1977 елда җәмәгатьчелек тәртибендә ачыла. Музейны оештыруда М.Г.Атнагулов, Г.М.Сәетгалиева, Д.М.Ханнанова, М.Г.Газетдинова, И.Г.Гарипов башлап йөриләр. Баштарак «Актаныш авылы мәдәният комплексы»нда 60 м2 лы бүлмәдә урнаша. 1987 елда музей ябыла. 1993 елдан ТРның Милли музее филиалы буларак яңадан эшли башлый. 2005 елдан элек районның кулланучылар җәмгыятенә караган 522,1 м2 мәйданлы бинаны били (1 нче катның бер өлеше, 2 нче һәм 3 нче катлар). Коллекция 8000 саклау берәмлегеннән тора.

Экспозиция 10 залда урнаштырыла, ике бүлектән тора: «Актаныш җире табигате» һәм «Төбәкнең борынгыдан бүгенге көнгәчә тарихы». Табигатькә караган бүлек җирле флора һәм фауна үрнәкләре белән таныштыра. Экспозициянең Актаныш районында туган күренекле шәхесләргә багышланган бүлегендә ТР Президенты М.Ш.Шәймиев (аерым залда), шагыйрьләр Г.Г.Афзал, Н.Г.Баян, Социалистик Хезмәт Геройлары Г.Х.Латыйпова, С.Г.Гыйльманова, җырчы – Ә.А.Авзалова, актёр М.И.Мутин һ.б.ларның шәхси әйберләре, документлары һәм фотосурәтләре күргәзмәгә куелган. Шулай ук төбәкнең сәнгать эшлеклеләре – рәссам А.А.Хәбибуллин һәм скульп. З.Р.Басыйровның эшләре урын алган.

Музей ел саен Халыкара музейлар (18 май), Ватанны саклаучылар (23 февраль) Халыкара хатын-кызлар көннәрен (8 март) билгеләп уза.