Эчтәлек

Казанда Бакый Урманче музее. Бинаның гомуми күренеше

«Казан» милли мәдәният үзәге филиалы. Казан шәһәр хакимиятенең «Урманче Бакый Идрис улы истәлеген мәңгеләштерү турында» 1997 ел 10 июль карары нигезендә 1997 елда оештырыла. 1999 елның февралендә ачыла.

Ике катлы чарлаклы бинада — элекке В.В.Печатников йортында (1920 еллар; архитектура истәлеге) урнашкан. Экспозиция мәйданы 147,1 м2, музей фондларын 274 саклау берәмлеге тәшкил итә.

Экспозицияне булдыруда Ф.В.Әхмәтова-Урманче һәм Р.Г.Шаһиева катнашалар. 5 залда урнашкан экспозиция ТРның Дәүләт сынлы сәнгать музее һәм «Казан» милли мәдәният үзәге музей комплексы коллекцияләреннән алынган әсәрләренең төп нөсхәләре нигезендә Б.Урманче иҗатын рәссам, график, скульптор буларак ачып бирә.

Беренче катта Б.Урманче биографиясенә бәйле фотодокументлар экспозициясе, аның скульптуралары: татар мәдәниятенең күренекле эшлеклеләре Кол Гали, Ш.Мәрҗани, К.Насыйри, Дәрдемәнд, Ф.Әмирхан, Н.Исәнбәт, Г.Ибраһимов, Ш.Бабич бюстлары урнаштырылган. Г.Тукайга багышланган иҗаты (шагыйрьнең бюсты, аның әсәрләренә иллюстрацияләр) аерым залда тупланган.

Икенче катта рәсемнәр (алар арасында — «Алма-Ата шәһәре чите», «Тут агачлары» картиналары), шулай ук республиканың фән һәм мәдәният эшлеклеләре портретлары тәкъдим ителә. Бинаның чарлагында мемориаль предметлар ярдәмендә рәссам остаханәсенең фрагменты торгызылган. Б.Урманченың соңгы эшләреннән берсе — «Хатыным Ф.Әхмәтова-Урманче портреты» (1987) куелган.

Музейда хәзерге заман рәссамнарының күргәзмәләре, әдәби-музыкаль кичәләр уздырыла.

Музей директорлары: Ф.Ф.Сәфәргалиева (1997–1998), Г.Ш.Закирова (1998–2004), Г.Р.Әсфәндиярова (2004 елдан).

Әдәбият

Все музеи Казани: Справ.-путеводитель. К., 2004; 

Музей Баки Урманче: Буклет. К., 2004.