Музей ниндидер вакыйга булган яки атаклы шәхес яшәгән, эшләгән истәлекле урыннарда яисә биналарда, аларны яңадан җиһазландырып (тулысынча яки өлешчә) оештырыла. 2013 елда ТРда мемориаль музейлар саны — 22, шуларның 7 се Казанда, калганнары республика авылларында һәм шәһәрләрендә урнашкан. Мемориаль музейларның 8 е ТРның Милли музее филиалы статусына ия, 1 се «Казан» милли мәдәният үзәгенә карый.

Оештырылу вакыты буенча Г.Р.Державинның шәһәр музеендагы (1895 елдан, хәзер ТР Милли музее) мемориаль әйберләр комплексы иң беренчеләрдән санала. ТРдагы иң өлкән Мемориаль музейлар — Ленин В.И. музей-йорты (1937), Горький А.М. әдәби-мемориаль музее (1938), Камал Шәриф музей-фатиры (1950). Мемориаль музейларның күтәрелеше 1980–90 елларга туры килә, музейлар бигрәк тә әдәбият һәм сәнгать эшлеклеләре эшчәнлеген күздә тотып төзелә. Кагыйдә буларак, тарихи-биографик һәм мемориаль-көнкүреш комплексларны эченә алган экспозицияләрдә авторлык принцибы өстенлек итә. Аларга күп мәгънәле эчтәлек һәм визуаль образлылык хас.

ТРдагы барлык мемориаль музейлар үзләре урнашкан биналарның мемориальлеге һәм андагы әйберләр коллекциясе буенча аерып карала. Төп мемориаль җиһазлар белән тулысынча сакланган мемориаль биналарда (йортларда) урнашкан мемориаль музейлар: Арбузовлар А.Е. һәм Б.А. музей-йорты, Татар әдәбияты тарихы һәм Ш.Камалның мемориаль музей-фатиры, Җиһанов Нәҗип музей-фатиры. Шул чордагы әйберләр белән тулыландырылган, өлешчә сакланган мемориаль җиһазлар белән төп биналарда (йортларда) урнашкан Мемориаль музейлар: Гашек Ярослав әдәби-мемориаль музее, Васильев Константин мемориаль музее, Маннур Шәйхи мемориаль музей-китапханәсе, Пастернак Борис мемориаль музее, Җәлил Муса музей-фатиры.

Интерьеры реконструкцияләнгән биналарда урнашкан һәм аерым мемориаль әйберләр коллекцияләре булган мемориаль музейлар: Ленин В.И. музей-йорты, Боратынский Е.А. әдәби музее, Дурова Н.А. музей-утары, Шишкин И.И. музей-йорты, Купала Янка музей-фатиры. Мемориаль әйберләр комплексы тулысынча яисә өлешчә сакланган, сакланмаган мемориаль бина урынында күчермәсе торгызылган бинага урнашкан мемориаль музейлар: Горький А.М. әдәби-мемориаль музее, Җәлил Муса мемориаль музее, Насыйри Каюм музее, Туфан Хәсән музее, Фәйзи Мирхәйдәр музей-утары, Тукаевлар музей-йорты, Фәхретдин Ризаэтдин мемориаль музее.

ТРда бер яки берничә генә мемориаль әйбере булган, аерым шәхескә багышланган музейлар бар: Тукай Габдулла әдәби музее, Тукай Габдулла музей-комплексы, Кайбицкая Галия музее, Мәрҗани Шиһабетдин музее, Яковлев И.Я. музее, Насыйри Каюм исемендәге архитектура-этнография комплексы, Исхакый Гаяз тарихи-мемориаль һәм этнография комплексы, Цветаева М.И. мемориаль комплексы.

Мемориаль әйберләргә ия, әмма мемориаль булмаган биналарда урнашкан музейлар: Мәһдиев М.С. музее, Хәким Сибгат мемориаль музее, Горький А.М. музее, Кариев Габдулла музее, Урманче Бакый музее һ.б. Арча әдәбият һәм сәнгать музее, Казан университеты тарихы музее, Казан химия мәктәбе музеенда шулай ук мемориаль әйберләр комплексы бар.

Мемориаль музейларны этник мәдәният традицияләре буенча да төркемнәргә аерырга мөмкин: 13 е татар мәдәнияте, 7 се рус мәдәнияте, 2 се башка милләт мәдәнияте эшлеклеләренә багышлана.

Автор — Г.Г.Нуретдинова