1979 елда оештырыла, 1980 елда ачыла.

Экспозиция мәйданы — 500 м2. Коллекцияләрендә рәссамнар Б.И.Урманче, Л.Г.Фәттахов, Н.Д.Кузнецов, А.Л.Прокопьев, И.К.Зарипов, В.И.Морозов, Ә.С.Фәтхетдинов, А.И.Вашуров, В.И.Сынков, Ю.Г.Свинин, А.И.Дербилов, Л.А.Зимина, В.Я.Акимов, В.В.Антюнин, А.Л.Петров, Х.М.Шәрипов, һ.б.ның нәкышь, графика, скульптура әсәрләреннән 683 саклау берәмлеге исәпләнә. Мәскәү, Санкт-Петербург, Эрбет, Казан, Киров һ.б. шәһәрләр, Россия төбәкләре (Башкортстан, Чуаш Республикасы, Мари Республикасы, Удмурт Республикасы) һәм чит илләр (Әрмәнстан Республикасы, Төркия) музей тупланмаларыннан күргәзмәләр уздырыла.

Ел саен җирле рәссамнарның «Ел нәтиҗәләре», «Сәләт» (декабрь–гыйнварь), изге Рамазан аена, Г.Тукайның туган көненә (апрель), Халыкара музейлар көненә (май), Республика көненә багышланган сынлы сәнгать күргәзмәләре уздырыла.

Музей директорлары — Г.М.Хәкимова (1983–2003), Ф.М.Гайнетдинова (2003 елдан).

Чаллы картиналар галереясы басмалары:

«20 лет Картинной галерее»: Буклет. Наб. Челны, 2004;

«25 лет Картинной галерее»: Буклет. Наб. Челны, 2005.