- РУС
- ТАТ
1999 елда Арча педагогия көллиятендә ачыла, 2001 елдан ТР Мәдәният министрлыгы карамагындагы мөстәкыйль музей, 2006 елдан «Казан арты» муниципаль әдәбият-музей берләшмәсенең филиалы.
Арча педагогия көллияте бинасының янкормасында урнашкан. Экспозициянең мәйданы 120 м2, коллекцияләрендә 1226 саклау берәмлеге исәпләнә.
Экспозиция өч залны били, язуның борынгы заманнардан алып бүгенге көннәргә кадәр барлыкка килүен һәм үсешен, дөнья халыкларының укырга-язарга өйрәнүен чагылдыра. Беренче залда татар әлифбасының кулъязма вариантларыннан башлап үсеш тарихы күрсәтелә. Кышкар мәдрәсәсенең, мәктәпнең XIX йөзнең 50-60 елларындагы уку классы интерьерлары, Арча педагогия көллияте укытучыларының, шулай ук татар сыйныфлары өчен дистәләрчә басмада чыккан «Әлифба» дәреслеге авторлары С.Г.Вагыйзов һәм Р.Г.Вәлитованың эш тәҗрибәләре яктыртылган экспозицияләр урын алган. Икенче зал дөнья халыкларының әлифбалары белән таныштыра. Өченче залда Ә.Н.Максудиның Х.Р.Курбатовка бүләк язуы белән тапшырылган «Мөгаллим әүвәл» әлифбасы үзәк урынны алып тора.
Аеруча мөһим экспонатлар арасында дөнья халыклары әлифбалары коллекциясе (265 саклау берәмлеге), С.Г.Вагыйзов һәм Р.Г.Вәлитованың шәхси әйберләре, дәреслекләре бар. Музейны оештыручылар: И.Г.Сәгъдиев, Х.Ф.Хәйруллин.
Әлифба музееда ел саен Г.Тукайның туган көне (26 апрель), Халыкара музейлар көне (18 май), Белем көне (1 сентябрь) уздырыла.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.