- РУС
- ТАТ
Экспозиция фрагменты: язучының Казан фатирындагы бүлмә интерьеры
2000 елның 6 июлендә ачыла.
2006 елдан «Казан арты» әдәби-музей берләшмәсе филиалы. ТР халык язучысы, әдәбият галиме М.С.Мәһдиевнең тормышы һәм эшчәнлегенә багышлана.
Мәһдиевләрнең йорты урынында махсус төзелгән бинада урнаштырылган. Экспозиция өч залдан гыйбарәт, мәйданы — 93 м2. Музей коллекцияләрендә 1000 гә якын саклау берәмлеге исәпләнә. Экспозиция авторлары — ТР Милли музее фәнни хезмәткәре А.Д.Хәйруллина, Ф.К.Дәминова, рәссам Ф.А.Зыязов.
Экспозициянең беренче бүлеге Мәһдиевнең туган җиренә багышлана, күргәзмәгә борынгы китаплар, көндәлек йорт кирәк-яраклары, шулай ук табигать күренешләре сурәтләнгән фоторәсемнәр куелган.
Икенче залдагы экспозиция җирле халыкның мәдәнияте һәм көнкүреше белән таныштыра, биредә татар йорты интерьеры торгызылган, язучының 1937 елда репрессияләнгән әтисенә кагылышлы архив документлары куелган.
Бөек Ватан сугышына багышланган өченче залда язучының Бөек Ватан сугышында катнашкан Рәшит абыйсы турында материаллар, шулай ук әдипнең шәхси әйберләре урын алган. М.С.Мәһдиевнең Казан фатирындагы эш бүлмәсе интерьеры торгызылган. Аеруча кыйммәтле экспонатлар арасында язучының өстәле, урындыгы, кием-салымнары, шул исәптән СССР Хәрби диңгез флоты формасы, шәхси әйберләре, дусларының аның турында язган мәкаләләре бар.
Музей ел саен Белем көнен (1 сентябрь), Халыкара музейлар көнен (18 май) билгеләп үтә, язучының туган көнен (1 декабрь) үткәрә.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.