1992–2006 елларда ТР Милли музее филиалы, 2007 елдан муниципаль музей. Хәрби һәм хезмәт даны музее буларак, җәмәгатьчелек тәртибендә 1985 елда ачыла.

1993 елдан музей составында — 1977 елда ачылган күргәзмә залы; коллекциянең төп өлешен нәкышь осталарының репродукцияләре (Н.Б.Гундыревныкы булган) алып тора. Башта музей торак йортның 1 нче катында (мәйданы 211 м2) урнаша. Экспозициядә «Безнең төбәктә Гражданнар сугышы. 1918–1919 еллардагы Писмән операциясе» һәм «Бөек Ватан сугышы елларында Яңа Писмән районы» бүлекләре була. Октябрь революциясе, Гражданнар һәм Бөек Ватан сугышларында катнашучылар турында бай мәгълүмат тупланган (язма чыганаклар, шәхси әйберләр). Аеруча кыйммәтле экспонатлар арасында Гражданнар сугышы вакытыннан калган парад кылычы, хәрби бүләкләр бар. 1993 елдан башлап музей фонды район тарихы материаллары белән тулыландырыла. Татар, мордва, чуаш, рус этнографиясенә караган бай коллекция (йорт кирәк-яраклары, зәркән эшләнмәләр, бизәнү әйберләре, сөлгеләр, чигүле баш киемнәре), гыйбадәт кылу әйберләре һ.б. тупланган.

2000 елдан музей бинаны тулысынча били, экспозиция 5 залны үз эченә ала, коллекцияләр 2011 елда 9603 саклау берәмлеген тәшкил итә. Музей экспозициясе «Төбәкнең этнографиясе», «Хәтер залы», «XIX йөз төбәк тарихы» бүлекләреннән тора.

Ел саен Халыкара музейлар көне (18 май) үткәрелә.