1961 елның 20 декабрендә оеша. 1965 елның 8 маенда ачыла. 1990–2006 елларда ТР Дәүләт (2001 елдан Милли) музее филиалы, 2007 елдан муниципаль музей. Экспозиция мәйданы – 255 м2. Коллекциядә 10 меңнән артык саклау берәмлеге исәпләнә. Экспозиция 7 залны били, бер зал музейны оештыручы һәм аның беренче директоры, клуб мөдире, шагыйрь һәм рәссам Х.Х.Әхмәтшинга багышланган.

Экспозициянең төп бүлекләре – «Төбәк археологиясе», «Табигать», «Этнография», «Гражданнар сугышыннан алып күмәкләштерүгә кадәр», «Колхоз төзелеше», «Мәдәният», «Медицина». Төбәк территориясендә археологик казулар вакытында табылган һәм бронза гасырга караган әйберләр зур урын били; төбәкнең табигатенә багышланган бүлектә хайваннар һәм кошлар, шул исәптән нефть чыгару нәтиҗәсендә зонада экологиянең бозылуын чагылдырган мутантлар препаратлары куелган. Экспозициянең аеруча зур өлешен татарларның этнографик әйберләре: эш кораллары, кием-салым, бизәнү әйберләре, агачтан чокып ясалган савыт-саба, халыкның гамәли бизәлеш сәнгате әйберләре һ.б. коллекцияләр тәшкил итә. Экспозициянең махсус бүлекләре авыл һәм анда яшәүчеләр тарихына багышланган (Гражданнар һәм Бөек Ватан сугышларында катнашучылар, нефть ятмаларын үзләштерү һ.б.).

Иң мөһим экспонатларга XIX йөзгә караган кулъязмалар һәм иске басма китаплар (14 берәмлек), XIX йөз ахыры – XX йөз башында бизәкләп тукылган (90 лап берәмлек), тамбурлап чигелгән (15 берәмлек) әйберләр коллекцияләре, XIX йөз ахыры – XX йөз уртасына нисбәтле самоварлар (30 лап берәмлек), акчалар коллекциясе (1500 дән артык берәмлек), Х.Х.Әхмәтшинның картиналары һәм агачтан ясалган скульптуралары (22 берәмлек) керә.

Музей ел саен Музей оешу, Халыкара музейлар (18 май), Белем (1 сентябрь) көннәрен билгеләп уза.

Музей басмалары

Хәлиулла Әхмәтшин исемендәге авыл тарихы музее: Буклет, 1996;

Архитектура села Нижнее Абдулово в начале 20 столетия: Справ.: 2000.