров; язучылар Л.Ф.Ихсанова, М.Н.Насыйбуллин; шагыйрьләр Р.Г.Бәшәр, Г.В.Морат; әдәбият белгече Ф.Г.Галимуллин һ.б.ның документлары, фоторәсемнәре тупланган.

Аеруча кыйммәтле экспонатлар: археология (100 саклау берәмлеге) һәм палеонтология (20 саклау берәмлеге) коллекцияләре, XIX йөздә бертуган Комаровлар фабрикасында эшләнгән чигүле итекләр (3 пар), XIX йөзнең 2 нче яртысында Володиннар остаханәсендә ясалган комганнар һәм самоварлар коллекцияләре (20 саклау берәмлеге), татар, рус, удмурт, мариларның өс киемнәре (20 саклау берәмлеге) һ.б.

Ел саен Халыкара музейлар (18 май), Балаларны яклау (1 июнь) көннәре үткәрелә.