1993 елда ачыла.

Экспозиция мәйданы — 78,15 м2, музей коллекцияләре 3 меңгә якын саклау берәмлеген тәшкил итә. Экспозиция авылның табигатенә һәм тарихына багышлана. Күргәзмәгә палеонтология (мамонтның казык тешләре) һәм археология (район территориясендәге борынгы авыл казылмаларыннан) коллекцияләре куела. Этнография бүлегендә көнкүреш әйберләре, өс киемнәре, татар халкының XIX йөз — XX йөзнең 2 нче яртысына караган декоратив гамәли сәнгате эшләнмәләре урнаштырылган.

Экспозициянең Саба районында туып үскән танылган шәхесләргә багышланган бүлекләрендә Ә.Г.Кәримуллинның үзе бүләк иткән китаплары, сынчы К.Җ.Җәмитов, Советлар Союзы Герое В.Х.Хаҗиев, Дан орденының тулы кавалеры Г.М.Мотыйгуллинның документлары, автографлы китаплары, мемориаль әйберләре куелган. Шулай ук К.Җ.Җәмитовның 10 әсәре (аның музейга бүләге), шул исәптән «Тукай һәм Әмирхан» композициясе урын алган.

Музей ел саен Байлар Сабасы авылында туган композитор Х.Б.Вәлиуллинның туган көнен (28 февраль) уздыра.