1992 елның 14 июлендә оеша, 1999 елның 18 маенда ачыла. Биш катлы бинаның бер катлы янкормасында урнашкан. Экспозициянең мәйданы 191 м2, төп фондта 4687 саклау берәмлеге исәпләнә.

Экспозиция өч залны били, төбәкнең иң борынгы дәверләрдән алып бүгенге көннәргәчә тарихын чагылдыра. Беренче залда археологик коллекцияләр, көнкүреш, һөнәрчелек, җирле кәсепчелек әйберләре, татарларның XIX–XX йөзләрдәге декоратив-гамәли сәнгате эшләнмәләре урнаштырылган. «Азнакай районы – нефть һәм газ төбәге» залында палеонтологик коллекцияләр һәм минераллар, бораулау вышкасы, нефть чыгару җайланмалары макетлары һәм танылган нефтьчеләрнең – Социалистик Хезмәт Геройларының фотографияләре куелган. «Азнакай, синең кешеләрең» экспозициясендә күренекле кешеләр: шагыйрьләр М.Б.Галиев, Ә.К.Кари, И.С.Гыйләҗев, Ф.С.Гыйззәтуллина; язучылар Н.Г.Әхмәдиев, Г.З.Галиева, РФнең халык артисткасы Н.Г.Ихсанова, РСФСРның халык артисты Ә.Ш.Шакиров, генераллар Ф.Г.Булатов, Т.Ә.Сәйфетдинов һ.б.ның мемориаль әйберләре, районның танылган шәхесләренең документлары урын алган.

Музейда ел саен Халыкара музейлар көне (18 май), Татарстан Республикасы көне (30 август) уздырыла.